Халыкара фонд җитәкчеләре Татарстан Республикасында кунакта

2013 елның 3 апреле, чәршәмбе
1–2 апрельдә Татарстан Республикасына Кара диңгез һәм Каспий диңгезе халыкара хезмәттәшлек һәм партнерлык фонды җитәкчеләре килеп китте. Әлеге фонд – уналты илнең: Әзәрбайҗан, Беларусь, Болгария, Босния һәм Герцеговина, Грузия, Казахстан, Киргизия, Молдавия, Россия, Румыния, Сербия, Төркия, Украина, Черногория, Иран һәм Швейцария танылган сәясәтчеләрен, дипломатларын, бизнесменнарын һәм иҗтимагый эшлеклеләрен берләштерә торган җитди Европа оешмасы.
Халыкара фондның Россия – Төркия делегациясе составына Төркиянең Бөек Милләт Мәҗлесе депутаты һәм Фондның Төркия филиалы рәисе Исмәгыйль Сафи, Россия филиалы рәисе һәм Инновацияләр һәм инвестицияләре комиссиясе рәисе Михаил Зернов,һ.б керде. Әлеге визит высаларында делегация Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Халиков, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектуры һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы җитәкчеләре, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчеләре һәм “ТАИФ” ААҖ җитәкчеләре белән очрашты. Очрашу вакытында
"Burak construction" төзелеш компанияләре төркеменә керә торган "Yeditepe construction group" компаниясе презентациясе үткәрелде.
Агымдагы елның 12 апрелендә Стамбул шәһәрендә Фондның Директорлар Советын үткәрү планлаштырыла. Анда Россия-Төркия делегациясенең Татарстан Республикасына визиты йомгаклары хакында фикер алышу булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International