ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2013 ел
сишәмбе
2 июльдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов җитәкчелегендә киңәшмә булды, ул Татарстан Республикасында гомуми билгеләнештәге авиация үсеше, авиация технопаркы һәм инжиниринг үзәге булдыру мәсьәләләренә багышланды.
Киңәшмәдә "ОАК" ААҖ, "Горбунов ис. КАҖБ" ААҖ, "Туполев" КБ КФ вәкилләре һ.б катнашты.
2 июльдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Россия Федерациясенең федераль, төбәк хакимият органнары, дәүләт корпорацияләре һәм чит ил делегацияләре, республиканың сәнәгать предприятиеләре вәкилләренең Универсиада программасы кысаларындагы чараларда катнашуы мәсьәләләре каралды.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов, министр урынбасарлары Г. Әхмәдиева, Р. Фәттахов, Х. Баһманов, Р. Миңнегалиев, И. Сивов һ.б катнашты.

1
июль, 2013 ел
дүшәмбе
2013 елның 1 июлендә "Горбунов ис. КАҖБ" ААҖ Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов җитәкчелегендә киңәшмә үтте, ул SuperJet -100, МС-21 программаларын гамәлгә ашыру өчен детальләр җитештерү мәсьәләләренә багышланды.
Киңәшмәдә "ОАК" ААҖ, "Горбунов ис. КАҖБ" ААҖ, "КАҖБ-Композит" ЯАҖ һ.б вәкилләре катнашты.

28
июнь, 2013 ел
җомга
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Г. Әхмәдиева кичә Чаллы шәһәрендә Яшьләр көне кысаларында Универсиада утын каршы алу тантанасында катнашты.
Универсиада утын – ярышларның аерылгысыз атрибутын – спорт мастерлыгына кандидатлар, төрле дәрәҗәдәге ярышларда җиңүчеләр, 2013 елгы Универсиадада катнашачак спортчылар, волонтерлар һәм Универсиада партнерлары вәкилләре алып килде, аны шәһәр мэры Васил Шәхразиев та катнашты.
Яшьләр көнен бәйрәм итәргә 120 меңнән артык чаллылылар чыкты. Алар арасында шәһәр җитәкчеләре, кунаклар бар иде.

27
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
26 июньдә «Казан вертолет заводы» ААҖ территориясендә 8 нче гимназиянең махсус физика-математика сыйныфының чыгарылыш кичәсе булды, анда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Г. Әхмәдиева катнашты.

26
июнь, 2013 ел
чәршәмбе
17–19 июнь көннәрендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Р.Ш. Фәттахов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Беларусь Республикасына китте.
19 июньдә Казанда Леруа Мерлен кибетенең техник ачылуы булды. Леруа Мерлен – төзелеш, ремонт кирәк-яраклары сата торган махсус халыкара компания. Ул 1923 елда оешкан, бүген 50 мең кеше эшли торган 300 кибете бар.
2008 – 2011 елларда бу компаниянең Россиядә дә 25 кибете ачылды, аларда 7000 кеше эшли. Россиядә Leroy Merlin беренче кибетне 2004 елда Мытища шәһәрендә, 2007–2008 елларда Санкт-Петербург, Краснодар, Ростов, Самара һәм Новосибирск шәһәрләрендә, 2009 елда Омск, 2010 елда Воронеж, Климовск шәһәрләрендә, 2011 елда Самара, Уфада, 2012 елда Красноярскта ачты.
Казандагы «Леруа Мерлен» 18 мең кв. м. мәйданны били, проектка 1 млрд. сум инвестиция кертелгән, барлыгы 33 мең төрле продукция тәкъдим ителә. Киләсе елда Чаллы шәһәрендә дә шундый ук гипермаркет ачылачак.
24 июньдә «Леруа Мерлен»да Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов булды.

14
июнь, 2013 ел
җомга
14 июньдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Казан шәһәрендә үтәчәк 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы объектларын энергия белән өзлексез тәэмин итүне оештыру буенча оператив штабның Татарстан Республикасы Премьер-министры И. Халиков җитәкчелегендә чираттагы утырышы булачак. Утырышта “ФСК ЕЭС” ААҖ Идарә Рәисе О. М. Бударгин катнаша.
Утырышта 2013 елгы Универсиада объектларын энергия белән тәэмин итү өчен җаваплы предприятиеләрнең әзерлеге каралачак.
Универсиада объектларын энергия белән тотрыклы һәм имин тәэмин итү мәсьәләләре Штаб утырышларында берничә тапкыр каралды инде. Республикада энергетика системасын 2013 елгы Универсиаданы үткәрүгә әзерләү буенча чаралар планы гамәлгә ашырыла, планда оештыру-техник чаралар белән беррәттән энергетика объектларын төзү һәм реконструкцияләү дә каралган.

11
июнь, 2013 ел
сишәмбе
11 июньдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифинг эшче яшьләрнең Республика телевизион иҗат фестиваленә багышланды. Анда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы  Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева, “Созвездие-Йолдызлык” яшьләр иҗтимагый оешмасы директоры Айдар Гайнетдинов, “Татарстан Республикасы  предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциациясе” эш белән бирүчеләрнең төбәк берләшмәсе генераль директоры Алексей Пахомов катнашты.
Билгеле булганча, 24 майда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында эшче яшьләрнең республика иҗат фестивален оештыру һәм үткәрү буенча киңәшмә узды, аңа Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислек итте. Киңәшмәдә эшче яшьләрнең беренче республика иҗат фестивален уздыру турында документларга кул куелды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Э. Фәттахов, “Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциациясе” эш бирүчеләрнең төбәк берләшмәсе генераль директоры А. Пахомов имзалады.
Фестиваль ел саен, ике этапта үтәчәк. Беренче этап (зона этабы) Татарстан Республикасының 5 зонасында (Казан, Алабуга, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләрендә), икенче – финал этабы һәм гала-концерт Казанда булачак.
Конкурс Нигезләмәсе буенча, анда милек рәвешенә бәйсез рәвештә төрле тармак предприятиеләрендә эшли торган 18-35 яшьтә булган затлар катнаша ала.

10
июнь, 2013 ел
дүшәмбе
10 июньдә Түбән Камада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов җитәкчелегендә Кама инновацион территориаль-җитештерү кластерының һәм “Алабуга” МИЗ тимер юл транспорты инфраструктурасын үстерү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырылды. “Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ базасында узган киңәшмәдә “Россия тимер юллары” ААҖ филиалы – Куйбышев тимер юлы башлыгы Сергей Соложенкин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, Кама җитештерү кластерына керә торган предприятие җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов “2020 елга кадәр Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры предприятиеләре һәм “Алабуга” МИЗ үсеше” темасына чыгыш ясады.
Р. Зарипов билгеләп үткәнчә, Кама җитештерү кластеры үткән ел Россиянең өстенлекле  кластерлар исемлегенә кертелгән. Кластерга Чаллы шәһәр округы һәм биш муниципаль район (Алабуга, Зәй, Менделеевск, Түбән Кама, Тукай муниципаль районнары) территорияләре керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International