10 июньдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Г. Әхмәдиева “ТНВ” телеканалына биргән интервьюсында машина төзелеше һәм нефть химиясе предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, сәнәгать предприятиеләренең үз программаларын булдыру хакында бәян итте.
Россия Президенты В.В. Путин 2018 елга хезмәт җитештерүчәнлеген 2011 ел белән чагыштырганда 1,5 тапкырга арттыру бурычын куйды.
Шул максаттан республикада 2013–2016 елларга махсус программа кабул ителде. Бу программа нәтиҗәләре буенча машина төзелешендә хезмәт җитештерүчәнлеген 1,7 тапкыр, нефть химиясе тармагында 2 тапкыр арттыру күздә тотыла.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының уртак коллегиясе дә шул темага багышланган иде. Коллегиядә Татарстан Республикасы Пркзиденты Р. Миңнеханов та катнашты.
9 июньдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Азнакай муниципаль районының Сабантуй бәйрәмендә катнашты. Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Азнакай районы хезмәткәрләренең республиканың социаль-икътисадый үсешенә саллы өлеш кертүләре хакында сөйләде. 2012 елда районда 11,8 млрд. сумлык продукция җитештерелгән. Район предприятиеләренең рентабельлелеге республика буенча уртача күрсәткечтән югарырак һәм 16% тәшкил итә.
Район территориясендә республиканың эре нефть-газ комплексы предприятиесе “Татнефть” эшли. Әлеге предприятие инвестиция проектларын, инновацияләрне гамәлгә ашыра. Нефтьчеләр районның социаль мәсьәләләрен хәл итүгә дә үзләреннән өлеш кертәләр.
Район халкы Сабантуй бәйрәмен күтәренке күңел, хезмәттә уңышлар белән каршы алды. Үткән ел Татарстанда 147 млрд. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов бәйрәмдә катнашучыларга бәхет, сәламәтлек һәм иминлек теләде.
6 июньдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы территориясендә генераторлар төзү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә «Генерирующая компания» генераль директоры Раузил Хаҗиев, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы структур бүлекчәләре җитәкчеләре һ.б катнашты.
5 июньдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министр урынбасары Г. Әхмәдиева Петер Хобергер (Ганновер шәһәре, ГФР) белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасында һәм Германиядә Лин-технологияләрне кертү буенча тәҗрибә алмашу булды.
5 июньдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Россия Федерациясе хөкүмәте каршындагы Хәрби сәнәгать комиссиясенең селектор киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Д. Рогозин үткәрде.
3 июньдә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Шишеджам” компаниясе (Төркия Республикасы) җитәкчелеге вәкилләре белән компаниянең проектларын киләчәктә “Алабуга” махсус икътисадый зонасы территориясендә үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “Алабуга” МИЗ ППТ” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы вәкилләре һәм башкалар катнашты.