ЯҢАЛЫКЛАР


22
июль, 2013 ел
дүшәмбе
20 июльдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы көне уздырылды. Ел саен үткәрелә торган корпоратив бәйрәм быел Казанда үткән Бөтендөнья универсиадасына багышланды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов коллектив алдында ясаган чыгышында Бөтендөнья студентлар уеннарының уңышы республиканың югары потенциалын, республика халкының бердәм һәм спорт уеннарының уңышлы узуы өчен җаваплылык тоюын күрсәтте, дип билгеләп үтте. Хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче хезмәт коллективлары, министрлык хезмәткәрләре Универсиаданы әзерләүгә һәм үткәрүгә үзләреннән зур өлеш кертте.

18
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
17 июльдә Татарстан Республикасы Премьер-министры И. Халиковның Россия Федерациясе энергетика министры урынбасары А. Черезов белән очрашуында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Х. Баһманов, Краснодар крае Хөкүмәте һәм Россия челтәр компанияләре вәкилләре катнашты.
Очрашуда катнашучылар Татарстанның Универсиаданы энергия белән тәэмин итү тәҗрибәсе хакында фикер алыштылар. Алар фикеренчә, тупланган тәҗрибәне 2014 елгы Олимпия уеннарында куллану файдалы булачак.

17
июль, 2013 ел
чәршәмбе
16 июльдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында нефть саммиты һәм Татарстанның нефть, газ химиясе форумын үткәрү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә булды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов үткәрде.

16
июль, 2013 ел
сишәмбе
15 июльдә Татарстан Республикасы делегациясенең “Сочи-2013” Халыкара инвестиция форумында катнашу өчен Краснодар краена визитын оештыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә булды, аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов үткәрде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы тармак министрлыклары һәм ведомстволары, югары уку йортлары вәкилләре һ.б катнашты.
Киңәшмә барышында XII Халыкара инвестиция форумында Татарстан Республикасы күргәзмә экспозициясен оештыру буенча министрлыкларның һәм ведомстволарның тәкъдимнәре тикшерелде, әлеге форум 26-29 сентябрь көннәрендә Сочи шәһәрендә үтәчәк.

15
июль, 2013 ел
дүшәмбе
13 июльдә "Ефәк юлы" раллие тәмамланды. Йөк машиналары ярышларында "КАМАЗ-мастер" командасыннан Дмитрий Сотников экипажы җиңү яулады. Гомуми зачетта икенче урынга Антон Шибалов лаек булды, Айрат Мәрдиев дүртенче урынга чыкты.

11
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
11 июльдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов Мәскәүгә эш визиты йомгаклары буенча киңәшмә уздырды, ул Казан шәһәрендә Россиянең оборона-сәнәгать комплексын кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсенә багышланган гомумроссия семинар-киңәшмәсен үткәрүне әзерләү һәм оештыру хакында булды.

10
июль, 2013 ел
чәршәмбе
10 июльдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында талантлы балалар өчен химияне өйрәнү буенча П.А. Кирпичников исемендәге Беренче республика интернат лицеен булдыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә булды. Киңәшмәдә министр урынбасары Г. Әхмәдиева, КНИТУ проректоры Л. Овсиенко, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

9
июль, 2013 ел
сишәмбе
9 июльдә министр урынбасары Г. Әхмәдиева Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның 2012 елның 7 маендагы 594, 596-602, 606 номерлы указлары төп нигезләмәләрен һәм алардагы бурычларны үтәүне оештыру буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Чаралар планын үтәү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде.
8 июльдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов Татарстан Республикасында Авиация һәм Машина төзүчеләр көннәренә багышланган бәйрәм чараларын оештыру, шулай ук «Машина төзү. Металл эшкәртү» һәм «TechnoСварка» Халыкара махсус күргәзмәләр, «Машина төзүнең инновацияле технологияләре, җиһазлары һәм материаллары – 2013» Халыкара фәнни-техник конференциясен үткәрү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәләр үткәрде.
8 июльдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнехановның Бөтендөнья икътисадый форумының Россия һәм БДБ илләре буенча җитәкчесе А. Аубакирова белән очрашуында катнашты.
Очрашуда Бөтендөнья икътисадый форумының (БИФ) Россия һәм илнең алга киткән төбәкләре белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында фикер алышулар булды.
БИФ Россия төбәкләре белән хезмәттәшлекне арттыруны, федерация субъектлары икътисадын тирәнтенрәк өйрәнүне тәкъдим итә. Агымдагы елда Россиянең кайбер төбәкләрен өйрәнү буенча экспертлар эше оештырылачак. Әлеге төбәкләр арасында Татарстан Республикасы, Ульяновск һәм Ростов өлкәләре һ.б булыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International