ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2013 ел
җомга
2 августта Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында “КНИАТ” ААҖ Директорлар советы утырышы булды, анда министр урынбасары Г. Әхмәдиева катнашты.
Утырышта Директорлар советы Рәисен сайлау, оешманың агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләре хакында фикер алышу булды.
«КНИАТ» ААҖ Директорлар советы рәисе итеп министр урынбасары Г. Әхмәдиева сайланды.
2 – 4 августта Алабуга шәһәрендә Бөтенроссия Спасс ярминкәсе үткәрелә. Анда илнең төрле төбәкләреннән 750 дән артык һөнәрче катнаша.
Спасс ярминкәсендә милли һәм авыл хуҗалыгы йортлары эшләячәк. Ярминкә программасы кысаларында Кыңгыраулар чыңы фестивале дә үтәчәк.

31
июль, 2013 ел
чәршәмбе
30 июльдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов «Колуман» холдингының идарә рәисе М. Колуман әфәнде белән очрашты.
Очрашуда сүз ике ил арасында автомобиль төзелеше тармагында хезмәттәшлек итү турында барды. Төрек делегациясе “КАМАЗ” ААҖ, -ЕЛАЗ” ААҖ һ.б предприятиеләрдә булды.

30
июль, 2013 ел
сишәмбе
30 июльдә Казан дәүләт энергетика университетында (КДЭУ) энергетика өлкәсендә фәнни-мәгариф кластеры координация советының Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов җитәкчелегендә утырышы үткәрелде. Утырышта югары уку йорты җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре, эре энергетика компанияләре җитәкчеләре, республиканың югары уку йортлары вәкилләре катнашты.
Утырышта энергетика өлкәсендә фәнни-мәгариф кластерының 2013-2015 елларда эшчәнлек планына кертелгән төп чаралар хакында фикер алышу булды.
Кадрларны максатчан әзерләү турында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм КДЭУ арасында шартнамә төзелде, аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов һәм уку йорты ректоры Э. Абдуллаҗанов имзалады.

29
июль, 2013 ел
дүшәмбе
26 июльдә Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнехановның Чаллы шәһәренә визиты кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов шәһәрдә төзелә торган "Үсеш" сәнәгать паркында булды.
Резидент компанияләр җиһаз, төзелеш материаллары, электр техникасы җайланмалары, йөк машиналары өчен җиһазлар һ.б эшләп чыгару буенча проектларын тәкъдим иттеләр.
Резидентлар 600 млн. сумлык инвестиция кертәчәк. Сәнәгать паркының беренче нигез ташлары агымдагы елның августында салыныр дип көтелә.

26 июльдә Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов "КАМАЗ-Мастер" командасының 25 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты.
Республика җитәкчесе легендар команда вәкилләренә бүләкләр тапшырды. Команда 22 мәртәбә "Дакар"да катнашты, 11 тапкыр җиңү яулады


26
июль, 2013 ел
җомга
26 июльдә Сочи шәһәрендә узачак Халыкара инвестиция форумында катнашу өчен Татарстан Республикасы делегациясе визитын әзерләү буенча оештыру комитеты утырышы булды, аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов үткәрде.
Киңәшмә эшендә оештыру комитеты вәкилләре, тармак министрлыклары, ведомстволары, югары уку йортлары җитәкчеләре катнашты.
25 июльдә Казанда Мехчылар мәдәният сараенда Фән һәм техника йорты ачылды, бу – балалар һәм яшүсмерләр өчен төрле физик күренешләр, техниканың эшләү принциплары белән интерактив рәвештә танышу мөмкинлеге бирә торган беренче үзәк. Музей киң аудиториягә исәпләнгән.
Музейга 30 экспонат куелган. Килүчеләр игътибарына интерактив экспонатлар белән танышу тәкъдим ителә, алар шулай ук төрле кызыклы экспериментларда да катнаша ала. Музей экспозициясе даими тулыландырылып торачак.

23
июль, 2013 ел
сишәмбе
22 июльдә Бөгелмә электр насослары заводында нефть чыгару сәнәгате өчен электр кабельләре эшләп чыгарачак яңа производство сафка басты. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, һ.б катнашты.

22
июль, 2013 ел
дүшәмбе
22 июльдә Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасының нефть саммиты үткәрелде.

Форумда Дәүләт Советы Рәисе Ф. Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, муниципаль берәмлекләр, нефть компанияләре башлыклар, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International