25 сентябрьдә Казан дәүләт энергетика университеты базасында “Россия һәм СИГРЭ: тәҗрибә һәм инновацияләрне берләштереп” исемендәге фәнни-техник конференция үзенең эшен башлап җибәрде. Конференция ачылышында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, шулай ук СИГРЭ президенты Клаус Фройлих, СИГРЭ ның Россия милли комитеты рәисе Борис Аюев, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Х. Баһманов катнашты.
Югары көчәнешле зур электр системалары буенча Халыкара Совет – СИГРЭ (Conseil International des Grands Reseaux Electrigues – CIGRE) – электр энергетикасы өлкәсендә зур халыкара дәүләтнеке булмаган һәм коммерцияле булмаган оешма. СИГРЭ 1921 елда Франциядә оештырыла, бүгенге көндә ул иң авторитетлы фәнни-техник ассоциация санала.20 сентябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнехановның “Ростехнологияләр” ДК генераль директоры беренче урынбасары А. Алешин белән очрашуында катнашты.
17 сентябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Премьер-министры И. Халиковның Көньяк Казахстан хәкиме Сапарбәк Туякбаев җитәкчелегендәге делегация белән очрашуында катнашты.
Казахстан Татарстанның тышкы икътисадый парнерларының берсе. Очрашуда сүз хезмәттәшлекне арттыру һәм яңа проектлар хакында барды.
9 сентябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов 11 сентябрьдә “Казан ярминкәсе” ААҖ территориясендә махсуслашкан халыкара күргәзмәләр үткәрүгә багышланган оештыру киңәшмәсе үткәрде. Күргәзмәләр эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов та катнашыр дип көтелә.
Күргәзмәләрне Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «КНИАТ» ААҖ, «Казан ярминкәсе» ААҖ оештыра.