«Ростехнология» составына керә торган предприятиеләрнең үсеш мәсьәләләре хакында фикер алышу

2013 елның 20 сентябре, җомга

20 сентябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнехановның “Ростехнологияләр” ДК генераль директоры беренче урынбасары  А. Алешин белән очрашуында катнашты.

Очрашу тәмамлангач Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов журналистларга оборона комплексы предприятиеләренә дәүләт ярдәме турында сөйләде. Сүз хезмәттәшлек турында килешү кысаларында ТР Хөкүмәте һәм “Ростехнологияләр” дәүләт корпорациясе арасындагы хезмәттәшлек, радиоэлектроника сәнәгате предприятиеләрен яңадан җиһазлау һәм тулы көчләренә файдалану турында барды. Министр шулай ук оборона сәнәгате комплексы предприятиеләре өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләренә дә кагылды. Татарстанда, әлеге тармак өчен  белгечләр әзерләү максатында, “Ростехнологияләр” ДК ярдәме белән колледж булдыру планлаштырыла.

“Ростехнологияләр” ДК генераль директоры беренче урынбасары А. Алешин сүзләренчә, Татарстан Республикасы Президенты белән очрашу вакытында сүз Татарстан предприятиеләренең киләчәге хакында барган. Республика территориясендә әлеге дәүләт корпорациясе составына керә торган 15 предприятие урнашкан. 2012 елда алар, КАМАЗдан тыш, 49 млрд. сумлык продукция җитештергән. Алдагы биш елда бу предприятиеләрне модернизацияләүгә 9 млрд. сум  акча бүлеп биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International