Казан дәүләт энергетика университетына – 45 яшь

2013 елның 18 декабре, чәршәмбе
2013 елның 18 декабрендә Казан дәүләт энергетика университеты оешуына 45 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.
Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов үзенең сәламләү сүзендә “1968 елда оешкан Казан дәүләт энергетика университеты бүгенге көндә илнең әйдәп баручы махсуслашкан вузларның берсе. Университет Идел–Урал регионы энергетика өлкәсе өчен кадрлар әзерләүне нәтиҗәле рәвештә гамәлгә ашыра. Хәзерге вакытта КДЭУ әлеге регион предприятиеләренең җылылык энергетикасының һәм электр энергетикасының барлык тармакларын белгечләр белән тәэмин итә. КДЭУны тәмамлаучылар Татарстан Республикасы һәм Россиянең икътисадының төрле өлкәләрендәге эре предприятиеләренең белгечләре һәм җитәкчеләре булып торалар”.
Бүгенге көндә университетта Россия регионнары, БДБ илләре, Азия һәм Африка илләреннән 9 меңнән артык студент һәм аспирант укый.
45 еллык тарихы дәверендә Казан дәүләт энергетика университеты энергетика өлкәсе өчен 33 мең 460 югары квалификацияле белгеч әзерләде.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, республиканың энергетика компанияләренең, Казан дәүләт энергетика университетының уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә республика мәктәпләрендә һәм урта профессиональ белем бирү учрежденияләрендә энергетик профилле 16 техник иҗаты түгәрәге оештырылды.
Университет төрле юнәлешле белгечләрне әзерли һәм фәнни тикшеренүләр үткәрә, КДЭУның лаборатория базасы һәм кадрлар потенциалы да көчле. Университет коллективы Татарстан Республикасында гына түгел, ә башка регионнар предприятиеләрдә, укыту учрежденияләрендә һәм тикшеренү оешмаларында ихтирам казанды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International