2013 елда “Татнефть” группасы 26,41 млн. тонн нефть чыгарган
2014 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Россиядә 2013 елда 523,27 млн. тонна нефть һәм газ конденсаты чыгарылган, бу 2012 ел күрсәткеченнән 1 процентка артык. Декабрьдә 44,96 млн. тонна нефть чыгарылган. “Pronedra.ru” шундый мәгълүматлар китерә.
“Татнефть” ААҖ, бүлендек ширкәтләрне исәпкә алып, бер ел эчендә 26,41 млн. тонна нефть тапкан. Искәртеп узабыз, 2012 елда “Татнефть” компанияләре төркеме 26306,85 мең тонна нефть чыгарган иде, шул исәптән, төп компания тарафыннан 26 млн. 5 мең тонна кара алтын табылган иде, Татарстан чикләреннән тыш булган Россия Федерациясендәге бүлендек җәмгыятьләр чыганакларында – 302 мең тонна нефть.
Илнең иң эре нефть компанияләре арасында Татарстан ширкәте нефть чыгару күләме буенча “Роснефть”, “Лукойл”, “Сургутнефтегаз” һәм “Газпром нефть” кебек компанияләрдән соң 5 урында тора. Аның артыннан “Славнефть”, “Башнефть”, “РуссНефть” бара.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Россиянең Казахстан Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге белән онлайн-очрашу узды.