Гайдар форумында Татарстанның эшмәкәрлек өчен җәлеп итүчәнлеген үстерү тәҗрибәсе турында фикер алыштылар

2014 елның 17 гыйнвары, җомга
2014 елның 16 гыйнварында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Гайдар форумы кысаларында “Doing business in Russia 2.0” пленар утырышында чыгыш ясаганда “Татарстан җитәкчелеге регионда эшлекле мохитне яхшыртуга зур игътибар бирә, инвестиция җәлеп итү өчен шартлар булдыра”, дип белдерде.
Мәскәүдә Гайдар форумында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы министрлыклар һәм ведомстволар, Татарстан Республикасы әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. Утырышның модераторы – Россия Федерациясе Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкин.
Дискуссия барышында катнашучылар Бөтендөнья банкы тарафыннан эшмәкәрлекне алып бару өчен шартлар булдыру буенча төзелә торган илләр рейтингы мәсьәләсендә фикер алышты. Дәүләт Думасы спикеры “DoingBusiness” рейтингы әһәмиятен билгеләп үтте, чөнки чит ил инвесторлары үз акчаларын кертер өчен илләр сайлаганда шушу рейтингны карыйлар.
Россия Федерация икътисад үсеше министры урынбасары Сергей Беляков Россия Һөкүмәте эшмәкәрлек мохитен үстерүен бәяләгәндә төп ориентир булып “DoingBusiness” рейтингын сайлавы турында җиткерде. Аның сүзләренә караганда, “DoingBusiness” хакимлек белән эшмәкәрлекнең үзара хезмәттәшлекнең формаль нормаларын гына түгел, ә аларның фактик үтәлүен бәяли.
С.Беляков әйтүенчә, Россия Федерация икътисад үсеше министрлыгы хәзерге вакытта үзенең законнар чыгару эшчәнлегендә шул рейтинга нигезләнеп, эшмәкәрлек өчен законнар проектларын чыгару нәтиҗәләрен бәяли, эшмәкәрлекне алып бару өчен уңай мохит булдыру өчен кирәкле компенсацион чаралар булдыра.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бизнес өчен регионның җәлеп итүчәнлеген күтәрү буенча республика тәҗрибәсе турында сөйләде. “Барлык төбәкләрнең дә җитешсезлекләре бар, безнең дә үзгәртерлек нәрсәләр бар. Без үзгәрергә тырышачакбыз”, - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.
13 регион кергән “Россия Инновацион регионнар ассоциациясе” эше турында сөйләде, ул Дәүләт Думасы, федераль Хөкүмәт белән актив элемтәдә, дип белдерде ул. “Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясендә яңа юллар эзлибез, федераль хакимият алдына бурычлар куябыз”, - диде Р.Миңнеханов. Татарстан Президенты сүзләренчә, һәр төбәкнең инвестицион климатны яхшырту буенча тәҗрибәсе бар, ә Ассоциация - тәҗрибә уртаклашу урыны.
Рөстәм Миңнеханов сөйләвенчә, Татарстанда эре инвестицион проектларны карый торган инвестицион совет булдырылган. Хакимият органнарының эше нәтиҗәсендә, документлар алу вакытлары кыскартылган, инженерлык челтәрләренә тоташтыру ставкалары түбәнәйтелгән, бизнес өчен башка каршылыклар бетерелә.
Республикада “Алабуга” МИЗ, “Химград” технополисы, “Мастер” Кама индустриаль паркы, Казанда һәм Чаллыда ИТ-парклар кебек киңкүләм инфраструктура булдырылган, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Нәтиҗәдә, инновацион мәйданчыкларда эшләүче предприятиеләр 2013 елда 95 млрд. сумлык продукция җитештергәнннәр. “Бу начар саннар түгел, шушы юнәлештә алга бару зарур”, - дип саный ТР Президенты.
2014 елда Татарстанда инвестицияләр җәлеп итүнең муниципаль стандарты кертеләчәк, дип белдерде ул. Киләчәктә һәр муниципалитетта кече бизнес алып бару өчен, ким дигәндә, бер инфраструктура мәйданчыгы булдыру планлаштырыла.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, 2013 елда Татарстанда төп капиталга инвестицияләр 530 млрд. сум тәшкил иткән, бу, узган ел белән чагыштырганда, 6,8 процентка күбрәк. Татарстан Президенты, шулай ук төбәкнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген күтәрү буенча республика җитәкчелеге эшли торган башка юнәлешләр турында да шәрехләде. Аерым алганда, бу кадрлар әзерләү һәм һөнәри белем бирү системасын үстерү, шулай ук белгечләр өчен арендага торак төзү.
Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәгълүмат өчен:
Гайдар форумы ( 2010 елдан үткәрелә) –халыкара дәрәҗәсендәге ел саен үткәрелә торган Россиядә иң эре фәнни–гамәли конференцияләрнең берсе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International