Игътибар үзәгендә– республика икътисады өчен кадрлар әзерләү

2013 елның 17 декабре, сишәмбе
2013 елның 16 декабрендә Әлмәттә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика икътисады тармакларын кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, министрлыклар, муниципаль берәмлек җитәкчеләре, предприятие һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, “Татарстанның киләчәк инновацион үсеше, аның икътисадын модернизацияләү югары квалификацияле кадрлар әзерләү системасыннан башка мөмкин түгел”. Президент билгеләгәнчә, киңәшмә үткәрү урыны очраклы сайланмаган. Киңәшмәдә катнашучылар бу юнәлештә “Татнефть” компаниясе эшчәнлеге белән, шул исәптән, нефть компаниясенең кадрлар әзерләү үзәге тәҗрибәсе белән таныштылар.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, җитештерү процессларын модернизацияләүгә кадрлар кытлыгы комачаулый. Бу проблема Татарстан Республикасының Кама җитештерү кластеры кебек икътисади үсеш нокталарында кискен тора.“Алабуга” МИЗнда эш урыннары аз дигәндә өч тапкырга артырга тиеш.
Инжиниринг үзәкләре булдыру яңа дәрәҗәдәге инженерлар пәйда булуын таләп итә, дип өстәде Президент. Шул ук вакытта, гуманитар юнәлештә кадрлар артык күп әзерләнү күзәтелә. Алар чыгарылышның 70 процентын тәшкил итә.



Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов сәнәгать предприятиеләренең квалификацияле эшчеләр һәм белгечләр әзерләү эшчәнлекләре турында доклад белән чыгыш ясады. Ел саен база сәнәгать предприятиеләре буенча квалификацияле эшчеләр һәм белгечләр әзерләүгә ихтыяҗ 6,5 мең кешедән артык тәшкил итә. Эшче белгечлекләренә ихтыяҗ 5 мең кешедән артык, югары белемле инженер кадрларына – 1,5 мең чамасы. Министр ассызыклаганча, “икътисадның тармаклары өчен белгечләрне мәктәптә уку вакытында ук әзерли башларга кирәк. Хәзерге вакытта 109 предприятие мәктәпләр һәм мәктәптән тыш эш үзәкләре белән 257 килешү төзегән”.
«Татнефть», «Карпов исем. химзавод», «ГИПО», «КМПО», «Кварт» кебек сәнәгать предприятиеләре карамагында берничә шефка алынган мәктәп бар. Җитәкчеләр мәктәп укучылары белән ачык дәресләр һәм очрашулар үткәрәләр. Предприятиеләр ачык ишекләр көннәре, укучылар өчен экскурсияләр үткәрә. 2013 елда сәнәгать предприятиеләре тарафыннан мәктәпләрнең химия, физика классларын лаборатория җиһазлары белән тәэмин итү өчен 6 млн. сумнан артык акча бирелде.
Предприятиеләр катншында профилле иҗат түгәрәкләре оештырыла. Әлеге эшчәнлек кысаларында предприятиеләр техник түгәрәкләр җитәкчеләренең эш хакын түлиләр, матди–техник базасын яңарталар, кирәкле җиһазлар алу өчен акча бүлеп чыгаралар. Бүгенге көндә республикада техник түгәрәкләрдә 35,5 мең укучы шөгыльләнә.
Равил Зарипов предприятиеләрнең, мәктәпләрнең һәм техник үзәкләрнең үзара хезмәттәшлек итүнең уңай мисалларын китерде – Әлмәт яшь техниклар станциясе, Чаллының 5 номерлы үзәге, Карпов исемендәге Менделеевск химзаводының укыту үзәге, Зеленодольск һәм Түбән Кама түгәрәкләре һәм үзәкләре. Мәсәлән, «КАМАЗ» «Чаллы шәһәренең 5 номерлы техник иҗат үзәге» белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итә. “Казан вертолет заводы”нда мәктәптә уку вакытында кадрлар әзерләү системасы уңышлы эшләп килә – завод 8 гимназия һәм Чкалов исемендәге техник үзәк белән тыгыз элемтәдә тора.
Республиканың мәктәп укучылары һөнәри бәйрәм чараларында, машина төзелеше, нефть химиясе, авиация буенча оештырылган махсус күргәзмәләрдә катнашалар. 2013 елда «Мин күкне сайлыйм!» авиация бәйрәмендә 9 меңнән артык кеше катнашты, шулар арасында республиканың 5 мең укучысы һәм студенты. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов сүзләренә караганда, “балаларның һәм яшьләрнең техник иҗатын үстерү буенча эшчәнлек алга китте, ләкин аның темплары бик үк канәгатьләндерерлек түгел”.
“Барыбыз да хезмәт кешесе статусын күтәрүдә, эшче һәм инженер һөнәрләрен пропагандалау белән кызыксынабыз”, - дип белдерде министр. Шул максат белән, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы белән берлектә, республиканың әйдәп баручы предприятиеләренә – «КВЗ», «ПОЗИС», «ЕЛАЗ», «Казанькомпрессрмаш», «Горький исем. завод»ларына пресс–турлар оештырды. Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә «Казан вертолет заводы» «Эшче һәм инженер һөнәрләре абруе» конкурсы игълан итте. Массакүләм мәгълүмат чараларында бастырылып чыккан иң әйбәт публикация өчен 200 мең акчалата премия дә биреләчәк.
Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм «Созвездие–Йолдызлык» оешмасы белән берлектә “Эшче яшьләр иҗаты”ның Республика телевизион фестивале оештырылды. Фестивальнең зона этаплары Татарстан Республикасының Түбән Кама, Әлмәт, Зеленодольск шәһәрләрендә 14 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр уздырылды. 38 команда составында республиканың төрле тармактагы предприятиеләренең 400 хезмәткәре чыгыш ясады.
14 декабрьдә Казанда фестивальнең Гала – концерты узачак. Фестиваль лауреатларына дипломнар, кыйммәтле бүләкләр, премияләр биреләчәк. Гран При яулаган җиңүчегә Татарстан Республикасы Президентының күчмә Кубыгы һәм 100 мең сумлык сертификат биреләчәк.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов югары квалификацияле кадрлар әзерләүдә, квалификацияне күтәрүдә, карьераны үстерүдә уңай тәҗрибә буларак «Татнефть» һәм «КАМАЗ» Корпоратив университетларын китерде. «ПОЗИС», «КАПО», «Казанькомпрессормаш», «ГипроНИИавиапром», «ЕлАЗ», «Радиоприбор» Әлмәт заводы», «Спартак», «Татэлектромаш», «Таттеплосбыт», «Генерирующая компания», «Сетевая кампания» һәм башка предприятиеләрдә әлеге мәсьәләләргә зур игътибар бирелә.
Равил Зарипов билгеләвенчә, “бүгенге көндә республика вузларында барлык тиешле һәм кирәкле шартлар тудырылган – матди–техник база камилләштерелә, яңа лабораторияләр барлыкка китерелә. Ләкин белгечләрне әзерләү сыйфаты заман таләпләренә кайвакыт туры килми. Җитештерүдә эшли торган белгечләрне эш бирүчеләрнең заман таләпләренә туры китереп әзерләргә кирәк”.
Соңыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов белгечләрне заман таләпләрен исәпкә алып әзерләү эшчәнлегенең төп юнәлешләрен билгеләп үтте.
Республика башлыгы кадрларны әзерләү нәтиҗәсендә предприятиеләрнең һәм укыту учрежденияләрнең рейтинглары булдырылачак, дип билгеләде. Ул шулай ук эшче һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү турында да белдерде. Бу өлкәдә системалы эш алып бару кирәк, диде Р.Миңнеханов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International