Татарстан вәкилләре «Легпромфорум-2014» I халыкара форумда катнаштылар

2014 елның 26 апреле, шимбә

2014  елның 22-23 апрелендә Мәскәүдә Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Росссиянең Сәүдә- сәнәгать палатасы ярдәмендә,  «Экспоцентр»  үзәк күргәзмә комплексы һәм Россиянең текстиль һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрләре берләшмәсе тарафыннан оештырылган «Легпромфорум-2014» I халыкара тармак форумы узды.
Форум эшендә Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Виктор Евтухов, федераль һәм региональ башкарма хакимият  органнары, эшмәкәрләр оешмалары, предприятиеләр җитәкчеләре, Татарстан Республикасы ягыннан - Татарстан Республикасы Сәнәгать  һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, республиканың текстиль һәс җиңел сәнәгать хезмәткәрләре профоюзы Федерациясе, Казан милли – тикшеренү технологик университетының җиңел сәнәгать технологияләр, мода һәм дизайн  Институты вәкилләре һәм җиңел сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты (“Бөгелмә тегү фабрикасы”, «ГИАРА» ҖЧҖ, «Карлен» ААҖ, «Петро» ҖЧҖ).

Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Виктор Евтухов үзенең чыгышында, җиңел сәнәгать өлкәсендәге проблемаларга тукталды. Ул хәзерге вакытта җиңел сәнәгать оешмаларына дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтелүе турында хәбәр итте. 

Форумда катнашучылар алдында шулай ук Россия Федерциясе Федераль Собраниенең Совет Федерациясе рәисенең беренче урынбасары Александр Торшин, Россия Федерациясенең Сәүдә-сәнәгать Палатасының вице- президенты Владимир Страшко, Россиянең текстиль һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрләре берләшмәсе президенты Андрей Разбродин, Россия Федераль Таможня хезмәте җитәкчесе урынбасары Татьяна Голендеева, «Экспоцентр» ЯАҖ генераль директоры Сергей Беднов һәм башкалар чыгыш ясады.

2014  елның 23 апрелендә «Легпромфорума-2014» кысаларында “Мәктәп формасы- илдәге җиңел сәнәгать предприятиеләрен үстерү стимулы” түгәрәк өстәл узды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International