Татарстанда Лин–конференция һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы хәрби– сәнәгать комиссиясе күчмә утырышы узачак

2014 елның 22 апреле, сишәмбе
2014 елның 24 һәм 25 апрелендә Чаллыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин катнашында Лин–конференция һәм “Оборона –сәнәгать комплексы оешмаларына сакчыл җитештерү системасын кертү турында” Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы хәрби– сәнәгать комиссиясе күчмә утырышы узачак.
Чараны оештыручылар – Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы хәрби– сәнәгать комиссиясе, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «КАМАЗ» ААҖ, «Сәнәгатьне оештыру институты» автономияле коммерцияле булмаган оешма, Чаллы шәһәренең һәм «Кама арты» регионының Сәүдә–сәнәгать Палатасы.
Лин –конференция һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы хәрби– сәнәгать комиссиясе күчмә утырышы эшендә Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы хәрби– сәнәгать комиссиясе әгъзалары, федераль һәм республика хөкүмәтенең башкарма органннары җитәкчеләре һәм вәкилләре, хәрби–сәнәгать комплексы предприятиеләренең җитәкчеләре, “Сакчыл җитештерү” өлкәсендәге экспертлар катнашачак.
Татарстан Республикасына Лин–технологияләрен кертү тәҗрибәсе турындагы доклад белән Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов чыгыш ясыячак.
Равил Зарипов ассызыклаганча, “быел үткәрелгән Лин–конференциясе һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы хәрби– сәнәгать комиссиясе күчмә утырышы республикада һәм Россиядә “Сакчыл җитештерү” методикасын үстерүгә һәм кертүгә яңа этәргеч булачак. Алдынгы сәнәгать мәйданчыкларында тәҗрибә белән уртаклашу гамәлгә керергә тиеш. Федераль һәм региональ дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең, икътисад секторының вәкилләре һәм экспертларның утырышта катнашуы илнең предприятиеләренә, шул исәптән, хәрби–сәнәгать комплексындагы предприятиеләренә Лин–технологияләрен системалы рәвештә кертү эшчәнлегенә ярдәм итәчәк”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International