Пекинда Татарстанның сәнәгать һәм инвестиция потенциалы презентациясе узды

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе
2014 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Кытайга визиты кысаларында Пекиндагы Россия Федерациясе Илчелегендә Кытайның эшлекле даирләләре өчен Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестиция потенциалы презентациясе узды.
Россия Федерациясенең Кытай Халык Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Андрей Денисов презентацияне ачканда, Татарстанның Россия Федерациясе составындагы уникаль республика булуын, дөньяның башка дәүләтләре арасында үсеш дәрәҗәсе буенча конкурентлы булуын әйтте. Андрей Денисов Татарстан Республикасының шактый зур икътисадый мөмкинчелекләре булуын ассызыклады.
Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестиция потенциалы презентациясе үткәрде. Министр шулай ук Татарстан белән Кытай предприятиеләренең хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе турында сөйләде. Шул исәптән, Казан вертолет заводы Кытайга 80 машина җибәрүе турында хәбәр итте. Хезмәттәшлек итүнең перспективалы юнәлешләре итеп, Равил Зарипов Кытай компанияләренең яңа эшләнгән һәм модернизацияләгән энергетика объектларын, шулай ук нефть чыгару һәм нефть эшкәртү, транспорт һәм туризм өлкәләрендәге хезмәттәшлек итү турында да билгеләп үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International