ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 17 октябрендә Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларының торышын контрольдә тотучы оператив штабның чираттагы утырышы узды. Оператив штаб әгъалары илдә, шул исәптән Татарстанда җитештерелгән товарларга ихтыяҗны стимуллаштыру буенча тәкъдимнәр карадылар.
Республикада “Татарстанныкын сатып ал!” акциясе дәвам итә. Бу акция Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланып киткән иде.

17
октябрь, 2014 ел
җомга
2014 елның 16 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “КАМАЗ” ААҖ фәнни-техник үзәгендә булды. Татарстан Республикасы Президенты предприятиенең яңа эшләнмәләрен карады – гибрид көч җайланмалы йөк машинасы, махсус техника өчен шасси һәм яңа двигатель.
2014 елның 16 октябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры катнашында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрылыгында ришвәтчелеккә каршы көрәш һәм дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәттәге үз-үзен тотышына карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын көйләү буенча уртак комиссия утырышы узды.

16
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 15 октябрендә “Ачык инновацияләр” III Мәскәү халыкара инновацион үсеш форумы кысларында «ТехУспех»-2014 Милли рейтинг нәтиҗәләре билгеле булды.
Әлеге рейтингка соңгы өч ел дәвамында үз өлкәләрендә югары күрсәткечләр һәм үсеш темплары күрсәткән предприятиеләр һәм оешмалар керде. Рейтингта шулай ук фәнни тикшеренүләргә сарыф ителгән инвестицияләр күләме һәм инновацияләргә күчерелгән чыгымнар исәпкә алынды.
2014 елның 15 октябрендә Теләче районында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган Татарстан Республикасы Министрлар каршындагы Икътисадый Совет утырышында миниципаль дәрәҗәдә сәнәгать паркларын һәм мәйданчыкларын булдыру һәм үстерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Икътисадый совет утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшмәкәрлекне, көндәшлекне үстерү департаменты җитәкчесе Наталья Ларионова, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының региональ сәнәгать сәясәте департаменты директоры урынбасары Андрей Кулинцев, Татарстан Ресубликасы икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, республика муниципаль районнары, сәнәгать парклары һәм предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

15
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

2014  елның 14 октябрендә Татарстан Республикаы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе ел саен уза торган “Ачык инновацияләр” форумында катнашты. Татарстан Республикасы делегациясе составына  республиканың кайбер министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчелеге вәкилләре керде.

Форумның пленар утырышында Россия Федерациясе Премьер- министры Дмитрий Медведев һәм Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы рәисе Ли Кэцян чыгыш ясады. 

14
октябрь, 2014 ел
сишәмбе

Россия Федерациясенең “Сәнәгатьне үстерү һәм конкурентлылык дәрәҗәсен күтәрү” дәүләт программасының ”Җиңел сәнәгать һәм халык сәнгать  кәсепләре” кече программа чараларын  гамәлгә ашыру кысаларында федераль пресс - центр булдырылды. Пресс - центрның максаты – коммуникацион программаны гамәлгә ашыру, федераль һәм региональ массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшчәнлек алып бару, публикацияләр чыгару, эксперт һәм өйрәтү чараларын үткәрү. 

2014 елның 13 октябрендә года на заводе ООО "ЦМК Түбән Кама шина заводы" ҖЧҖ ике милионлы тулы металлокорд конструкцияле шина җитештерелде. Хәзерге вакытта Түбән Каманың тулы металлокордлы шина заводы барлык төр йөк автомобильләре, автобуслар һм ярым прицеплы техника өчен 54 шина товарлары позицияләрен чыгара, аларның 25 Европа компанияләре өчен off-take системасы буенча, шул исәптән премиум- брендлар өчен чыгарыла.
Үзләренең сыйфатлары һәм экологик күрсәткечләре буенча ЦМК шиналары заман Россия һәм чит илләр стандартларының таләпләренә туры киләләр. ЦМК шиналарының өстенлекләре булып, югары тизлек сыйфатламалары, 500 мең километрга кадәр йөреше тора.
2014 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Актөбә өлкәсе (Казакъстан Республикасы) Акимы Гали Искалиев җитәкчелегендә Актөбә өлкәсе делегациясе белән очрашу узды.
Очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Миңгалиев, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин, Татарстан предприятиеләре вәкилләре – “Казан дәүләт казна дары заводы”, “Казанның Гипронииавиапром” ЯАҖ иделәр; Казакъстан Республикасы ягыннан – “Актөбә өлкәсе индустриаль – инновацион үсеш идарәсе” ДУ җитәкчесе Марат Балмоханов, Казакъстан предприятиеләре җитәкчеләре – “Актөбә металл булмаган торбалар заводы” АҖ, ТОО «Актюбстройхиммонтаж» ҖЧД, ТОО «Батыс Жер» ҖЧД, «Кроун плюс» ҖЧД катнаштылар.

13
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе

10 октября 2014  елның 10 октябрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре “Урман утырту Көне” акциясендә катнаштылар.
Акциянең максаты -   республиканың урман ресурсларын яңадан үстерү генә тәгел, бәлки гражданнарда урманга карата сакчыл караш тәрбияләү, җәмгыятьнең игътибарын утыртылган агачларны саклау проблемаларына юнәлтү дә.

Акция кысаларында министрлык хезмәткәрләре 2500 агач утырттылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International