ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2017 ел
сишәмбе

25-26 майда Россия Федерациясе икътисади үсеш министрлыгы делегациясе "ПОЗИС" АҖ, "КМИЗ" АҖ, "КАМАЗ" ҖАҖ булды. Предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга юнәтелгән проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе, предприятиеләрнең үсешенә багышланган очрашу һәм киңәшмәләр узды.

2015 елдан бирле "ПОЗИС" һәм "КМИЗ" хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча республика программасында актив катнаша. Әлеге предприятиеләрдә Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә сакчыл җитештерү методикасын кертү һәм хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүгә юнәтелгән чаралар гамәлгә ашырыла. Предприятиеләрдә әлеге сораулар буенча даими эшләүче эш төркеме булдырылган, предприятиенең хезмәт җитештерүчәнлек арттыру программасы булдырылган һәм уңышлы гына тормышка ашырыла.

"КАМАЗ"да "2015-2020 елларга ТР предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру" дәүләт программасы тәҗрибәсен өйрәнү буенча киңәшмә узды. Үзләренең фикерләре белән бу юнәлештә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары А. Ш. Хөсәенов һәм Үзәк директоры Е. В. Мартынов, "КМИЗ" АҖ директоры урынбасары Р. А. Федотов уртаклаштылар.

Киңәшмә ахырында кунаклар "КАММИНЗ КАМА" һәм "ЦФ КАМА", "КАМАЗ" процесслар фабрикасында, шулай ук, "КАМАЗ" автомобиль заводының баш җыю конвейеры эшен күрделәр.


29
май, 2017 ел
дүшәмбе

Түбән вольтлы җиһазларны реконструкцияләү эшләре Чирмешән һәм Лениногорск районнары торак пунктларында узачак. Авыл торак пунктларында бүлеп бирү челтәрләрен модернизацияләү концепциясе компания җитәкчелеге карары буенча кабул ителде. Бөгелмә электр челтәре баш инженеры Фәрит Закиров билгеләп үткәнчә, озак сроклы программа электр челтәре инфраструктурасын инновация технологияләрен һәм заманча җиһазлар кулланып тамырдан яңартуга юнәлдерелгән.

Ремонт сезоны күптән түгел генә башлануга карамастан, Түбән Чыгадай торак пунктында электр линияләрен реконструкцияләү эшләре тәмамланды диярлек. 200гә якын кеше яшәгән бу зур булмаган авыл (башлангыч мәктәп, фельдшер-амбулатор пункты бар) урнашкан Чирмешән район үзәгеннән берничә километр ераклыкта гына урнашкан. Электр үткәргеч линиясе узган гасырның 60-нчы елларында төзелгән. Агач баганалар шушы еллар эчендә сизелерлек таушалган, кайберләре бер якка ауган, ягъни конструкцияләр бетон ярдәмендә көчәйтелгән. Шундый ук электр челтәре җиһазларын модернизацияләү Утыз Имән авылында да үткәрелде.

2017 елның 5-10 июнендә өченче тапкыр  дәүләт һәм бизнес вәкилләре катнашында Россия Ритейлы 2017 масштаблы тармак чарасы узачак.  Чарада ваклап сату өлкәсе үсешенә кагылышлы төп юнәлешләр формалаша, тармакның проблемалары хәл ителә.

Ритейл Атналыгы 2017 елның 5 июнендә Кибератна белән старт алачак, алдынгы онлайн-ритейлерлар куллану продукциясен бөтенроссия арзанлатып сату чарасында катнашачак.

6 – 8 июньдә халыкара сәүдә Үзәгендә узачак форумда катнашучыларны киң эшлекле программа көтә. Форумда федераль һәм региональ сәүдә челтәре оешмалары җитәкчеләре, урта һәм кече бизнес предприятиеләре җитәкчеләре, Россия Хөкүмәте вәкилләре, федераль министрлыклар һәм ведомстволар, төбәк хакимият органнары җитәкчеләре катнашачак.

Retail's World күргәзмәсе заманча ритейл дөньясын тасвирлый, аның казанышларын һәм технологияләрен демонстрацияли. 7 июньдә Retail Awards тармак конкурсына йомгак ясалачак.

Өстәмә мәгълүмат һәм программа белән рәсми сайтта танышырга була:

 www.retailweek.ru.

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацияләр үсеше һәм эшкуарлык комитетының күчмә утырышы кысаларында узган түгәрәк өстәлдә Татарстан сәнәгатенең төп тармакларын үстерү проблемалары һәм перспективалары турында фикер алыштылар. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацияләр үсеше һәм эшкуарлык комитеты рәисе Сергей Жигарев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары катнашты.

Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов күчмә утырышны уздыру өчен Татарстан сайлануын һәм икътисадны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу мөмкинлеге өчен  рәхмәтен белдерде.

Татарстан – Россиянең сәнәгать ягыннан алга киткән төбәкләренең берсе. Бүген республика төяп җибәрелгән продукция күләме буенча илдә 5 урында. Моннан тыш, Татарстан – төп капиталга инвестицияләр кертү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча Россиядә өченче урында торган төбәк. Киләчәктә үсеш юнәлешләре Стратегия-2030 билгеләнгән: нефть-газ химиясе, авыл хуҗалыгы һәм автомобильләр төзелеше тармаклары, -дип билгеләп үтте ул.

Татарстан – нефть республикасы. Без 35 млн. тонна нефть чыгарабыз, - диде Татарстан Республикасы Президенты. - Татарстан предприятиеләре 17 млн. тонна нефть эшкәртә. Ел азагында без 6 млн. тонналык нефть эшкәртү заводын төзеп бетерәчәкбез. Барлыгы якынча 23 млн. тонна нефть эшкәртәчәкбез. Яңа зур проектлардан Рөстәм Миңнеханов аммиак, метанол һәм карбамид җитештерү буенча «Аммоний» комплексын ачуны, шулай ук «Нижнекамскнефтехим» предприятиесендә яңа этилен комплексы төзүне билгеләп үтте, соңгысы елына 1,2 млн. тонна этилен җитештерәчәк.

Республиканың тагын бер система барлыкка китерүче тармагы, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, авыл хуҗалыгы. Татарстан ил буенча сөт җитештерүдә – беренче урында, икенче урында – бәрәңге игү буенча, дүртенчедә – ит җитештерү буенча.

«Агросәнәгать комплексы өчен җитештергән товарын сату базары зур әһәмияткә ия. Кызганычка каршы, авыл хуҗалыгы җитештерүләре үз продукциясен сатудан бик аз керем ала. Шуңа күрә без Казанда эре агросәнәгать паркы төзедек. Барлыгы республикада агросәнәгать паркы булдыру планлаштырыла, җитештерүче үз товарын арадашчылардан башка гына сата алачак», - диде Татарстан Республикасы Президенты. 

Республика сәнәгате структурасында да сизелерлек үзгәрешләр булып узды. 2010 елдан эшкәртү секторы өлеше 62,8%тан 70,9%ка кадәр артты, диде Рөстәм Миңнеханов.  

Автомобильләр төзелеше темасына күчеп, Татарстан Республикасы Президенты  бу тармактагы ике әйдәүче компанияне – «КАМАЗ» һәм «Форд Соллерс»ны билгеләп үтте. Республикада технопарклар, индустриаль парклар, төрле сәнәгать мәйданчыклары булдыруга җитди игътибар бирелә. 

«Барлык бу проектларны гамәлгә ашыру федераль хакимият органнарының тиешле ярдәменнән башка мөмкин түгел. Үз эшебездә без Дәүләт Думасы  депутатлары ярдәмен һәрвакыт тоябыз», - дип йомгак ясады ул.

Аннан соң Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Ирек Богуславский һәм Әлфия Когогина чыгыш ясады.


26
май, 2017 ел
җомга

«Татнефть»  ширкәтенең нефть-химия комплексына керүче «Нижнекамск-техуглерод» акционерлык җәмгыятендә акционерларның гомуми җыелышы булып узды. Җыелыш барышында еллык хисап һәм 2016 елның еллык бухгалтерлык исәп-хисабы расланды.

«НКТУ» акционерлык җәмгыяте 14 төрле техник күмер эшләп чыгара һәм Омск Карбон Групп, «Ярославский технический углерод» ачык акционерлык җәмгыяте кебек җитештерү берләшмәләре белән беррәттән бара. 2016 елда 118 мең тонн продукция җитештерелгән һәм сатылган (шуларның 85 мең тоннасы Россиядә, 33 мең тоннан артыгы чит илләргә сатыла). Түбән Каманың югары сыйфатлы техуглероды турында яхшы беләләр һәм аны 19 ил сатып ала. Алар арасында иң әһәмиятлеләре Төркия, Польша, Швейцария, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре.

Оешмада җитештерүне яңарту, технологик җиһазларны яңадан тергезү һәм яңадан коралландыру буенча эш алып барыла. Җитештерү куркынычсызлыгы, хезмәтне һәм әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләре завод җитәкчелегенең даими күзәтүе даирәсендә тора.

Җыелыш барышында яңа Директорлар советы сайланды.

Җәмгыятьнең тышкы аудиторы итеп «БФ-Аудит» акционерлык җәмгыяте аудиторлык ширкәте сайланды.

Җыелыш барышында Җәмгыять Уставының яңа редакциясе кабул ителде.

«КАМАЗ»ның төзәтү хезмәтләре җитештерү циклында даими эшләүче җиһазларны яңадан торгыздылар.

Җиһазлар май бәйрәмнәре вакытында төзәтелделәр. «КАМАЗ» гавәми акционерлык җәмгыятенең мөһәндисләр үзәге директоры - баш механик Сергей Смолин сүзләре буенча бу вакыт эчендә заводта 450 дән артык эшләр башкарылды, шуларның 20 дән артыгы аеручы мөһим дип аталган эшләр исемлегенә керә.

Двигательләр заводында  «Сыйфат трансформациясе» программасы кысаларында Renault автоматик сызыгын торгызу-төзекләндерү эше башкарылды.

Тимерчеләр заводында LZK-6.300 прессын (эскәнҗәсен) төзәтү эше тәмамланды. Әлеге пресста күперләр төзү өчен күп төрле тешле тәгәрмәчләр ясала.

Тагын бер мөһим эш – ул куркынычсызлыкны арттыру. Махсус автомобильләр һәм транспорт департаментының белгечләре һәм хезмәткәрләре берләшмәнең заводларындагы краннарны һәм кран-өрлекләрне тикшерделәр һәм төзәттеләр. Берничә көн эчендә җиде күтәрү корылмалары тәртипкә кертелде, һәм шулай ук 80 метр тикшерелде.

Бүген Haier компаниясе тантаналы рәвештә йөз меңенче суыткычны эшләп чыгарды.

Чарада Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәинов катнашты.

«Беренче проекттан соң кануннарның һәм Россия үзенчәлегенең мәсьәләләре безгә хәзер аңлашылды. Завод – әле беренче генә этап. Сезнең хөкүмәтегезнең безне квалификацияле кадрлар белән алга таба да ярдәм итүе безнең өчен бик мөһим» - диде корпорациянең көнкүреш техникасы буенча вице-президенты Шу Хай.

Haier - «Яр Чаллы» алда баручы социаль-икътисади үсеш территориясенең беренче резиденты, һәм әлеге вакытта иң уңышлысы. Проектка керүче инвестицияләрнең күләме 50 миллион доллар тәшкил итте. Заводта рәсми рәвештә 488 кеше эшли. Беренче этапта җитештерү куәте елына 250000 данә җитештереп чыгарылучы техниканы тәшкил итте. 2018 елга ул ике тапкыр артачак. Бүгенге көндә продукция Россиядә генә кулланылмый. Сату каналлары еракка Европага һәм Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләренә кадәр сузыла.

25 майда Беларусьның Премьер-министры Андрей Кобяков Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов белән бергә "Химград" технополисы һәм  "Казаньоргсинтез" гавәми акционерлык җәмгыяте оешмаларының үсеше белән танышты.

"Химград" технополисында булган вакытта кунакка индустриаль парк резидентларының җитештерү мәйданнарын күрсәттеләр. "Химград"ның төп фикере булып  резидентларга аренда һәм/яки сатып алу хокукы нигезендә мәйданнар һәм җир кишәрлекләрен тәкъдим итү тора. Резидентларга һөнәри идарә итү компаниясе ярдәм күрсәтә, эш "бер тәрәзә" принцибы буенча оештырылган. Резидентларны  үзәкләштерелгән рәвештә чимал белән, шул исәптән аның дефицитлы төрләре белән  тәэмин итү оештырылган. Өстәмә хезмәт күрсәтүләр мөмкин, мәсәлән, резидентлар өчен акча җәлеп итү.

Белорусь хөкүмәте Башлыгына, шулай ук, Татарстан биотехнологияләре инжинирингының регионара үзәге эше турында сөйләделәр. Ул 2016 елда "Химград" технополисында ачылды. Үзәктә аграр сектор өчен биотехнологик продуктлар эшләү һәм җитештерү буенча комплекслы инжиниринг мәсьәләләрен хәл итү буенча эш бара. Андрей Кобяков моны киләчәктә бик кирәк булачак юнәлеш дип атады.

Белорусь Премьер-министры шулай ук "Казаньоргсинтез" гавәми акционерлык җәмгыятендә дә булды. "Казаньоргсинтез" гавәми акционерлык җәмгыяте этиленның полимерларын һәм сополимерларын җитештерүче иң эре оешма, Россия Федерациясе химия сәнәгатенең Татарстан Республикасы икътисадын үстерүдә стратегик әһәмияте булган һәм ТАИФ ширкәтләре төркеменә керүче әйдәп баручы предприятиесе. Моннан тыш, Андрей Кобяков 2018 елда узачак футбол буенча дөнья чемпионатын уздыру өчен Россиядә төзелгән иң беренче футбол стадионы "Казань Арена" стадионының мөмкинчелекләре белән танышты.

25 майда Ингушетия Республикасы Башлыгы Юнус-бек Евкуров Татарстан Республикасындагы эш сәфәре кысаларында «А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы»  акционерлык  җәмгыятендә булды. Әлеге очрашу барышында кунак Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәинов, Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев һәм «А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы»  акционерлык  җәмгыяте генераль директоры урынбасары Александр Карпов белән бергә заводның хәрби һәм хезмәт даны музеенда кунакта булды, заводның суднолар төзү цехын карады, хәрби кораблар төзү өлкәсендәге яңадан-яңа эшләнмәләр һәм өметле проектлар белән танышты. Шулай ук, 21631 проектындагы „Ингушетия“ кече ракеталы корабның төзелешен тикшерде.

26 майда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасының ягулык-энергетика комплексы объектларында куркынычсызлык тәэмин итү һәм террорчылыкка каршы тору мәсьәләләре буенча Россия Энергетика министрлыгының ягулык-энергетика комплексы объектларының куркынычсызлыгын норматив-хокукый яктан тәртипкә салу бүлеге башлыгы Сергей Шабалин, оешмаларның җитәкчеләре һәм белгечләре, көч куллану ведомстволары вәкилләре (Россиянең Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсе,  Россиянең Татарстан Республикасы буенда Федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсе, Россиянең Татарстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе) һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашында киңәшмә булып узды.

 

Киңәшмә алдыннан Түбән Кама һәм Казан шәһәрләренең берничә оешмасына Россия Энергетика министрлыгыннан вәкил килде. Әлеге вәкил оешмаларның 2018 елда узачак Футбол буенча дөнья чемпионатын уздыруга әзерлекләре белән танышты. Тикшерү вакытында әлеге оешмаларда куркынычсызлык тәэмин итү эшләрен югары дәрәҗәдә оештырылуы турында билгеләнде, ягулык-энергетика комплексы объектларында куркынычсызлык тәэмин итү һәм террорчылыкка каршы тору өлкәсендә кануннарны камилләштерүгә юнәлдерелгән законнарны үтәү карашлары һәм норматив-хокукый актларның проектлары турында фикер алышынды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International