ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 12-14 сентябрендә «Крокус Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә "Импортны алыштыру - 2017" форумы һәм күргәзмәсе узачак.

"Импортны алыштыру" күргәзмәсе — импортны алыштыра алырлык товарлар җитештерү һәм хезмәтләр күрсәтү буенча үзебезнең предприятиеләр һәм оешмаларның потенциалы үсүен күрсәтү, Россия икътисадының төрле өлкәләрендә куллану һәм чит илләргә сатуны алга сөрү.  

Экспозициянең шактый өлешен  импортны алыштыра торган продукция чыгару белән шөгыльләнүче/җитештерүгә/кертүне гамәлгә ашыручы Россия регионнарының предприятие, оешма һәм ведомстволарының коллектив экспозицияләре алачак.

Экспозиция икътисадның барлык тармакларын диярлек үз эченә алачак: машина төзү, медицина, төзелеш, транспорт һәм аграр секторлар, җиңел сәнәгать, халык куллану товарлары, компьютер эшләнмәләре, нефть-газ һәм ягулык-энергетика комплексларында югары технологияле карарлар һәм башкалар.

Күргәзмә экспозиция ватан җитештерүчеләренең мөмкинлекләрен һәм казанышларын күрсәтергә мөмкинлек бирә. бу ватан җитештерүен киңәйтү һәм җитештерүне җайга салу, яңа технологияләр, перспектив эшләнмәләр, инвестиция проектларын үзләштерү хисабына ирешелә.

Рәсми сайтта чара турында тулырак мәглүмат алу һәм программа белән танышу мөмкин: http://www.imzam-expo.ru


31
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Россиянең иң эре йөк автомобильләре җитештерүче "КАМАЗ" компаниясе БМО поставит диярлек 130 автотехника кысаларында икенче этабын тормышка ашыру проектын Бөтендөнья азык-төлек программасы буенча БМО переоснащению парк йөк ташу өчен файдаланыла торган гуманитар ярдәм, россия автомобильләр җитештерү.

Крупнейший российский производитель грузовых автомобилей "КАМАЗ" поставит почти 130 единиц автотехники в рамках второго этапа реализации проекта Всемирной продовольственной программы ООН по переоснащению парка грузовых автомобилей, используемых для транспортировки гуманитарной помощи, автомобилями российского производства.

Кроме того, до конца 2018 года лидер российского грузового машиностроения отгрузит в Африку 97 автомобилей КАМАЗ, а также 30 прицепов производства ПАО «НЕФАЗ», дочернего предприятия автогиганта в Башкирии, и комплекты запасных частей. Речь идёт о бортовых автомобилях КАМАЗ-43118 (6х6), КАМАЗ-63501 (8х8), учебных классах на базе шасси КАМАЗ-43118 (6х6) и автотопливозаправщиках. Вся техника адаптирована к тяжёлым условиям эксплуатации при полном бездорожье.

В соответствии с соглашением о стратегическом партнёрстве между правительством РФ и ВПП ООН, подписанным в 2014 году, Россия осуществляет взносы в фонд программы, уделяя особое внимание наращиванию парка транспортных средств ВПП. Автотехника КАМАЗ служит российским вкладом в натуральной форме в фонд Всемирной продовольственной программы ООН. Так, в рамках первого этапа реализации проекта по переоснащению парка грузовых автомобилей в 2014-2015 годах «КАМАЗ» уже поставил свыше 200 единиц автотехники. Бортовые автомобили, самосвалы, автотопливозаправщики и передвижные авторемонтные мастерские были направлены в Южный Судан, Судан, Гану, Уганду и Афганистан.

«КАМАЗ» ҖАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча әзерләнде

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Парус спорты Федерациясенең Попечительләр советы утырышы узды.

Чара барышында катнашучылар узган утырышта бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлеше турында доклад тыңладылар һәм Татарстан Республикасы Парус спорты Федерациясе әгъзасына кабул итү регламентын расладылар. Моннан тыш, Федерациянең эмблемасы һәм сайт концепциясен тәкъдир итү булды, башка сораулар да каралды.

Шунысын өстәргә кирәк, Татарстан Республикасы Парус спорты Федерациясе төбәктә парус спортын үстерү буенча актив эш алып бара. Төп үсеш үзәкләре  Казан, Лаеш, Яр Чаллы шәһәрләрендә урнашкан.

Искә төшереп үтик, бу елның март аенда Татарстан Республикасы Парус спорты Федерациясенең чираттан тыш сайлау конференциясе вакытында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Парус спорты Федерациясенең Попечительләр советы рәисе итеп сайланды.


29
август, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан халкын Республика бәйрәме белән тәбрик итә.


28
август, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Урал тау-металлургия компаниясе делегациясе һәм компаниянең генераль директоры Андрей Козицын белән очрашты. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.

Очрашу барышында яклар Татарстан Республикасы һәм Урал тау-металлургия компаниясе арасында алга таба хезмәттәшлекне үстерүнең төп юнәлешләре хакында фикер алыштылар.


26
август, 2017 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы ТР делегациясе бу көннәрдә эшлекле визит белән Иркутск өлкәсендә. Гадәттәгечә, Татарстан башлыгын  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов озатып йөри. Делегация составына ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, ТР Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин, республиканың кайбер предприятие вәкилләре керде.

26 августтта ТР делегациясе Иркутск авиазаводында булды. Шулай ук, ТР Президенты җитәкчелегендәге Татарстан вәкилләре Иркутск өлкәсенең "Иркутск бистәсе" ("130нче квартал") мисалында архитектура һәйкәлләрен һәм мәдәни мирас объектларын торгызу, реставрацияләү һәм саклау өлкәсендәге тәҗрибәсе белән таныштылар.

"Иркутск бистәсе" (130нче квартал) - шәһәр тарихын һәм берничә дистә архитектура һәйкәлен үз эченә алган тарихи комплекс. Бистәне реставрацияләү 2010 елда башланган. Моңа тузган һәм авария хәлендәге торакта яшәүчеләрнең күчүе сәбәп булган. Кунакларга хәбәр ителгәнчә, төзелеш эшләре башланганчы биредә 400 дән артык кеше яшәгән, 72 бина, шуларның 90% тузган хәлдә булган.

Бүген башкала үзәгендә иске тораклар урынына, төзекләндерелгән матур тарихи биналар, музейлар, рестораннар белән үсеш алган инфраструктурасы булган территория. Нибары 7 ел эчендә "Иркутск бистәсендә" 67 объект торгызылды һәм яңадан  төзелгән, алар арасында – 17 мәдәни мирас объектлары һәм 16 тарихи йорт. Моннан тыш, бистә территориясендә кунакханәләр, кафе, сәнгать галереясе, мәдәни үзәкләр төзелгән, скверлар, җәяүлеләр урамы һәм велосипед юллары булдырылган. Тарихи комплексы карау туристлар программасында мәҗбүри пункт булып тора. Узган елда "Иркутск бистәсендә" 1,15 млн. кеше сәяхәт кылган.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре кысаларында Иркутск өлкәсе губернаторы Сергей Левченко белән очрашты, яклар ике регион арасында хезмәттәшлек турында быел имзаланган килешүнең үтәлеше хакында фикерләштеләр.


25
август, 2017 ел
җомга

Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы 2017 елның 17нче августында имзаланган 2789 номерлы Боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы Төзелеш кластерының ((инициаторы – "Сувар Девелопмент" ҖЧҖ) һәм төзелеш технологияләре һәм материаллары Кластеры (инициаторы – "Ак Барс Девелопмент" ҖЧҖ) федераль сәнәгать кластерлары реестрына кертелүен раслады.

 "Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы раслаган югары таләпләргә җавап бирерлек дәрәҗәдә документларны туплап заявка бирү өчен бик зур эш башкарылды  – дип билгеләп үтте Кама кластер үсеше үзәге җитәкчесе Ленар Әхмәтов – бу, барыннан да элек уртак эш нәтиҗәсе:  Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, бизнес берләшмәләрнең уртак тырышлыгы.

Төзелеш кластерларының федераль реестрга кертелүе кластерда катнашучыларга импортны алыштыруга юнәлдерелгән кооперация (кластер) инвестиция проектларын гамәлгә ашыру белән бәйле булган чыгымнарның 50% каплау мөмкинлеген бирә.

Бүгенге көндә Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белгечләре карамагында федераль реестрга кертү өчен Татарстан Республикасының тагын 3 сәнәгать кластеры гаризасы бар, алар арасында буенча Татарстан Республикасы машина төзелеше кластеры, Кама машина төзелеше сәнәгать кластеры, Татарстан Республикасы медицина инструменты һәм медицина техникасы җитештерүчеләренең Сәнәгать кластеры.


24
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 24 августында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, «Иннополис» МИЗ, ТР Лаеш муниципаль районының  Башкарма комитеты вәкилләре катнашында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә  Лаеш муниципаль районында урнашкан «Иннополис» МИЗ мәйданчыгын үстерү планнары хакында фикер алыштылар.

«Иннополис» МИЗ генераль директоры вазифаларын башкаручы Гөлнара Әхмәдиева территориянең гомуми планы, булачак таможня пунктының эше, мәданчыкны инженерлык челтәрләренә тоташтыру эшләренең агымдагы торышы турында сөйләде.

«Иннополис» МИЗның инвесторлар белән эшләү идарәсе башлыгы Денис Исмәгыйлев резидентларның эшләү шартлары һәм мөмкин булачак ташламалар турында сөйләде.

2017 елның беренче яртыеллыгында Kastamonu компаниясе икенчел эшкәртүгә 200 тонна калдык тапшырды. Икенчел ресурс тапшырудан икътисади файда 1,5 млн. сум тәшкил итте.

Экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтыны минимальләштерү максатыннан яңа буын чистарту корылмалары урнаштырылган, алар предприятиедә техник су әйләнешенең ябык циклын тәэмин итә. Максималь дәрәҗәдә рециклинг кулланыла, катыргы, пластик һәм башка материаллар рәвешендә ул икенчел эшкәртүгә йөзләгән тонна калдык җибәрә.

Моннан тыш,  Kastamonu компаниясе Россиянең "Экологик бурыч Көне", Җир Сәгате" кебек  WWF экологик проектларында, милли парклар һәм заповедниклар өчен грантлар конкурсында актив катнаша. Бу чараларның барысы да билгеле бер экологик мәдәниятне формалаштыра, шулай ук, әйләнә-тирә табигый мохиткә сак караш тәрбияли һәм ресурсларны сак тоту идеяләрен үстерә.

Искә төшереп үтик, 2017 елда Kastamonu компаниясе ISO 14001:2007 стандартлары таләпләренә туры килә торган экология менеджменты системаларының сертификация аудитын уңышлы раслады. ISO 14001 стандарты предприятиедә экологик менеджментны булдыру өчен җавап бирә. Аның асылы заманча халыкара экологик стандартларга иярү һәм әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметүгә кайтып кала. 

 

"Алабуга" МИЗ матбугат үзәге мәгълүматлары буенча әзерләнде.


23
август, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның июлендә Россия дилерлары тарафыннан 698 җиңел коммерцияле Ford Transit автомобиле сатылган. Узган елның июле белән чагыштырганда сатулар 65% үскән. Узган ел нәтиҗәләренә карата зур үсешне Ford Kuga (+102%) кроссоверы сатылышы күрсәткән. 2017 елның башыннан 4095 автофургон үз сатып алучысын тапкан, Ford Transit базасындагы махсус версия һәм микроавтобуслар 2016 елның январь-июль айлары белән чагыштырганда 48% күбрәк сатылган. 

Ford Transit Россиядә Ford автомобильләре арасында сату буенча өченче урында тора, 2017 елның 7 ае һәм 2016 ел нәтиҗәләре буенча җиңел чит ил автомобильләре рәтендә сатуда лидер урынын яулый. Россия базарында чит ил көндәшләр арасында Ford Transit фургоны үзенең түбән бәясе белән аерылып тора. Рейтинг лидеры рәтенә керергә автофургонга рәсми дилерларда түбән бәядә хезмәт күрсәтелүе һәм 3 ел кулланганнан соң югары бәясе саклануы, ягулыкның аз чыгымлылыгы, тизлекнең 6 баскычлы булуы ярдәм иткән.

Хәзерге вакытта Ford Transit автомобилен ташламалы лизинг дәүләт программасы белән отышлы бәягә һәм Ford Sollers махсус тәкъдимнәре буенча сатып алырга була. Клиент өчен суммар файда 20% артып китеп 630 000 сум булырга мөмкин. Популяр Ford Transit VAN 310M фургонын (урта базалы, урта түбә, алгы тартучы, двигатель куәте 125 ат көче) хәзер нибары 1 260 000 сумга сатып алып була. Әлеге мөмкинлекне куллану өчен Россиянең барлык регионнарында Ford Sollers 19 лизинг компания-партнерларның берсе белән лизинг килешүе төзү җитә.          

 

«Алабуга» МИЗ матбугат хезмәте материаллары буенча әзерләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International