2017 елның 12-14 сентябрендә «Крокус Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә "Импортны алыштыру - 2017" форумы һәм күргәзмәсе узачак.
"Импортны алыштыру" күргәзмәсе — импортны алыштыра алырлык товарлар җитештерү һәм хезмәтләр күрсәтү буенча үзебезнең предприятиеләр һәм оешмаларның потенциалы үсүен күрсәтү, Россия икътисадының төрле өлкәләрендә куллану һәм чит илләргә сатуны алга сөрү.
Экспозициянең шактый өлешен импортны алыштыра торган продукция чыгару белән шөгыльләнүче/җитештерүгә/кертүне гамәлгә ашыручы Россия регионнарының предприятие, оешма һәм ведомстволарының коллектив экспозицияләре алачак.
Экспозиция икътисадның барлык тармакларын диярлек үз эченә алачак: машина төзү, медицина, төзелеш, транспорт һәм аграр секторлар, җиңел сәнәгать, халык куллану товарлары, компьютер эшләнмәләре, нефть-газ һәм ягулык-энергетика комплексларында югары технологияле карарлар һәм башкалар.
Күргәзмә экспозиция ватан җитештерүчеләренең мөмкинлекләрен һәм казанышларын күрсәтергә мөмкинлек бирә. бу ватан җитештерүен киңәйтү һәм җитештерүне җайга салу, яңа технологияләр, перспектив эшләнмәләр, инвестиция проектларын үзләштерү хисабына ирешелә.
Рәсми сайтта чара турында тулырак мәглүмат алу һәм программа белән танышу мөмкин: http://www.imzam-expo.ru