Kastamonu калдыкларны икенчел эшкәртүдән уңай икътисади нәтиҗә күрде

2017 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

2017 елның беренче яртыеллыгында Kastamonu компаниясе икенчел эшкәртүгә 200 тонна калдык тапшырды. Икенчел ресурс тапшырудан икътисади файда 1,5 млн. сум тәшкил итте.

Экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтыны минимальләштерү максатыннан яңа буын чистарту корылмалары урнаштырылган, алар предприятиедә техник су әйләнешенең ябык циклын тәэмин итә. Максималь дәрәҗәдә рециклинг кулланыла, катыргы, пластик һәм башка материаллар рәвешендә ул икенчел эшкәртүгә йөзләгән тонна калдык җибәрә.

Моннан тыш,  Kastamonu компаниясе Россиянең "Экологик бурыч Көне", Җир Сәгате" кебек  WWF экологик проектларында, милли парклар һәм заповедниклар өчен грантлар конкурсында актив катнаша. Бу чараларның барысы да билгеле бер экологик мәдәниятне формалаштыра, шулай ук, әйләнә-тирә табигый мохиткә сак караш тәрбияли һәм ресурсларны сак тоту идеяләрен үстерә.

Искә төшереп үтик, 2017 елда Kastamonu компаниясе ISO 14001:2007 стандартлары таләпләренә туры килә торган экология менеджменты системаларының сертификация аудитын уңышлы раслады. ISO 14001 стандарты предприятиедә экологик менеджментны булдыру өчен җавап бирә. Аның асылы заманча халыкара экологик стандартларга иярү һәм әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметүгә кайтып кала. 

 

"Алабуга" МИЗ матбугат үзәге мәгълүматлары буенча әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International