Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында «Иннополис» МИЗ үсеше сорауларын карадылар

2017 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

2017 елның 24 августында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, «Иннополис» МИЗ, ТР Лаеш муниципаль районының  Башкарма комитеты вәкилләре катнашында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә  Лаеш муниципаль районында урнашкан «Иннополис» МИЗ мәйданчыгын үстерү планнары хакында фикер алыштылар.

«Иннополис» МИЗ генераль директоры вазифаларын башкаручы Гөлнара Әхмәдиева территориянең гомуми планы, булачак таможня пунктының эше, мәданчыкны инженерлык челтәрләренә тоташтыру эшләренең агымдагы торышы турында сөйләде.

«Иннополис» МИЗның инвесторлар белән эшләү идарәсе башлыгы Денис Исмәгыйлев резидентларның эшләү шартлары һәм мөмкин булачак ташламалар турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International