Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы ТР делегациясе бу көннәрдә эшлекле визит белән Иркутск өлкәсендә. Гадәттәгечә, Татарстан башлыгын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов озатып йөри. Делегация составына ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, ТР Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин, республиканың кайбер предприятие вәкилләре керде.
26 августтта ТР делегациясе Иркутск авиазаводында булды. Шулай ук, ТР Президенты җитәкчелегендәге Татарстан вәкилләре Иркутск өлкәсенең "Иркутск бистәсе" ("130нче квартал") мисалында архитектура һәйкәлләрен һәм мәдәни мирас объектларын торгызу, реставрацияләү һәм саклау өлкәсендәге тәҗрибәсе белән таныштылар.
"Иркутск бистәсе" (130нче квартал) - шәһәр тарихын һәм берничә дистә архитектура һәйкәлен үз эченә алган тарихи комплекс. Бистәне реставрацияләү 2010 елда башланган. Моңа тузган һәм авария хәлендәге торакта яшәүчеләрнең күчүе сәбәп булган. Кунакларга хәбәр ителгәнчә, төзелеш эшләре башланганчы биредә 400 дән артык кеше яшәгән, 72 бина, шуларның 90% тузган хәлдә булган.
Бүген башкала үзәгендә иске тораклар урынына, төзекләндерелгән матур тарихи биналар, музейлар, рестораннар белән үсеш алган инфраструктурасы булган территория. Нибары 7 ел эчендә "Иркутск бистәсендә" 67 объект торгызылды һәм яңадан төзелгән, алар арасында – 17 мәдәни мирас объектлары һәм 16 тарихи йорт. Моннан тыш, бистә территориясендә кунакханәләр, кафе, сәнгать галереясе, мәдәни үзәкләр төзелгән, скверлар, җәяүлеләр урамы һәм велосипед юллары булдырылган. Тарихи комплексы карау туристлар программасында мәҗбүри пункт булып тора. Узган елда "Иркутск бистәсендә" 1,15 млн. кеше сәяхәт кылган.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре кысаларында Иркутск өлкәсе губернаторы Сергей Левченко белән очрашты, яклар ике регион арасында хезмәттәшлек турында быел имзаланган килешүнең үтәлеше хакында фикерләштеләр.