"Камаз" заводында корпоратив отпуск вакытында компания предприятиеләренең ремонт хезмәте җитештерү җиһазларын ремонтладылар. Ике атна эчендә 530 берәмлектән артык җиһаз ремонтланды, шуларның якынча 45 берәмлеге аеруча мөһим категориясеннән. Ремонт эшләренә 1800 кеше җәлеп ителде.
Автомобиль заводында 7 августта асылмалы этәргеч конвейер реконструкциясе башланды. Шулай ук, заводта җитештерү мәйданнарын бушату эше дәвам итә. Шундый ук ремонт эшләре ял вакытында «Тибет» проекты кысаларында двигательләр заводында да алып барылды.
Предприятиедә зур күләмле эшләр җиһазларны күчерү белән һәм кече ТЭЦны эшләтеп җибәрү эшләре белән дә бәйле. Урынын алыштырган «Мегатом» куәтле лазер комплексы өчен энергетикларга вентиляция системасын монтажларга туры килде. Икенче юнәлеш – җылылыкны алыштыру җиһазларын ремонтлау. Бу эш заводта февраль аенда заводның инженер челтәренә яңа энергетика комплексы торбасын кертүдән башланды. Проект максатларының берсе - буяу сыйфатын күтәрү.
2017 елның 9 сентябрендә Казанда беренче тапкыр «Корпорацияләр кроссы» дип исемләнгән корпоратив узышлар үтте. «Корпорацияләр кроссы» 3 км озынлыктагы каршылыклардан торган команда ярышларыннан гыйбарәт. Командаларны юл дәвамында төрле дәрәҗәдәге кыенлыклары һәм сәнәгать темасына якын оригиналь исемнәре булган 12 каршылык каршы алып торды. Мәсәлән, "Каучук вулканизациясе", "Конвейер", "Кристалл рәшәткә" һәм башкалар. "Кросс"ның үзенчәлеге профессиональ спортчылар түгел, ә гап-гади предприятие хезмәткәрләренең катнашуында һәм үзләренең физик мөмкинлекләрен кулланып оешмаларының данын якларга әзер булуларында иде.
Йөгерештә Татарстан Республикасының 50 предприятиесе вәкилләре катнашты, алар арасында «Казаноргсинтез», «Газпром сжиженный газ», «Татэнерго», «Казан синтетик каучук заводы», «КВАРТ», «Леруа Мерлен» компанияләре, «Казан җылылык челтәре», «Казан вертолет заводы» кебек оешма хезмәткәрләре бар иде. Команда 6 кешедән торды һәм ярышларда 300 дән артык кеше катнашты.
Ачылу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов һәм Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов катнашты.
ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов билгеләп үткәнчә, чара предприятиеләрнең актив социаль сәясәтен күрсәтә һәм һәр компаниянең гомуми корпоратив рухын күтәрә.
Чара Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Казан Мэриясе, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, "Казан Яшьләре" оешмасы, ТР предприятие һәм оешмалары, Татарстан предприятие һәм оешмалары яшьләре Берлеге иҗтимагый оешмасы ярдәме белән оештырылды.
"Түбән Кама нефтехим" җәмгыятенә - 50 ел, ә Түбән Кама шәһәренә– 51 ел тулды. Икеләтә бәйрәм уңаеннан парад булып узды.
Парадны Россия, Татарстан һәм Түбән Кама флагларын күтәреп баручы кадет корпусы курсантлары ачты. Җитештерү колоннасын "Түбән Кама нефтехим" җәмгыятенә керүче предприятие вәкилләре җитәкләде. Шунысын да әйтергә кирәк, "Түбән Кама җылылык электр станциясе" һәм электр транспорты идарәсенең дә быел юбилей елы. 50 ел элек шәһәрдә шиналар җитештерүне төзү турында карар кабул ителгән.
Парад тантанасына "ТАНЕКО", "Татнефть" һәм "ТАИФ-НК" предприятиеләре вәкилләре, 60 мәктәп, югары уку йортлары һәм урта махсус белем бирү йортлары укучылары, балалар бакчалары, медицина учреждениеләре, төзүчеләр һәм икмәк пешерүчеләр, аграрийлар һәм терлекчеләр кушылды. Барлыгы парадта 4 меңнән артык кеше – балалар бакчаларында тәрбия алучылардан алып ветераннарга кадәр, милли диаспора һәм иҗат коллективлары вәкилләре катнашты.
Көннең икенче яртысында югары концентрацияләнгән формальдегид җитештерү буенча яңа җайланманы эксплуатациягә кертү башлап җибәрелде. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары -ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Түбән Кама башлыгы Айдар Метшин, "ТАИФ" ААҖ Алберт Шиһабутдинов, "Түбән Кама нефтехим" ЯАҖ директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин, "Түбән Кама нефтехим" ЯАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин катнашты.
Каучук (изопреновый) җитештерүне үстерү программасы кысаларында гамәлгә ашырыла торган өч проектның берсе - елына 100 мең тонна егәрлеге булган яңа җайланманы эшләтеп җибәрү. Бу ел ахырына кадәр тагын ике яңа җайланма - изобутилен һәм изопрен җитештерүче буенча төзелешне тәмамлау күздә тотыла. 2020 елга алар проект егәрлегенә чыгарга һәм җитештерүнең гомуми күләме елына 330мең тонна булыр дип көтелә.
Шул ук көнне, предприятие территориясендә дәүләт бүләкләрен тапшыру булып узды.
2017 елның 12 сентябрендә "МЕТРО Кэш энд Керри" ҖЧҖ яңа товар белән тәэмин итүчеләрне җәлеп итү һәм гамәлдәге компанияләр белән хезмәттәшлекне киңәйтү максаты белән Самара шәһәрендә Идел буе төбәгендәге товар белән тәэмин итүчеләр өчен конференция үткәрә.
Конференция җирле товар җитештерүчеләрне компаниянең стратегик үсеш юнәлешләре, хезмәттәшлекнең төп принциплары, «Метро»ның сыйфат стандартлары һәм ассортимент сәясәте белән таныштырачак.
Алдан теркәлү таләп ителми.
Кушымта
2017 елның 7 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Татарстан Республикасы ваклап сату базарында конкуренцияне арттыру буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды.
Утырышта Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, җитәкчеләре, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Россия Федерациясе федераль хакимият органнарының территориаль структуралары, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр, сәүдә челтәрләре вәкилләре катнашты.
Чара кысаларында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев ведомствоара эшче төркем әгъзалары карамагына сәүдә турындагы канунның азык-төлек товарлары белән ваклап сату өлкәсендә көндәшлекне үстерү турында үзгәрешләр кертү тәкъдимен кертте.
Шулай ук, утырышта эшче төркем әгъзалары сәүдә челтәрләре һәм товар җитештерүчеләр арасында хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.
Татарстан нефть-газ-химия форумы – 2017 кысаларында Россиянең иң эре “Казан” ипподром комплексы территориясендә "БАРРель" эшлекле күргәзмә клубының утырышы узды.
Чара кысаларында катнашучылар эшлекле аралашу мөмкинлегенә ия булдылар һәм ТНФ Кубогына онытылмаслык чабышларны күзәттеләр.
КЛУБ – "Казан ярминкәсе" ААҖ иҗтимагый оешмасы, ул күргәзмә һәм конгресс эшчәнлегендә катнашучыларны үз эченә ала, эшлекле аралашу белән кызыксынган күргәзмә һәм эшлекле берлекләр вәкилләрен берләштерә.
Россия авиатөзелеш тармагының алдынгы предприятиеләреннән берсе - "Казан "Электроприбор" заводы ААҖ үзенең күпгасырлык юбилеен билгеләп үтә. Предприятиенең 100-еллыгы белән коллективны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов та катнашты.
"Заводка 100 ел. Патша Россиясендә оештырылган предприятие зур сынаулар аша үтте: катлаулы 20нче еллар, 1941 ел сугышы башлангач завод Мәскәүдән Казанга эвакуацияләнә, 90нчы елларда коллективны саклап калу өчен оборона предприятиесенә хәтта йозаклар чыгару белән шөгыльләнергә туры килә. Бүген исә барысы да башкача: цехлар өчәр смена эшли, конструкторлык бюросы һәм институт-партнерлар уникаль, кирәкле булган, заман таләпләренә туры килә торган продукция эшләп чыгаралар. Бугенге бәйрәм көнендә предприятие ветераннарына һәм аларның эшен дәвам итүчеләргә хезмәтләре өчен рәхмәтемне белдерәм һәм заводка уңышлар теләп чәчәк атуын телим", – дип ассызыклады үзенең котлавында Рөстәм Миңнеханов.
"Йөз ел әле соңгы финал ноктасы түгел, предприятие чәчәк атсын, илгә һәм республикага файдалы булсын өчен тагын ниләр эшләргә икәнен уйларга кирәк", – дип ассызыклады үзенең чыгышында заводның генераль директоры Павел Шацких.
Тантаналы митинг Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру белән дәвам итте. Предприятиенең ике хезмәткәрләре – Юрий Херуфимов һәм Алексей Шклюдов "Фидакарь хезмәт өчен" медальләре белән бүләкләнделәр. Павел Шацких һәм предприятиенең ике хезмәткәре "Татарстан Республикасының Атказанган машина төзүчесе" исеменә лаек булдылар. "Казан "Электроприбор" заводы ААҖ директорлар советы рәисе Геннадий Дивавин һәм предприятиенең музей директоры Джулия Гарпинченко ТР Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Бәйрәм программасын республиканың танылган коллективлары чыгышлары дәвам итте.
Бүген Татарстан нефтегазохимия форумы кысаларында Казан милли тикшеренү технология университетында "Нефть, газ, химия комплексы предприятиеләрен кадрлар белән тәэмин итү: инженер педагогика үсеше мәсьәләләре" темасына халыкара түгәрәк өстәл уза.
Түгәрәк өстәл эшендә Россия, АКШ һәм башка илләрдән фәнни-педагогик җәмәгатьчелегенең 130 вәкиле катнашты. Программага 30дан артык доклад керде, алар нефть, газ, химия комплексы предприятиеләрен кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләренә багышланды. Чараның ачылышы тантанасында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов билгеләп үткәнчә, Россиянең барлык предприятиеләренә белемнәрен һәм күнекмәләрен гамәли куллана белүче заманча белемле яшь белгечләр кирәк. Бүген без күтәргән мәсьәләләрнең тематикасы бик тә актуаль".
"Түгәрәк өстәл" программасына "Газпром" ЯАҖ югары уку йортлары вәкилләренең киңәшмәсе, ел саен үткәрелә торган Россия мониторинг комитеты IGIP җыелышы, шулай ук, "Россиядә югары белем" журналының редколлегия утырышы керде.
8нче сентябрьдә чараны Россия Фәннәр Академиясе академигы Андрей Вербицкийның (Мәскәү) инженер мәгарифен үстерүнең актуаль мәсьәләләре темасына мастер-класслар һәм "Россиядә югары белем" журналының баш мөхәррире җитәкчелегендә түгәрәк өстәлләр дәвам итәчәк.
2017 елның 6-8 сентябрь көннәрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә Россия нефть-газ тармагының иң эре халыкара чарасы - Татарстан нефть – газ – химия форумы узачак. Быел чара «Түбән Кама нефтехим» ҖАҖ 50 ел тулуга багышланган.
Быел форум эшендә Россия, якын һәм ерак чит илләрдән 200дән артык предприятие катнашачак. Форум кысаларында уза торган күргәзмәләр экспозициясе ачык һавада 3 павильонда һәм күргәзмә үзәгенең 10 000 кв. м. мәйданында урнашачак. Эшлекле программа кысаларында 7 халыкара конференция үткәрү планлаштырылган.
Шулай ук, Форум көннәрендә тематик түгәрәк өстәлләр уздырылачак. Нефть химиясе һәм нефть-газ сәнәгате өчен Россия-Германия тышкы сәүдә палатасы тарафыннан заманча немец технологияләрен һәм җиһазларын тәкъдир итү оештырылачак.
8 сентябрьдә нефть, газ, химия комплексы предприятиеләренең баш технологлары, механиклары һәм энергетикларының Бизнес – очрашулары узачак.
Форумның аерылгысыз өлеше буларак халыкара тармак күргәзмәләре чыгыш ясаячак, анда катнашучы компанияләр нефть эшкәртү һәм нефть химиясе җиһазлары һәм технологияләрен, заманча материаллар тәкъдим итәчәк.
"Иң яхшы экспонат, проект яки техник карар" конкурсы нефть, газ, химия комплексы предприятиеләрендә җитештерүгә техник яктан яңадан җиһазландыру һәм технологияләр кертү юнәлешендә перспектив эшләнмәләрне ачыкларга ярдәм итәчәк.
Татарстан нефть-газ- химия форумында эшлекле элемтәләр урнаштыру һәм нефть-газ-химия тармагының алдынгы казанышлары һәм инновацион эшләнмәләре белән танышу мөмкинлеген кулыгыздан ычкындырмагыз!
Массакүләм мәгълүмат чараларының тантаналы ачылышка аккредитация үтүләре катгый мәҗбүри, аккредитация 5 сентябрьдә 16.00сәг кадәр уза.
2017 елның 6-8 сентябрь көннәрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә Россия нефть-газ тармагының иң эре халыкара чарасы - Татарстан нефть – газ – химия форумы узачак. Быел чара «Түбән Кама нефтехим» ҖАҖ 50 ел тулуга багышланган.
Быел форум эшендә Россия, якын һәм ерак чит илләрдән 200дән артык предприятие катнашачак. Форум кысаларында уза торган күргәзмәләр экспозициясе ачык һавада 3 павильонда һәм күргәзмә үзәгенең 10 000 кв. м. мәйданында урнашачак. Эшлекле программа кысаларында 7 халыкара конференция үткәрү планлаштырылган.
Шулай ук, Форум көннәрендә тематик түгәрәк өстәлләр уздырылачак. Нефть химиясе һәм нефть-газ сәнәгате өчен Россия-Германия тышкы сәүдә палатасы тарафыннан заманча немец технологияләрен һәм җиһазларын тәкъдир итү оештырылачак.
8 сентябрьдә нефть, газ, химия комплексы предприятиеләренең баш технологлары, механиклары һәм энергетикларының Бизнес – очрашулары узачак.
Форумның аерылгысыз өлеше буларак халыкара тармак күргәзмәләре чыгыш ясаячак, анда катнашучы компанияләр нефть эшкәртү һәм нефть химиясе җиһазлары һәм технологияләрен, заманча материаллар тәкъдим итәчәк.
"Иң яхшы экспонат, проект яки техник карар" конкурсы нефть, газ, химия комплексы предприятиеләрендә җитештерүгә техник яктан яңадан җиһазландыру һәм технологияләр кертү юнәлешендә перспектив эшләнмәләрне ачыкларга ярдәм итәчәк.
Татарстан нефть-газ- химия форумында эшлекле элемтәләр урнаштыру һәм нефть-газ-химия тармагының алдынгы казанышлары һәм инновацион эшләнмәләре белән танышу мөмкинлеген кулыгыздан ычкындырмагыз!
Массакүләм мәгълүмат чараларының тантаналы ачылышка аккредитация үтүләре катгый мәҗбүри, аккредитация 5 сентябрьдә 16.00сәг кадәр уза.
Форум программасы проекты белән танышу: http://oilexpo.ru/programma_2017
Билет алу өчен: http://oilexpo.ru/reg_pos