Бүген «World Skills -2019» һөнәри осталык бәйгесенең төбәк чемпионаты старт алды.
Эшкә беренчеләрдән булып түбәндәгеләр кереште:
- "Әлмәт һөнәр көллияте" дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе - "Мехатроника" компетенциясе, бәйгеләр "АЛНАС" ҖЧҖнең "Татарстан киләчәге көллияте" мәгариф үзәгендә оештырылган;
- "Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте" дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе - "Лаборатор химик анализ", "ЮНИОРЫ лаборатор химик анализы", "Полимер материаллардан эшләнмәләр әзерләү" компетенцияләре.
Төбәк чемпионатында катнашучылар булып Әлмәт, Чаллы, Бөгелмә, Чистай һәм Яшел Үзәннән һәр командада ике катнашучыдан гыйбарәт биш команда конкурсантлары тора.
Бүген көллиятләр базасында конкурсантлар, юниорлар катнашында, кунаклар, рәсми затлар һәм республиканың эре предприятие вәкилләре каршында сәнәгый компетенцияләр буенча программа һәм призлы урыннар өчен көрәш башланды. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына барлыгы 31 компетенция беркетелгән.
Төбәк чемпионатының рәсми ачылышы 2018 елның 14 ноябрендә "Казан Экспо"ның махсус әзерләнгән мәйданчыгында була.