ТР Президенты җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Хөкүмәте делегациясе Кытай Халык Республикасында ике көнлек визит белән. Делегация составында республиканың берничә министрлыгы һәм ведомстволарыннан җитәкчеләр катнаша.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов эшлекле визит кысаларында сәнәгый автоматлаштыру чараларын җитештерүгә махсуслашкан "GSK CNC Equipment Co. Ltd." (GSK) компаниясендә булды. Предприятие буенча персональ экскурсияне компаниянең инвестицион үсеш директоры Фэн Баосюань ханым шәхсән үзе үткәрде.
Делегация сан-программа идарәле станоклар, автомат идарә һәм коеп пресслау станокларын чыгаручы производство цехларын карады. Хәзерге вакытта GSK компаниясе 1700 артык квалификацияле хезмәткәре һәм 500 артык профессиональ инженеры булган абруйлы югары технологияле зур компания булып тора, Кытайның сан-программа идарәле базарындагы сатуларның 50%ы - аныкы.