Татарстанга итальян сәнәгатьчеләре сәфәре

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министр урынбасары Герман Лернер Италиянең сәнәгатьчеләр һәм предприятиеләр ассоциациясе вәкилләренең Татарстан Республикасына сәфәре кысаларында алар белән очрашу үткәрде.  Делегацияне «Confindustria Russia» генераль директоры Альфредо Гоцци җитәкли. «Confindustria Russia» ассоциациясе Россия базарына итальян бизнесын алга этәрү белән шөгыльләнә. Шулай ук итальян делегациясе составына эре сәнәгать холдинглары өчен җитештерүдә һәм хезмәтләрдә махсуслашкан төрле тармак компанияләре җитәкчеләре кергән. Аерым алганда, Аssolombarda - Ломбардия төбәге сәнәгатьчеләре ассоциациясе,  нефть-газ проектларын озатып йөрүче «NEC Srl» инженерлык компаниясе, нефть химиясе сәнәгате өчен автоматлаштыруның интеграцияләнгән системаларын проектлау, эшләү һәм урнаштыру белән шөгыльләнүче «Fores Engineering Srl» компаниясе, «Forain SRL», «SPIN», «LIVOLSI E CONFORTI» компанияләре һ.б.лар.

Очрашу барышында Италия төбәкләре һәм Татарстан арасында үзара мәнфәгатьләр һәм нефть химиясе һәм машина төзелеше тармакларының продукциясен җибәрүне киңәйтү мәсьәләләре буенча эшлекле мөнәсәбәтләрне үстерү нокталары билгеләнде; инвестиция һәм инновацион-җитештерү, югары технологияләр һәм кече бизнес өлкәләрендә багланышларны үстерү мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International