WorldSkills "Яшь профессионаллар" төбәк чемпионатын ачу

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

Бүген "Казань Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәгендә профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашында WorldSkills "Яшь профессионаллар" стандартлары буенча һөнәри осталык буенча төбәк чемпионатын ачу тантанасы булды. Ярышларга стартны WorldSkills International башкарма директоры Дэвид Хоуи  бирде.

Быел төбәк чемпионаты барлыгы 83 "Ворлдскиллс" компетенциясе һәм 53 "Ворлдскиллс Юниоры" компетенциясе буенча узачак, аларда 2000 артык конкурсант һәм эксперт катнаша. Болар белән берлектә, чемпионат этаплап та уза, 3 төп чор буенча:

2018 елның 14-16 ноябрендә (төп даталар) - 76 "Ворлдскиллс" компетенциясе, 38 "Ворлдскиллс Юниоры" компетенциясе;

2018 елның 21-23 ноябрендә (өстәмә даталар) - 3 "Ворлдскиллс" компетенциясе һәм 13 "Ворлдскиллс Юниоры" компетенциясе;

2018 елның 5-7 декабре (өстәмә даталар, "Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан" халыкара махсус күргәзмәсе кысаларында) - 4 "Ворлдскиллс" компетенциясе һәм 2 "Ворлдскиллс Юниоры" компетенциясе.

Чемпионатны оештыручылар - Татарстан Республикасы Хөкүмәте, "Яшь профессионаллар" берлеге (Ворлдскиллс Россия)", "Профеесиональ компетенцияләрне үстерү үзәге" автоном коммерциясез оешмасы һәм "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" автоном коммерциясез оешмасы.

Төбәк чемпионатындагы төп күрсәткечләр:

- 83 "Ворлдскиллс" компетенциясе (яшь категориясе "16 яшьтән 22 яшькәчә")

- 53 "Ворлдскиллс Юниоры" компетенциясе (яшь категориясе "16 яшьтән башлап һәм аннан да яшьрәк)

- 2000 конкурсант һәм эксперт-компатриот

- юниорлар буенча 136 баш эксперт һәм аларның урынбасарлары

- РФдән җәлеп ителгән 35 сертификатлы эксперт

- 38 чемпионат уздыру мәйданчыгы (Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лениногорск, Түбән Кама, Сарман, Тәтеш)

Төбәк чемпионатын уздыру мәйданчыклары:

- "Казань Экспо" ХКҮ (сәнәгый компетенцияләр һәм хезмәт күрсәтүләр өлкәсе);

- Казан төзелеш көллияте (төзелеш блогы компетенциясе);

- Төбәкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы (ИТ-блогы компетенцияләре);

- Халыкара сервис көллияте (хезмәт күрсәтү өлкәсе компетенциясе);

- Казан педагогика көллияте (педагогик профиль компетенциясе);

- "Казан ярминкәсе" КҮ ("Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан" халыкара махсус күргәзмәсе кысаларында) (сәнәгать компетенцияләре).

Төбәк чемпионатын уздыру чорында уздырылган һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында "Казань Экспо" ХКҮ, Казан төзелеш көллияте, Төбәкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы, Казан педагогика көллияте, "Казан ярминкәсе" КҮ мәйданчыкларында 15000 тирәсе өлкән сыйныф укучысы һәм студент булачак.

Шулай ук чемпионатка волонтерлар да җәлеп ителә, алар түбәндәге юнәлешләрдә эш башкара: озатучы табиблар, Оештыру комитеты штабында эшләү, ярыш мәйданчыкларында эшләү, тамашачыларны урнаштыру, ашату, транспорт белән булышу. 2018 елның 17 ноябрендә чемпионатның беренче этабын ябу тантанасы булачак.

Төбәк чемпионаты нәтиҗәсендә "Ворлдскиллс" стандартлары буенча һөнәри осталык буенча Татарстан Республикасының киңәйтелгән җыелма составы актуальләштереләчәк һәм 2019 елда Казанда булачак VII "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) илкүләм чемпионатының Ярымфиналларында һәм Финалында катнашучылар билгеләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International