2018 елның 23 ноябрендә Мәскәүдәге семинарда нәтиҗәле технопарклар, ярдәм чаралары һәм гамәли чишелешләр турында сөйләячәкләр

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү" илкүләм проекты кысаларында 2019 елдан башлап сәнәгый технопаркларның дәүләт формасындагы, шулай ук хосусый милекчелек формасындагы идарәче оешмаларына субсидияләр бирәчәк.

Субсидияләр сәнәгый технопаркларның коммуналь, сәнәгый һәм технологик объектларын оештыруга (яки үзгәртеп коруга, шулай ук резидентлар өчен җиһазлар сатып алуга 500 млн сумга кадәр күләмдә 2 елга кадәрле срокка биреләчәк. Сәнәгый технопарклар зур сәнәгать предприятиеләрендә артык мәйданнар белән нәтиҗәле эш итүдән гыйбарәт, алар шулай ук тәэмин ителгән офис, лаборатория һәм җитештерү мәйданнарында кече һәм урта бизнес ихтыяҗларын канәгатьләндерергә булыша.

2019 елның 2 кварталында сәнәгый технопарклардан заявкаларны беренчел сайлап алуны уздыру планлаштырыла. Гамәлдәге һәм оештырыла торган сәнәгый технопаркларның вәкилләренә һәм потенциаль инвесторларга мәгълүмат җиткерү максатларында, шулай ук субсидияләр бирү өчен заявкалар әзерләүнең югары сыйфатлы булуын тәэмин итү өчен, Россиянең Кластерлар һәм технопарклар ассоциациясе Россия Икътисадый үсеш министрлыгы белән берлектә "Нәтиҗәле технопарк: ярдәм чаралары һәм гамәли чишелешләр" семинарын уздыра. Семинар ел саен уздырыла торган "Сәнәгый Россия 4.0: Төбәкләрнең конкуренциягә сәләтлелеген арттыру" III гамәли конференциясе кысаларында 2018 елның 23 ноябрендә 9.00 сәгатьтә "Мәскәү" технополисының конгресслар үзәгендә (Мәскәү, Волгоград тракты, 42, кор.5) булачак.

Мәнфәгатьле якларны (артык мәйданнары булган сәнәгый предприятиеләрне; оештырылучы һәм гамәлдәге технопаркларның идарәче компанияләрен; профильле хакимият органнарын һәм ведомство буйсынуында торучы учреждениеләрне) әлеге семинарда катнашырга чакырабыз.

Семинарда катнашу мәсьәләләре буенча җаваплы зат: Святослав Амелин (эл. почта: samelin@akitrf.ru, тел.: +7-499-277-00-04) – Россиянең Кластерлар һәм технопарклар ассоциациясенең җәмәгатьчелек һәм дәүләт хакимияте органнары белән багланышлар юнәлеше җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International