ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2019 ел
сишәмбе

Көньяк Кореяның SK E&C инжиниринг компаниясе вәкилләре үзләренең Татарстанга булган визиты кысаларында бүген ТР Сәнәгать министрлыгында булдылар. Очрашуны министр урынбасары Алексей Савельчев уздырды. Яклар республика территориясендә нефть химиясе өлкәсендәге яңа проектларны тормышка ашыру буенча компания мәнфәгатьләре турында сөйләште. "Үзенең геосәяси һәм сәнәгый потенциалы хисабына, потенциаль инвесторлар буларак, безне нәкъ менә Татарстан кызыксындыра", – дип билгеләде компаниянең идарәче директоры Ли СынСу.

Бүген министр урынбасары Герман Лернер Россия Федерациясендә Мисыр Гарәп Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ихаб Наср белән очрашты. Татарстан белән Мисыр арасындагы хезмәттәшлек Татарстан Республикасының тышкы икътисадый эшчәнлегендәге төп юнәлешләрнең берсе булып тора, Россия-Мисыр мөнәсәбәтләре кысаларында Мисыр белән багланышларны үстерүгә зур игътибар бирелә.

Очрашуда Татарстан предприятиеләре вәкилләре катнашты. Яклар сәнәгатьнең төрле өлкәләрендә яңа проектлар кысаларында хезмәттәшлек итүнең киләчәге, шулай ук Татарстан делегациясенең быелның язында планлаштырылган Мисырга визиты турында фикер алышты.


4
март, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 4 мартында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында 2018 елга керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләр турында белешмәләр тапшыру мәсьәләсе буенча инструктив киңәшмә булды.

Киңәшмәдә биләнеше коррупция куркынычларына бәйле булган, аларны биләгәндә дәүләт граждан хезмәткәрләре үзләренең керемнәре, чыгымнары турында, мөлкәте һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләре турында белешмәләр, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигь булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары турында, мөлкәте һәм мөлкәти холыклы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшырырга тиешле Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары исемлегенә кертелгән вазыйфаларны биләүче дәүләт граждан хезмәткәрләре катнашты.

Белешмәләр тапшырганда барлыкка килә торган актуаль сораулар турында сөйләшү булды, керемнәр турында белешмәләр тапшыру мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы методик күрсәтмәләре каралды.


1
март, 2019 ел
җомга

2019 елның 1 мартыннан 30 маена кадәр Россия Федерациясе төбәкләрендә "Төбәкләр – тотрыклы үсеш" еллык иҗтимагый премиясе" конкурсы кысаларында инвестиция проектларын тормышка ашыру буенча заявкалар кабул ителә башлады.

Конкурс "Россия Саклык банкы" ГАҖ, "Банк ВТБ" ГАҖ, "Россельхозбанк" АҖ һәм Банк "ФК Открытие" ГАҖ тарафыннан РФ Хөкүмәте ярдәмендә уздырыла.

Россия Саклык банкы тарафыннан Конкурс кысаларында килә торган инвестиция проектларын тормышка ашыру өчен махсус банк продукты булдырылган  (www.sberbank.ru/ru/legal/credits/award_regions ).

"Төбәкләр – тотрыклы үсеш" конкурсы эшләгәндә Башкортстан Республикасында, Мәскәү, Ленинград, Калининград, Вологодск һәм Липецк өлкәләрендәге проектлар уңышлы тормышка ашырылган.

Конкурсны уздыру вакытында (2011 елдан бирле) Конкурсның оештыру комитеты адресына инвестиция проектларын финанслауга 5 545 артык заявка килгән. 74 РФ субъектыннан тормышка ашыру өчен инвестиция потенциалы 2 трлн сумнан артык үз проектларын тәкъдим иткән 2120 катнашучы оештыручы банклардан кредит бирү шартлары белән уңай бәяләмәләр һәм проект өчен дәүләт ярдәменең ихтимал формалары турында РФ субъекты башкарма хакимияте органнарыннан бәяләмәләр алган.

Бүгенге көндә федерация субъектлары башкарма хакимияте органнары, кредит бирүче финанс учреждениеләре, хосусый инвесторлар һәм тормышка ашыру стадиясендә торучы проектларның хокук ияләре тарафыннан 168 млрд сумлык 154 инвестиция килешүе килештерелгән һәм имзаланган.

Карау өчен сәнәгатьнең барлык тармакларында Россия Федерациясе территориясендә тормышка ашырырга планлаштырыла торган кыска һәм озак сроклы инвестиция проектлары кабул ителә.

Конкурста проектлары җиңү яулаган эшкуарлар Россиянең иң зур банкларыннан махсус шартларда һәм тәкъдим ителгән проектны гамәлгә ашыру өчен кирәкле срокка (15 елга кадәр) кредит бирү мөмкинлекләре белән финанс ресурсларыннан файдалану мөмкинлегенә ия булачак.

Конкурста катнашу өчен инвестиция проекты заявкасын тутырырга һәм аны Төбәк координаторына юлларга, ә Заявка күчермәсен Конкурсның оештыру комитетына info@infra-konkurs.ru почта адресына җибәрегә кирәк.

Конкурста катнашу шартлары һәм сайлап алу нәтиҗәләре турында тәфсиллерәк мәгълүматларны Сез Конкурс сайтыннан: www.infra-konkurs.ru, шулай ук Оештыру комитеты хезмәткәрләреннән ала аласыз, түбәндәге күп каналлы телефон буенча: 8-800-775-10-73 (Барча Россия буйлап клиентлар өчен шалтырату бушлай).

Шулай ук Сез үзегезнең Төбәк координаторларына мөрәҗәгать итә аласыз, алар Сезгә Заявка тутырырга булышыр. Төбәк координаторларының исемлеге Конкурсны оештыру комитетының www.infra-konkurs.ru рәсми сайтында урнаштырылган.

Татарстан Республикасыннан төбәк координаторы – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы.

Икътисад министрлыгыннан җаваплы хезмәткәр – инновацион эшчәнлек бүлегенең әйдәп баручы консультанты Сазанов Олег Дмитриевич, тел: 8 (843) 524-90-42.

Рәсми сайт: www.infra-konkurs.ru


28
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

26 февральдән 28енә кадәр Казанда  автосервис өчен автоөлешләр, компонентлар һәм җайланмалар өлкәсендә әйдәп баручы күргәзмә бренды булган Automechanika булышлыгында, бишенче мәртәбә Автомобиль төзелеше буенча TIAF supported by Automechanika 2019 халыкара форумы узды. Чираттагы мәртәбә TIAF Идел буенда автокомпонентлар индустриясе өчен әһәмиятле чара статусын раслады.

Чараны оештыручылар: Европа Бизнесы Ассоциациясе (АЕБ), Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Messe Frankfurt GmbH Россия вәкиллеге, "Казан ярминкәсе" ААҖ.

Форумны һәм күргәзмәне ачуга багышланган тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Р.К. Нигъмәтуллин, Европа Бизнесы Ассоциациясе генераль директоры Доктор Франк Шауфф, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры А.А. Кәримов, Уртак Форд Соллерс предприятиесе Президенты А.Ш.Ширинов, Messe Frankfurt Exhibition GmbH (Мессе Франкфурт Экзибишн Гмбх) Вице-президенты Михаэль Йоханнес, "Мессе Франкфурт Рус" ҖЧҖ генераль директоры Ойген Аллес, Чжэцзян Провинциясенең Халыкара Конгресслар һәм Күргәзмәләр Компаниясе генераль директоры ассистенты Чжао Синм, Кытай Халык Республикасының Казан шәһәрендәге генераль консулы урынбасары Чэн Вэй катнашты.

Беренче көнне эш программасы кысаларында Пленар сессия булды, аның кысаларында автомобиль тармагындагы актуаль бурычлар һәм аны алга таба үстерү турында, тармакка булган дәүләт ярдәменең төрләре һәм заманча автомобиль төзелешенең төп векторлары турында сөйләшү булды. Форумда катнашучыларда пилотсыз автомобиль булдыру идеясе зур кызыксыну уятты.

Форумның икенче көне сатып алулар һәм производствоны локальләштерү мәсьәләләренә багышланды. Шулай ук әлеге көнне автоҗитештерүчеләр һәм сатып алучыларның Россия тәэминатчылары белән В2В-очрашулары да узды. Катнашучылар арасында: COSHKUNOZ ALABUGA, ОЭЗ «АЛАБУГА», ОАТ, Avtotor, ARNPO, Elaz, DAIMLER KAMAZ RUS, Ford Sollers, Kamaz, PSA Group, Renault Russia кебек компанияләр, Самара өлкәсе Автомобиль сәнәгате кластеры, "Тропза" ЯАҖ.

Күргәзмә һәм Форум эшенең икенче көнендә Кытай җитештерүчеләре һәм 1 дәрәҗәле тәэминатчылар белән бизнес-очрашулар узды, алар барышында 90 якын сөйләшү гамәлгә ашырылды.

27 февраль көнне күргәзмә экспозициясенең эш программасы кысаларында автосервислар җитәкчеләре өчен "Автосервис сатуларын иң киме 15%ка ничек арттырырга – гамәли рецептлар" темасына семинар булды. Семинарның спикеры булып атаклы автоэксперт һәм "Дөрес автобизнес" проекты җитәкчесе Роман Гуляев чыгыш ясады.

Форум күргәзмә экспозициясендә Россия, Төркия һәм Кытайдан әйдәп баручы автоҗитештерүчеләрдән, автомобильләргә хезмәт күрсәтү өчен запас өлешләр, автокомпонентлар, җайланмалар җитештерүчеләрдән һәм җиткерүчеләрдән эшләр булды, алар яңа әйберләр һәм иң яхшы продуктларны күрсәтелде.

Экспонентлар арасында: Ford Sollers компаниясе, Төркия Автомобиль Сәнәгате Экспортерлары Берлеге – OIB (Төркия), "Лосев" ФҖП ҖЧҖ (Сколково резиденты),  FRISTOM (Польша), Лунфэй (Кытай) Хэйлунцзян фәнни-техник компаниясе, "Энергомаш" ЯАҖ, "ПромТехПласт" ҖЧҖ, GOLDEN SNAIL, "АВК-ОТО" ҖЧҖ, "Авольта Рус" ҖЧҖ, Webasto компаниясе дилеры "АДС" ҖЧҖ, "АтлантАвто" ҖЧҖ, "Беккери Компани" ҖЧҖ, "БелОМО" ААҖ (Беларусь Республикасы), "ЕвроАЛКА" ҖЧҖ, "Завод Профтермо" ҖЧҖ, "Кинетика-М" ҖЧҖ, "Компания Турбонайзер" ҖЧҖ, РемКом, "Тат-Экспорт" ҖЧҖ, "Блик" СЙ ҖЧҖ, "Весь Мир" Тукылмаган Материаллар Фабрикасы ҖЧҖ һ.б.

"КАМАЗ" ГАҖ 50 еллыгы уңаеннан күргәзмә экспозициясендә "Дакар" раллиенда катнашкан "КАМАЗ-Мастер" автомобиле күрсәтелде.

TIAF supported by Automechanika 2019 форумының күргәзмә экспозициясе кысаларында өченче ел рәттән Кытай автомобиль компонентлары җитештерүчеләреннән милли экспозиция күрсәтелде. Анда Кытайның 60 артык компаниясе катнашты.

1 дәрәҗәле тәэминатчылар буларак түбәндәге компанияләр катнашты: Taizhou Greco Rubber Belt Co. Ltd, Ruili Group Ruian Auto Parts Co Ltd, Heze OU Des Nozzle Pump Co. LTD, Jiangsu Yarujie Auto Parts Co. Ltd, Xingtai City Tight Rubber Product Co. LTD, Zhejiang Nessie Import and Export Trade Co. LTD, Brother Star Auto Fittings Co. Ltd, Zhejiang Shunwo Auto Parts Manufacturing Co. Ltd, Yueqing Hualong Mechanical Accessories Factory, Wenzhou Ammysun Auto Parts Co. Ltd һәм башкалар. Анда алар тормоз камераларын һәм дисклар, фильтрлар, кондиционерлар, радиаторлар, тизлек күчерү тартмаларын һәм аларга запас өлешләр, фаралар, пыяла чистарткычлар, кабызу кәтүкләре һәм күп кенә башка әйберләрне күрсәтте.

Форумның өченче көнендә делегатлар Яр Чаллы шәһәрендәге Ford Sollers җитештерү мәйданчыгын карады.

"Казан ярминкәсе" КҮ матбугат хезмәте материаллары буенча

Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына Ростех Дәүләт корпорациясенең "Вооружение" кластеры директоры Сергей Абрамов җитәкчелегендә "Ростех" ДК вәкилләре килде.

Визит кысаларында "МВЕН" компаниясе вәкилләре катнашында Т-500 (МВ-500) проектын тормышка ашыру буенча уртак киңәшмә оештырылды. Очрашуны Альберт Кәримов уздырды, аның барышында алга таба серияләп җитештерү планнары билгеләнде.

Очрашуда шулай ук А.Г.Ромашин исемендәге "Технология" ОБФҖП генераль директоры Андрей Силкин да катнашты. Ул Татарстан сәнәгатендә ихтыяҗлы булырга мөмкин предприятиенең перспективалы продукциясен күрсәтте.

 

Бүген министр урынбасары Герман Лернер Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илче Имомуддин Сатторов җитәкчелегендәге Таҗикстан Республикасы делегациясе белән очрашу уздырды. Эшлекле очрашуда Татарстаннан "Татнефть" ГАҖ, "КАМАЗ" ГАҖ, "Казанский Гипронииавиапром" АҖ, "РАЦИН" АҖ, "ПО "Зарница" ҖЧҖ һ.б. сәнәгый предприятиеләрнең вәкилләре катнашты. Очрашу барышында ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерү һәм республикалар арасында тышкы сәүдә әйләнешен (2018 ел йомгаклары буенча ул 12,5 млн доллар тәшкил иткән) арттыру мәсьәләләре турында сүз барды. Асылда, Татарстанда орлыклык бәрәңге сатып алу, таҗик хуҗалыкларында авыл торак пунктларын су белән тәэмин итүне оештыру өчен сыйфатлы стеклопакет трубаларына ихтыяҗлы булуы, КАМАЗ белән проектны торгызу һ.б. турында сөйләшү булды.

"Киләсе өч елда безнең республикада икътисад индустриаль-аграр юнәлешкә күчәчәк. Шуңа күрә дә Татарстан машина төзелеше комплексы продукциясе һәм авыл хуҗалыгындагы нәтиҗәле технологияләр безнең өчен билгеле бер кызыксындыру тудыра", – дип белдерде Имомуддин Сатторов.

Үзенең визиты барышында делегация шулай ук Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасында, " Эйдос-Медицина" ҖЧҖ, "Химград" технополисында, Казан (Идел буе) федераль университетында һәм Kazan Expo Халыкара күргәзмәләр комплексында да булды.


27
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Альберт Кәримов Инновацияләргә ярдәм итү фонды генераль директоры киңәшчесе Иван Бортник белән очрашты. Министрга "Идея" технопаркы оешуның 15 еллыгы уңаеннан Инновацияләргә ярдәм итү фонды генераль директоры С.Поляков исеменнән Директорлар советы рәисе Р.Моратовка мөрәҗәгать итүле котлау адресы тапшырылды.

"Юл башында технопаркның перспективалары хакында объектив күзаллавы бик кыен иде, ләкин хәзер "Идея" технопаркы яңа проектларны үстерү өчен ышанычлы нигез булдырды, дип әйтергә була", – дип ассызыклады Иван Бортник.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер Башкириянең нефть-газ секторы предприятиеләре белән түгәрәк өстәл эшендә катнашты, әлеге чара Россия сәнәгый форумы кысаларында уза. Очрашуда Татарстан предприятиеләре белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында сүз барды.

Шулай ук сәфәре барышында ул "Уфа мотор төзү җитештерү берләшмәсе" ААҖ булды, Уфа авиация техник университеты технопаркында һәм Уфа нефть техник университеты технопаркында, шулай ук "Оргнефтегаз" ФҖБ ҖЧҖ булды.


26
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының бишенче Халыкара Автомобиль Форумы кысаларында TIAF-2019 күргәзмәсе ачылган көнне автомобиль төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү буенча эшлекле форум узды. Автосәнәгатьтәге перспективалар һәм инновацияләр кертү төп темалар буларак билгеләнде.

Альберт Кәримов үзенең чыгышында республиканың автомобиль сәнәгате торышы турында сөйләде. Автомобиль сәнәгате республиканың машина төзелешендә әйдәп баручы тармак булып тора, күп очракта республика үсешенең икътисадый һәм социаль үсеш дәрәҗәсен билгели. Республика автосәнәгате өлешенә Татарстан Республикасында сәнәгый җитештерүнең 10%ы туры килә, бу исә 272 млрд сум тәшкил итә. 2018 елда республикада 52,6 мең йөк автотранспорт чарасы һәм 22,8 мең җиңел автомобиль җитештерелгән. Тармак предприятиеләрендә 46 мең тирәсе кеше хезмәт итә. Моннан тыш, тармакның чиктәш өлешләрендә дистәләрчә мең эш урыннары булдырыла. Автомобиль техникасы җитештерү электротехник, химик, җиңел һәм башка сәнәгать тармаклары предприятиеләре белән тыгыз кооперациядә гамәлгә ашырыла.

"Татарстанның автомобиль төзелеше өлкәсендә инрафструктура үсеш алган, шулай ук дәүләт ярдәме системасы оештырылды, югары технологияле предприятиеләрне арттыру буенча чит ил инвесторлары белән актив эш алып барыла. Моңа дәлилләмәләрнең берсе булып әлеге форум тора, мин ышанам, ул үзебезнең илдәге автомобиль сәнәгатен техник һәм технологик модернизацияләү эшенә сизелерлек зур файда китерер һәм дөнья базарында аның көндәшлеккә сәләтле булу дәрәҗәсен арттырыр, ә катнашучылар арасындагы ачыктан-ачык һәм кызыклы диалог тармакка үсеш векторын бирер һәм күп кенә сорауларга җавап табарга булышыр", – дип билгеләде министр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International