Бүген министр урынбасары Герман Лернер Россия Федерациясендә Мисыр Гарәп Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ихаб Наср белән очрашты. Татарстан белән Мисыр арасындагы хезмәттәшлек Татарстан Республикасының тышкы икътисадый эшчәнлегендәге төп юнәлешләрнең берсе булып тора, Россия-Мисыр мөнәсәбәтләре кысаларында Мисыр белән багланышларны үстерүгә зур игътибар бирелә.
Очрашуда Татарстан предприятиеләре вәкилләре катнашты. Яклар сәнәгатьнең төрле өлкәләрендә яңа проектлар кысаларында хезмәттәшлек итүнең киләчәге, шулай ук Татарстан делегациясенең быелның язында планлаштырылган Мисырга визиты турында фикер алышты.