Бүген Альберт Кәримов Инновацияләргә ярдәм итү фонды генераль директоры киңәшчесе Иван Бортник белән очрашты. Министрга "Идея" технопаркы оешуның 15 еллыгы уңаеннан Инновацияләргә ярдәм итү фонды генераль директоры С.Поляков исеменнән Директорлар советы рәисе Р.Моратовка мөрәҗәгать итүле котлау адресы тапшырылды.
"Юл башында технопаркның перспективалары хакында объектив күзаллавы бик кыен иде, ләкин хәзер "Идея" технопаркы яңа проектларны үстерү өчен ышанычлы нигез булдырды, дип әйтергә була", – дип ассызыклады Иван Бортник.