26 февральдән 28енә кадәр Казанда автосервис өчен автоөлешләр, компонентлар һәм җайланмалар өлкәсендә әйдәп баручы күргәзмә бренды булган Automechanika булышлыгында, бишенче мәртәбә Автомобиль төзелеше буенча TIAF supported by Automechanika 2019 халыкара форумы уза. Татарстан Республикасы өчен форумның уникальлеге аның төбәккә мөнәсәбәтле булуы белән аңлатыла. Биш ел эчендә TIAF Идел буенда автокомпонентлар индустриясе өчен әһәмиятле чара статусын алды. Аның концепциясенә эшлекле чаралар уздыру, әһәмиятле автоҗитештерүчеләрнең һәм автокомпонентлар белән тәэмин итүчеләрнең казанышларыннан күргәзмә экспозициясе, шулай ук Татарстан Республикасындагы сәнәгый мәйданчыкларны карау керә.
Быел Форум һәм күргәзмә яңа мәйданчыкта - "Казан Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Мәйданны үзгәртү чараны күләмен арттыру һәм аны яңа дәрәҗәгә чыгару зарурлыгы белән аңлатыла. "Казан" халыкара аэропорты янәшәсендә урнашкан яңа конгресс-күргәзмә үзәгендә кирәкле заманча барлык инфраструктура бар һәм берничә кеше катнашындагы эшлекле сөйләшүләрдән башлап дөнья чемпионаты зурлыгындагы теләсә нинди чараны үткәрү мөмкинлеген бирә.
TIAF supported by Automechanika форумының эш программасына пленар утырыш, тармактагы танылган экспертлар катнашында эш сессияләре, автоҗитештерүчеләр ягыннан сатып алучылар белән бизнес-очрашулар һәм Россия автосәнәгатен үстерүнең иң актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышулар кертелгән. Форумда автосәнәгатькә инновацияләрне кертү перспективалары һәм үзенчәлекләре турында сөйләшәчәкләр.
TIAF supported by Automechanika форумы эшенең икенче көнендә, 27 февральдә, автоҗитештерүчеләрнең һәм күмәртәләп сатып алучыларның Россия тәэминатчылары белән турыдан-туры сөйләшүләренең махсус сессиясе - В2В очрашулар узачак. Чакырылган катнашучылар арасында: COSHKUNOZ ALABUGA, ОЭЗ «АЛАБУГА», ОАТ, Avtotor, ARNPO, Elaz, DAIMLER KAMAZ RUS, Ford Sollers, Kamaz, PSA Group, Renault Russia кебек компанияләр, Самара өлкәсе Автомобиль сәнәгате кластеры, "Тропза" ЯАҖ.
Өченче көндә Ford Sollers җитештерү мәйданчыгына (Яр Чаллы) бару планлаштырыла.
Форум экспозициясендә Россия, Төркия һәм Кытайдан әйдәп баручы автоҗитештерүчеләрдән, автомобильләргә хезмәт күрсәтү өчен запас өлешләр, автокомпонентлар, җайланмалар җитештерүчеләрдән һәм җиткерүчеләрдән эшләр булачак, алар яңа әйберләрне һәм иң яхшы продуктларны күрсәтәчәк.
TIAF supported by Automechanika 2019 форумының күргәзмә экспозициясе кысаларында өченче ел рәттән Кытай автомобиль компонентлары җитештерүчеләреннән милли экспозиция күрсәтеләчәк. Анда Кытайдан 100 якын компания катнашачак, алар тормоз камераларын һәм дисклар, фильтрлар, кондиционерлар, радиаторлар, тизлек күчерү тартмаларын һәм аларга запас өлешләр, фаралар, пыяла чистарткычлар, кабызу кәтүкләре һәм күп кенә башка әйберләрне күрсәтәчәк.
TIAF supported by Automechanika өч көн эчендә үз продукцияңне һәм хезмәтләреңне потенциаль сатып алучыларның күпчелегенә күрсәтү, автомобиль җитештерү, аны төзәтү һәм хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче компанияләрнең һәм автокомпонентларны күмәртәләп һәм ваклап сату белән шөгыльләнүче предприятиеләрнең вәкилләре белән турыдан-туры эшлекле элемтәләр урнаштыру мөмкинлеген бирә.
Чара уздырылган көннәрдә "Казан Экспо" ХКҮ кадәр "Җиңү Проспекты" метро тукталышыннан, 10.00 сәгатьтән башлап, һәр 30 минут саен түләүсез шаттллар йөреп торачак.
Тулырак мәгълүматларны Сез www.tiaf-forum.ru сайтыннан ала аласыз.
26 февральдә 2019 елда беренче мәртәбә ТР фармацевтика һәм медицина сәнәгатен үстерү мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеменең утырышы уздырылды. Утырышта медицина эшләнмәләре һәм техникасы җитештерүчеләрнең ("Казан медик-инструменталь заводы", "Позис" суыткыч җайланмалары заводы, "Медтехника" ФҖБ һ.б.) әлеге эшләнмәләрне яңа ЕА33 кагыйдәләре буенча 2021 елга кадәр яңадан теркәү зарурилыгына бәйле мәсьәләләре хакында сүз барды, әлеге эш шактый финанс һәм вакыт таләп итәчәк, шулай ук үзебезнең илдә җитештерелгән эшләнмәләр өчен НДСның нульле ставкасын гамәлдән чыгару турында тәкъдим каралды, бу хәл аларның бәясен 20%ка арттырачак һәм базарда көндәшлеккә сәләтле булу дәрәҗәсен киметәчәк.
Утырышта катнашучыларга Медицина сәнәгать паркы оештыру буенча "ФармМедПолис Республики Татарстан" ҖЧҖ проекты күрсәтелде, аның максаты – тармактагы компетенцияләрне үстерү, инновацияле чишелешләр һәм мәгариф программалары эшләү.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча медицина сәнәгате предприятиеләренә басымны киметү чараларын күрү турында федераль вазыйфаи затлары адресына тәкъдимнәр әзерләү, "ФармМедПолис Республики Татарстан" ҖЧҖ проектын хуплау һ.б. турында карарлар кабул ителде.
"Нижнекамскнефтехим" ГАҖ олигомер һәм гликоль заводында елына 3 мең тонна куәте белән КДИ-М катализаторы җитештерү буенча яңа эш башланып китте. Яңа производство 2016 елда елына 330 мең тоннага кадәр СКИ-3 изопрен каучугы җитештерүне үстерү буенча инвестиция проектын тормышка ашыру кысаларында төзелә башлаган иде. Производствода гыйнвар азагында эшләтеп җибәрү-көйләү һәм эшкә җигү операцияләре башланды. Катализаторның беренче партиясе 14 февральдә алынган.
Органик кушылмалы молекуладан водород аерып чыгаручы КДИ-М маркасындагы микросферик алюмохром катализаторы изобутанны аерып чыгарып изобутиленны һәм изопентанны аерып чыгарып изоамиленнарны синтезлау өчен кулланыла. Түбән Каманың КДИ-М катализаторы югары дәрәҗәле актив булуы һәм селективлылыгы белән аерылып тора, ул продукт чыгаруны тотрыклырак итүне тәэмин итә.
Хәзерге вакытта елына 2 мең тонна куәтендәге производство белән берлектә КДИ-М катализаторын чыгару буенча яңа производство икесе бергә "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ бүлекчәләрендә аерып чыгаручы катализаторларга булган ихтыяҗны тулысынча канәгатьләндерәчәк, башка җитештерүчеләрдән әлеге продуктны сатып алу зарурлыгы бетә.
“Нижнекамскнефтехим” ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча
Боровое Матюшинода урнашкан "Волга" яшьләр лагерында Татарстандагы эшче яшьләр активының беренче слеты старт алды. Очрашу ел саен уздырыла торган "Наше время-Безнең заман" эшче яшьләр иҗатының республика телевизион фестиваленә әзерлеккә багышланган иде.
Слет семинар-тренинг форматында уза. Өч көн дәвамында Мәскәүнең һәм Казанның әйдәп баручы сәхнә осталарыннан мастер-класслар һәм тренинглар, түгәрәк өстәлләр һәм конкурста Гран-при алучылар һәм узган елларда фестивальдә җиңеп чыгучылар белән очрашулар узачак.
Шулай ук февраль азагында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның ел саен уздырыла торган "Наше время-Безнең заман" эшче яшьләр иҗатының республика телевизион фестивале активистлары һәм анда җиңүчеләр белән очрашуы планлаштырылган.
Бүген ТР Сәнәгать министрлыгында Альберт Кәримов Үзбәкстан Республикасы Икътисад һәм сәнәгать министрлыгыннан коллегалары белән очрашты.
Махсус икътисади зоналарны һәм сәнәгый мәйданчыкларны оештыруда һәм үстерүдә Татарстанның алдынгы тәҗрибәсе белән уртаклашу очрашуның төп мотивына әверелде. Үзбәкстан Республикасы вәкилләрен аеруча республикалар арасында сәүдә әйләнешен арттыру, Россия инвесторларын җәлеп итү һәм кояшлы республика территориясендә зур сәнәгый проектларны тормышка ашыру, шулай ук яшьләр арасында эшче һөнәр компетенцияләрен үстерү ихтималы кызыксындырды.
"Үзара хезмәттәшлек итү файдалы булырга тиеш, дип саныйбыз", – дип белдерде Үзбәкстан Республикасы икътисад һәм сәнәгать министры урынбасары Жасур Арипов.
"Без әзер", – дип җавап бирде министр.
Бүген ТР Сәнәгать министрлыгында Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү эшен оештыру һәм координацияләү буенча эш төркеме утырышы булды. Утырышта Топгаз Россия компанияләре, ТАИФ-НК АЗС, Камаз, Раритэк, коммерция транспортын җитештерүче чит ил компанияләре вәкилләре, муниципаль районнарның, республика министрлыкларының һәм башка ведомстволарның вәкилләре катнашты. Очрашуны министр урынбасары Алексей Савельчев уздырды.
Очрашу барышында ТР Теләче муниципаль районы территориясендә табигый газны сыегайту комплексын төзү буенча проекттагы агымдагы хәл турында, салым салу һәм субсидияләү һәм АЗСта сыегайтылган табигый газның газ белән тәэмин итү блокларын урнаштыру турында тәкъдимнәр хакында фикер алыштылар.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Германиягә эшлекле сәфәр кылды.
20 февраль көнне Татарстан делегациясе Мюнхенда эшләде. Көннең беренче яртысында Rohde&Schwarz компаниясенә визит ясалды. Бәйсез технологик төркем элемтә, мәгълүмат һәм куркынычсызлык өлкәсендә сәнәгый һәм дәүләт кулланучылары өчен инновацияле продуктларның киң җыелмасын эшләп чыгара, җитештерә һәм базарга чыгара. Rohde&Schwarz компаниясе җитештергән җайланмалар 2018 елгы Дөнья чемпионаты вакытында файдаланылды.
Алга таба Бавариянең Икътисад, төбәк үсеше һәм энергетика министрлыгында Татарстан-Бавария форумы оештырылды. Бавариянең эшлекле даирәләренә Альберт Кәримов республиканың сәнәгый потенциалын күрсәтте, шулай ук панель дискуссиясендә катнашты, анда Татарстанның һәм алманнарның хакимият органнары белән бизнеска юнәлдерелгән хезмәттәшлеге буенча тагын да җентеклерәк мәсьәләләр турында сөйләшү булды.
Предприятие сату күләменең тотрыклы үсешен һәм чиста табыш артуын күрсәтә. "Казан мотор төзү-җитештерү берләшмәсе" АҖнең 2018 елдагы табышы 11,8 млрд сум тәшкил иткән (план күрсәткечләренә карата 100%). Узган елга караганда чагыштырмача артым +26% (2017 ел – 9,34 млрд сум). 2018 ел нәтиҗәләре буенча (+)709,1 млн сум күләмендә яки 2017 ел фактына карата 139% күләмендә чиста табыш көтелә.
2018 елда 19 тулы комплектлы агрегат, субтәэминатчы җайланмасы белән 18 ГПА блогы һәм 108 газ-турбина двигателе (яңалары һәм төзәтелгәне) сатылган.
2019 елда КМПО коллективы алдында торган төп максатлар – товар продукциясе чыгаруны һәм, әлбәттә инде, сату күләмен арттыру. Быелгы елга заказлар портфеле тулысынча формалаштырылган. 12,5 млрд сум күләмендә сату күләме планлаштырыла. 27 агрегат әзерләргә туры киләчәк. 82 яңа һәм ремонтланган газ-турбина двигательләре сатылачак. Төп партнерлар булып эре нефть-газ компанияләре тора: "Газпром" ГАҖ, "Лукойл" ГАҖ, "НОВАТЭК" ГАҖ, "РЭМ Холдинг" АҖ.
"КМПО" АҖ матбугат хезмәте материаллары нигезендә
2019 елның 13-15 февраль көннәрендә "Казан Экспо" халыкара күргәзмәләр комплексы мәйданчыгында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе булды.
Күргәзмә экспозициясен карау барышында делегациягә агросәнәгать комплексында газ-мотор ягулыгын кертүне гамәлгә ашыручы Татарстан Республикасы компанияләренең коллектив стенды күрсәтелде. ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы белешмәләренә караганда, республиканың агросәнәгать комплексында газ-мотор ягулыгы кертелә – 300 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы табигый газда эксплуатацияләнә, ә 2018 елда "Полесье" комбайнын тест рәвешендә эксплуатацияләп карау тәҗрибәсе, сыек мотор ягулыгы белән чагыштырганда, чыгымнарның өч мәртәбә кимүен тәэмин иткән.
Үз чиратында, "РариТЭК" компаниясе үзе җитештергән криобакларны күрсәтте, алар конструкциясендә импорт комплект өлешләре файдаланылмый. Хәзерге вакытта 150 литрдан 500 литрга кадәр сыйдырышлы криобак чыгару эше җайга салынган. Әлеге эшләнмә, сыегайтылган табигый газ куллануны җәелдерү потенциалы белән берлектә, импорталмаш буенча да зур потенциал ача – моңа кадәр Россиядә криобаклар серияләп чыгарылмый иде.
Ягулыкны саклауның нәкъ менә криоген системалары авыл хуҗалыгы һәм юл-төзелеш техникасында табигый газ куллануны җәелдерергә булышачак, чөнки урнаштыру өчен азрак габарит таләп итә, җиңелрәк, техниканың йөк күтәрүчәнлегенә йогынты ясамый диярлек һәм өстәмә тәэмин итмичә дә оптималь мотосәгать эшләргә мөмкин.
Авыл хуҗалыгы техникасы өчен двигательләрнең газ версияләрен эшләү "РариТЭК" экспозициясендә аерым темага әверелде. Агросәнәгать комплексында файдаланыла торган двигательләрнең 50%ыннан артык өлеше – "Минск мотор заводы"ның 4 һәм 6 цилиндрлы двигательләре. Шуңа күрә дә, авыл хуҗалыгы техникасында газ-мотор ягулыгын куллануны җәелдерү максатында, 2019 елның икенче кварталында "РариТЭК" компаниясе белән "Минск мотор заводы" арасында әлеге двигательләр өчен газ-мотор версияләренең прототипларын эшләү буенча Килешү имзалау планлаштырыла, ә 2019 ел азагында прототипларны апробацияләү йомгаклары буенча һәм компоновкалау чишелешләре нигезендә сәнәгый җитештерү турында карар кабул ителәчәк.
Агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлегенең түгәрәк өстәле кысаларында "РариТЭК" компаниясенең дизель ягулыгын 100% алмаштырып, табигый газда эксплуатацияләү өчен дизель техникасын конвертацияләү тәҗрибәсе каралды. "РариТЭК" компаниясе инде хәзердән үк авыл хуҗалыгында табигый газдан файдалану мөмкинлеген бирә торган технологияне эшләгән. Әлеге технология нигезендә ТР агросәнәгать комплексында 4000 мең "КАМАЗ" йөк автомобильләрен һәм "Кировец" тракторларын конвертацияләү мөмкинлеге бар. Газ-дизель ягулыгы белән чагыштырганда, әлеге технология максималь экономия тәэмин итә. Конвертацияләү өчен җайланма комплектлары һәм RGK двигательләре 7 млн артык чакрымда уздырылган тест эксплуатациясе барышында үзләренең ышанычлы булуын күрсәткән, алар сертификатлы һәм "Майский совхозы" кебек республиканың зур агрохолдингларында инде эксплуатацияләнә.
Агросәнәгать форумын уздыру нәтиҗәләре буенча ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы "РариТЭК" компаниясенең мотор ягулыгы сыйфатында табигый газ куллануны җәелдерү буенча эшләнмәләрен уңай бәяләде.
"РариТЭК Холдинг" АҖ материаллары буенча
Предприятиеләрне "Төбәкләр – тотрыклы үсеш" еллык иҗтимагый премиясе" конкурсында катнашырга чакырабыз. Әлеге конкурс ел саен уздырыла һәм Россия Федерациясе территориясендә Россия Федерациясе Хөкүмәте, Россия Федерациясенең Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы теләктәшлегендә дәүләт ярдәме белән яки дәүләт катнашында инвестиция проектларын тормышка ашыруга багышланган.
Конкурсны оештыручылар: "Сбербанк России" ГАҖ, "Банк ВТБ" ГАҖ һәм "Россельхозбанк" АҖ.
Конкурс инвестиция проектларын сайлаганда, тормышка ашыруга әзерләгәндә һәм кредит бирүдә махсус шартлар биреп һәм предприятиеләрне инвестицион яктан финанслап тормышка ашырганда "бер тәрәзә" моделеннән гыйбарәт.
Конкурс турында тагын да тулырак мәгълүматлар рәсми сайтта урнаштырылган: www.infra-konkurs.ru һәм әлеге телефон буенча: 8-800-775-10-73.