Татарстан Республикасының Автомобиль төзелеше буенча V халыкара форумы төгәлләнде

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

26 февральдән 28енә кадәр Казанда  автосервис өчен автоөлешләр, компонентлар һәм җайланмалар өлкәсендә әйдәп баручы күргәзмә бренды булган Automechanika булышлыгында, бишенче мәртәбә Автомобиль төзелеше буенча TIAF supported by Automechanika 2019 халыкара форумы узды. Чираттагы мәртәбә TIAF Идел буенда автокомпонентлар индустриясе өчен әһәмиятле чара статусын раслады.

Чараны оештыручылар: Европа Бизнесы Ассоциациясе (АЕБ), Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Messe Frankfurt GmbH Россия вәкиллеге, "Казан ярминкәсе" ААҖ.

Форумны һәм күргәзмәне ачуга багышланган тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Р.К. Нигъмәтуллин, Европа Бизнесы Ассоциациясе генераль директоры Доктор Франк Шауфф, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры А.А. Кәримов, Уртак Форд Соллерс предприятиесе Президенты А.Ш.Ширинов, Messe Frankfurt Exhibition GmbH (Мессе Франкфурт Экзибишн Гмбх) Вице-президенты Михаэль Йоханнес, "Мессе Франкфурт Рус" ҖЧҖ генераль директоры Ойген Аллес, Чжэцзян Провинциясенең Халыкара Конгресслар һәм Күргәзмәләр Компаниясе генераль директоры ассистенты Чжао Синм, Кытай Халык Республикасының Казан шәһәрендәге генераль консулы урынбасары Чэн Вэй катнашты.

Беренче көнне эш программасы кысаларында Пленар сессия булды, аның кысаларында автомобиль тармагындагы актуаль бурычлар һәм аны алга таба үстерү турында, тармакка булган дәүләт ярдәменең төрләре һәм заманча автомобиль төзелешенең төп векторлары турында сөйләшү булды. Форумда катнашучыларда пилотсыз автомобиль булдыру идеясе зур кызыксыну уятты.

Форумның икенче көне сатып алулар һәм производствоны локальләштерү мәсьәләләренә багышланды. Шулай ук әлеге көнне автоҗитештерүчеләр һәм сатып алучыларның Россия тәэминатчылары белән В2В-очрашулары да узды. Катнашучылар арасында: COSHKUNOZ ALABUGA, ОЭЗ «АЛАБУГА», ОАТ, Avtotor, ARNPO, Elaz, DAIMLER KAMAZ RUS, Ford Sollers, Kamaz, PSA Group, Renault Russia кебек компанияләр, Самара өлкәсе Автомобиль сәнәгате кластеры, "Тропза" ЯАҖ.

Күргәзмә һәм Форум эшенең икенче көнендә Кытай җитештерүчеләре һәм 1 дәрәҗәле тәэминатчылар белән бизнес-очрашулар узды, алар барышында 90 якын сөйләшү гамәлгә ашырылды.

27 февраль көнне күргәзмә экспозициясенең эш программасы кысаларында автосервислар җитәкчеләре өчен "Автосервис сатуларын иң киме 15%ка ничек арттырырга – гамәли рецептлар" темасына семинар булды. Семинарның спикеры булып атаклы автоэксперт һәм "Дөрес автобизнес" проекты җитәкчесе Роман Гуляев чыгыш ясады.

Форум күргәзмә экспозициясендә Россия, Төркия һәм Кытайдан әйдәп баручы автоҗитештерүчеләрдән, автомобильләргә хезмәт күрсәтү өчен запас өлешләр, автокомпонентлар, җайланмалар җитештерүчеләрдән һәм җиткерүчеләрдән эшләр булды, алар яңа әйберләр һәм иң яхшы продуктларны күрсәтелде.

Экспонентлар арасында: Ford Sollers компаниясе, Төркия Автомобиль Сәнәгате Экспортерлары Берлеге – OIB (Төркия), "Лосев" ФҖП ҖЧҖ (Сколково резиденты),  FRISTOM (Польша), Лунфэй (Кытай) Хэйлунцзян фәнни-техник компаниясе, "Энергомаш" ЯАҖ, "ПромТехПласт" ҖЧҖ, GOLDEN SNAIL, "АВК-ОТО" ҖЧҖ, "Авольта Рус" ҖЧҖ, Webasto компаниясе дилеры "АДС" ҖЧҖ, "АтлантАвто" ҖЧҖ, "Беккери Компани" ҖЧҖ, "БелОМО" ААҖ (Беларусь Республикасы), "ЕвроАЛКА" ҖЧҖ, "Завод Профтермо" ҖЧҖ, "Кинетика-М" ҖЧҖ, "Компания Турбонайзер" ҖЧҖ, РемКом, "Тат-Экспорт" ҖЧҖ, "Блик" СЙ ҖЧҖ, "Весь Мир" Тукылмаган Материаллар Фабрикасы ҖЧҖ һ.б.

"КАМАЗ" ГАҖ 50 еллыгы уңаеннан күргәзмә экспозициясендә "Дакар" раллиенда катнашкан "КАМАЗ-Мастер" автомобиле күрсәтелде.

TIAF supported by Automechanika 2019 форумының күргәзмә экспозициясе кысаларында өченче ел рәттән Кытай автомобиль компонентлары җитештерүчеләреннән милли экспозиция күрсәтелде. Анда Кытайның 60 артык компаниясе катнашты.

1 дәрәҗәле тәэминатчылар буларак түбәндәге компанияләр катнашты: Taizhou Greco Rubber Belt Co. Ltd, Ruili Group Ruian Auto Parts Co Ltd, Heze OU Des Nozzle Pump Co. LTD, Jiangsu Yarujie Auto Parts Co. Ltd, Xingtai City Tight Rubber Product Co. LTD, Zhejiang Nessie Import and Export Trade Co. LTD, Brother Star Auto Fittings Co. Ltd, Zhejiang Shunwo Auto Parts Manufacturing Co. Ltd, Yueqing Hualong Mechanical Accessories Factory, Wenzhou Ammysun Auto Parts Co. Ltd һәм башкалар. Анда алар тормоз камераларын һәм дисклар, фильтрлар, кондиционерлар, радиаторлар, тизлек күчерү тартмаларын һәм аларга запас өлешләр, фаралар, пыяла чистарткычлар, кабызу кәтүкләре һәм күп кенә башка әйберләрне күрсәтте.

Форумның өченче көнендә делегатлар Яр Чаллы шәһәрендәге Ford Sollers җитештерү мәйданчыгын карады.

"Казан ярминкәсе" КҮ матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International