ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Республиканың һәр районында Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының үз төбәк вәкиле барлыкка киләчәк.

Хәзер кече һәм урта бизнес вәкилләре Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды күрсәтә торган ярдәм чаралары буенча төбәк вәкиленнән консультацияләр ала алачак.

Хәзерге вакытта Әлки, Әлмәт, Арча, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Лаеш, Мөслим, Түбән Кама, Тукай, Чистай, Чирмешән, Ютазы районнарында, шулай ук Яр Чаллы шәһәрендә вәкилләр эшли.

Әгәр дә сез актив икән, эшкуарлык бергәлеге турында беләсез, йә булмаса үз муниципаль районыгызда эшкуарларга ярдәм итү теләгегез булса һәм әлеге эшкә керешергә әзер булсагыз, түбәндәге адреска резюме юллагыз: Vyacheslav.Andronov@tatar.ru яки (843) 524-90-90 кайнар линия телефоны буенча шалтыратыгыз.

ТР ЭЯФ тиешле хезмәт хакын, карьерада үсү ихтималын һәм төрле яклы үсеш алуны тәкъдим итәргә әзер.

ТР ЭЯФ матбугат хезмәте материаллары буенча


13
март, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 10 апреленнән 12сенә кадәр "Казан Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәге территориясендә Татарстан халыкара энерго-ресурс нәтиҗәлелеге форумы узачак.

"Энерго-ресурс нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау" халыкара симпозиумы һәм "Энергетика. Ресурс саклау" халыкара махсус күргәзмәсе 20 елдан артык уздырылып килә һәм быелдан башлап Татарстан халыкара энерго-ресурс нәтиҗәлелеге форумы (алга таба – ТЭФ) дигән бердәм исем астында уза башлаячак.

Күргәзмә чараларын һәм эш программасын берләштергән форум экспертлар бергәлеге ягыннан югары танылу алды, ел саен үзенең югары статусын раслап килә, файдалы эшлекле очрашулар, компанияләрнең презентацияләре, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре һәм тармактагы партнерлар белән энергетика нәтиҗәлелеге һәм энергия саклауның инновацияле методлары буенча актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышу мәйданчыгы булып тора.

Форум, гадәткә әйләнгәнчә, республикадагы беренче затлар, федераль һәм төбәк хакимият органнары вәкилләре, РФ төбәкләреннән һәм чит илләрдән дәрәҗәле кунаклар катнашында уза.

Форум мәйданчыгында энергетика нәтиҗәлелеге, шул исәптән газ-мотор ягулыгы базарын үстерү, альтернатив энергетика чыганакларын куллану, производствоны цифрлаштыру өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр хакында сөйләшү булачак, шулай ук заманча энергетика ягыннан нәтиҗәле технологияләр һәм энергияне саклау буенча инновацияле методлар күрсәтеләчәк.

Сезне Татарстанның халыкара энерго-ресурс нәтиҗәлелеге форумында көтеп калабыз!

Рәсми сайт  http://tef.tatar/index.html

Катнашучыларны теркәү: http://tef.tatar/registration.html

Форумның эш программасы: http://tef.tatar/program/programm/

Бүген ТР Сәнәгать министрлыгында Төркиянең ABT Yapı компаниясе вәкилләре республикага булган визиты кысаларында Татарстанның сәнәгый потенциалы белән танышты, шулай ук корпорация географиясен киңәйтү буенча үзләренең ниятләре турында җиткерде.

 "Без үзебезнең эшчәнлекне Россия территориясендә җәелдерергә телибез – Татарстан безнең өчен сәнәгать, төзелеш, инвестицияләр өлкәсендә кызык", – дип ассызыклады компаниянең генераль директоры урынбасары Эркан Йылдыз. Очрашуны Герман Лернер уздырды.

Өстәмә:

ABT Yapı – Төркиядә һәм чит илләрдә сәнәгый һәм инфраструктур проектларны тормышка ашыру өлкәсендә эшли торган төзелеш компаниясе.

Түбәндәге проектлар буенча АКШ доллары белән 200 млн. артык суммага актуаль төзелеш контрактларына ия:

– Төркиянең Измир провинциясендә нефть эшкәртүче STAR заводы;

 – компрессор һәм исәпкә алу станцияләрен төзү;

– метанол саклау терминалын төзү;

– SONELGAZ (Алжир) – 700 МВт электр станциясен төзү һ.б.


12
март, 2019 ел
сишәмбе

Бүген ТР Сәнәгать министрлыгына Япония делегациясе килде. Делегация составында химия предприятиеләре вәкилләре бар иде. Очрашуны министр урынбасары Алексей Савельчев уздырды.

Очрашу барышында республиканың сәнәгый потенциалы, шулай ук япон җитештерүчеләренең, асылда "Окицумо Инкорпорейтед" компаниясенең Татарстанда сәнәгать предприятиеләре өчен силикон нигезендә термототрыклы буяу производствосына нигез салу яки әзерләү технологияләренең транзитын гамәлгә ашыру мәнфәгате турында сүз барды.

Альберт Кәримов Лаеш муниципаль районында урнашкан "Полимикс Казань" ҖЧҖ сәнәгый мәйданчыгында булды.

Предприятие җитәкчесе Ришат Вәлиев предприятиегә презентация үткәрде, җитештерү куәтләрен, цехларны һәм лабораторияләрне, шулай ук әзер продукция үрнәкләрен күрсәтте.

Моннан тыш, предприятие территориясендә муниципаль район башлыгы Михаил Афанасьев белән киңәшмә булды, аның барышында компаниянең сәнәгый җитештерүен үстерү һәм предприятиегә мөмкин булган дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләштеләр.

Бүген ТР сәнәгать министры Альберт Кәримов махсус энергонәтиҗәле климатик җайланмалар җитештерү буенча "Вентиляция технологияләре" ҖП" ҖЧҖ ("ФОРТЭКС" ДК) предприятиесендә булды.

"Фортэкс" ҖЧҖ генераль директоры Рәүф Галләмов компаниянең җитештерү мөмкинлекләренә презентация ясады. Очрашуда катнашучылар суыткыч җайланмалар җитештерү буенча инвестиция проектын тормышка ашыру, предприятиенең экспорт мөмкинлекләре, цифрлы предприятие элементларын кертү, дәүләт ярдәме чараларын алу һ.б. мәсьәләләр турында сөйләште.

2019 елда "КМПО" АҖ Казан мәйданчыгында хезмәткәрләр өчен тариф ставкаларын, окладларны һәм премия түләү күләмнәрен арттыруга өстәмә акча юнәлдереләчәк.

Һәр хезмәткәрдә берләшмәдәге эшнең гомуми күрсәткечләрен яхшыртуда, вазыйфаи бурычларны вакытында һәм сыйфатлы итеп башкаруда, тапшырылган участок өчен җаваплылык хисен арттыруда матди кызыксындыру хисен көчәйтү максатларында Казанның җитештерү мәйданчыгында эшләүче хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы быелның азагына 46 000 мең сумга җитәргә тиеш. 2018 ел белән чагыштырганда, ул 21%ка күбрәк.

Моның өчен бүлекчәләрнең гомуми эш нәтиҗәләре өчен кварталлык премия кертелә. Премия күрсәткечләрен үтәгән шарт белән премия түләү башкарылачак.

Премия квартал дәвамында хезмәт дисциплинасын бозганнардан һәм хисап чорында берләшмәдән куылганнардан тыш, кварталның соңгы эш көненә эшләүчеләр исемлегендә торучы барлык берләшмә хезмәткәрләренә түләнәчәк. Болар белән берлектә, тариф ставкаларын һәм окладларны арттыру хисабына хезмәткәрләрнең хезмәт хакын квартал саен индексацияләү дә дәвам итәчәк, төп җитештерү һәм РП цехларындагы төп хезмәткәрләрнең эш нормасының 1 сәгатен бәяләү күздә тотыла.

Хезмәт хакын гомуми арттырудан тыш, өстенлекле, производство өчен аеруча әһәмиятле, слесарь-төзәтүче, электромонтер кебек хезмәткәрләргә хезмәт хакын өстәмә арттыру да каралган. Бу хәл якынча 186 кешегә кагылачак. Аларның хезмәт хакы 2019 елның гыйнвар аеннан арткан һәм 2018 ел белән чагыштырмача арту күләме 18% тәшкил иткән. Инженер-технологларның хезмәт хакы арту күләме, категориясенә карап, 17% тәшкил итәчәк, мастерларныкы, класска карап, шулай ук 17%. УТК, ОГМетр контролерларының хезмәт хакын арттыруга килгәндә, өстәмә артым күләме 10% тәшкил итәчәк.

"КМПО" АҖ матбугат хезмәте материаллары нигезендә

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов "ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ТР Энергия саклаучы технологияләр үзәге" ДАУ яңа директоры белән таныштырды.

Учреждение энергетика нәтиҗәлелеге буенча гына түгел, ә хезмәт җитештерүчәнлеге, энергетиканы һәм сәнәгатьне үстерү мәсьәләләрендә дә компетенцияләр үзәге булып тора.

1997 елдан башлап Энергияне саклаучы технологияләр үзәгенә Евгений Мартынов җитәкчелек итте, ул эшләгән чорда энергияне сак тоту буенча ике закон расланды, энергетика нәтиҗәлелеге буенча 3 республика программасы тормышка ашырылды. Энергияне саклаучы технологияләр үзәгенең эше нәтиҗәсендә 2007-2018 еллар чорында Татарстанның энергиясыешлыгы 24%ка кимеде (энергиясыешлык – ул тулай төбәк продуктына карата энергия ресурсларын куллану мөнәсәбәтен күрсәтә торган күрсәткеч. Ягъни энергиясыешлык азрак булган саен, продукция җитештерү өчен энергия ресурслары шул кадәр нәтиҗәлерәк кулланыла. Татарстан әлеге күрсәткеч буенча Идел буе федераль округындагы башка төбәкләр арасында алдынгы урында тора).

Альберт Кәримов экс-директорга башкарган эшләре һәм күп еллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм яңа җитәкче – Марат Әхмәтов белән таныштырды.

"ТР Энергияне саклаучы технологияләр үзәге алдында күп төрле мөһим бурычлар тора. Алар арасында – хезмәт җитештерүчәнлеген һәм икътисадның энергетика нәтиҗәлелеген арттыру, шул исәптән энергосервис контрактлары аша, альтернатив энергетиканы һәм газ-мотор ягулыгы базарын үстерү һәм производствоны цифрлаштыру. Һич шигем юк, Үзәктәге хезмәткәрләрнең профессионаллыгы һәм компетенциясе куелган барлык бурычларны уңышлы хәл итәргә булышыр", – диде Министр.

Өстәмә:

М.Р.Әхмәров – ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча республика программалары чараларының үтәлешен тәэмин итеп, республикадагы сәнәгый җитештерү күләмнәрен һәм индексын фаразлауны хисаплап 5 елдан артык аналитик бүлек башлыгы вазыйфасын биләде, предприятиеләрнең һәм оешмаларның җитештерү-хуҗалык эшчәнлегенә һәм финанс торышына мониторинг һәм анализ ясап торды, сәнәгать предприятиеләрен цифрлаштыру һәм мөһим докладларны әзерләү мәсьәләләре белән шөгыльләнде.


11
март, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов җитәкчелегендә Штаб утырышы узды. Анда 2019-2024 елларга Татарстан Республикасының электр энергетикасын үстерү схемасын һәм программасын эшләү, WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты объектларын электр энергиясе белән өзлексез тәэмин итү, электр энергетикасы субъектларының ташу һәм янгын чыгу куркынычы янаган чорны уңышлы узуы, электр энергетикасының мөһим объектларын төзү һәм үзгәртеп кору буенча инвестиция проектларын тормышка ашыру, шулай ук 2019 елда ремонт кампаниясен үтәү турында мәсьәләләр каралды.

Чарада Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы дәүләт идарәсе, “Спорт һәм махсус проектлар дирекциясе” АКО, “СО ЕЭС” АҖ Татарстан филиалы һәм республикадагы электр энергетикасы предприятиеләре вәкилләре катнашты.


6
март, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген ТНВ каналының туры эфирында министр урынбасары Алексей Савельчевның һәм "Раритэк Холдинг" АҖ генераль директоры урынбасары Рамил Ишмаевның интервьюсы булды, анда газ-мотор ягулыгын үстерү буенча республика программасының йомгаклары һәм 2018 елгы нәтиҗәләре турында сүз барды. Моннан тыш, спикерлар алга таба перспективалар һәм 2019 елга куелган бурычлар турында да сөйләде.

Шунысын билгеләргә кирәк, Татарстан газ ягулыгы инфраструктурасын үстерү һәм кысылган табигый газдан файдалану (республика министрлыклары, ведомстволары, предприятиеләре эшенең һәм "2013-2023 елларга Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү" дәүләт программасын уңышлы тормышка ашыру нәтиҗәсе) буенча алдынгы урыннарны биләп тора. Моннан тыш, югары, уртача һәм түбән басымлы тармакланган газүткәрү челтәрләре эшли. Ләкин АГНКС челтәре республиканың барлык территориясе буйлап кысылган табигый газда йөрүче газ-мотор техникасына транспорт маршрутларын тулысынча оештыру мөмкинлеген бирми. Шуңа күрә дә автомобиль техникасын кысылган табигый газ инфраструктурасында газ белән тәэмин итү урыннарын киңәйтү юлы белән күчерүгә этәргеч бирү максатларында 2019 елдан башлап 2021 елларга кадәр сроклы "Татарстан Республикасы территориясендә автомобильләргә газ тутыручы компрессор станцияләрен төзү" дәүләт программасы гамәлгә куелган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International