Инвестиция проектларын тормышка ашыру буенча заявкалар кабул ителә башлады

2019 елның 1 марты, җомга

2019 елның 1 мартыннан 30 маена кадәр Россия Федерациясе төбәкләрендә "Төбәкләр – тотрыклы үсеш" еллык иҗтимагый премиясе" конкурсы кысаларында инвестиция проектларын тормышка ашыру буенча заявкалар кабул ителә башлады.

Конкурс "Россия Саклык банкы" ГАҖ, "Банк ВТБ" ГАҖ, "Россельхозбанк" АҖ һәм Банк "ФК Открытие" ГАҖ тарафыннан РФ Хөкүмәте ярдәмендә уздырыла.

Россия Саклык банкы тарафыннан Конкурс кысаларында килә торган инвестиция проектларын тормышка ашыру өчен махсус банк продукты булдырылган  (www.sberbank.ru/ru/legal/credits/award_regions ).

"Төбәкләр – тотрыклы үсеш" конкурсы эшләгәндә Башкортстан Республикасында, Мәскәү, Ленинград, Калининград, Вологодск һәм Липецк өлкәләрендәге проектлар уңышлы тормышка ашырылган.

Конкурсны уздыру вакытында (2011 елдан бирле) Конкурсның оештыру комитеты адресына инвестиция проектларын финанслауга 5 545 артык заявка килгән. 74 РФ субъектыннан тормышка ашыру өчен инвестиция потенциалы 2 трлн сумнан артык үз проектларын тәкъдим иткән 2120 катнашучы оештыручы банклардан кредит бирү шартлары белән уңай бәяләмәләр һәм проект өчен дәүләт ярдәменең ихтимал формалары турында РФ субъекты башкарма хакимияте органнарыннан бәяләмәләр алган.

Бүгенге көндә федерация субъектлары башкарма хакимияте органнары, кредит бирүче финанс учреждениеләре, хосусый инвесторлар һәм тормышка ашыру стадиясендә торучы проектларның хокук ияләре тарафыннан 168 млрд сумлык 154 инвестиция килешүе килештерелгән һәм имзаланган.

Карау өчен сәнәгатьнең барлык тармакларында Россия Федерациясе территориясендә тормышка ашырырга планлаштырыла торган кыска һәм озак сроклы инвестиция проектлары кабул ителә.

Конкурста проектлары җиңү яулаган эшкуарлар Россиянең иң зур банкларыннан махсус шартларда һәм тәкъдим ителгән проектны гамәлгә ашыру өчен кирәкле срокка (15 елга кадәр) кредит бирү мөмкинлекләре белән финанс ресурсларыннан файдалану мөмкинлегенә ия булачак.

Конкурста катнашу өчен инвестиция проекты заявкасын тутырырга һәм аны Төбәк координаторына юлларга, ә Заявка күчермәсен Конкурсның оештыру комитетына info@infra-konkurs.ru почта адресына җибәрегә кирәк.

Конкурста катнашу шартлары һәм сайлап алу нәтиҗәләре турында тәфсиллерәк мәгълүматларны Сез Конкурс сайтыннан: www.infra-konkurs.ru, шулай ук Оештыру комитеты хезмәткәрләреннән ала аласыз, түбәндәге күп каналлы телефон буенча: 8-800-775-10-73 (Барча Россия буйлап клиентлар өчен шалтырату бушлай).

Шулай ук Сез үзегезнең Төбәк координаторларына мөрәҗәгать итә аласыз, алар Сезгә Заявка тутырырга булышыр. Төбәк координаторларының исемлеге Конкурсны оештыру комитетының www.infra-konkurs.ru рәсми сайтында урнаштырылган.

Татарстан Республикасыннан төбәк координаторы – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы.

Икътисад министрлыгыннан җаваплы хезмәткәр – инновацион эшчәнлек бүлегенең әйдәп баручы консультанты Сазанов Олег Дмитриевич, тел: 8 (843) 524-90-42.

Рәсми сайт: www.infra-konkurs.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International