«ИННОПРОМ. Үзәк Азия» халыкара сәнәгать күргәзмәсе кырларында видеоэлемтә буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Денис Мантуров, Үзбәкстан Премьер-министры урынбасары Жамшид Ходжаев, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Навои өлкәсе Хәкиме Нормат Турсунов катнашында Нәваидагы сәнәгать мәйданчыгында «Арнест Юнигрупп Навои» предприятиесе эшләтелеп җибәрелде. Чарада ТР вице-премьеры — сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко катнашты.
Көнкүреш химиясе һәм косметика җитештерүче компания үз проектын Татарстан Республикасы ярдәме белән гамәлгә ашырды. Предприятие ел саен 85 млн.берәмлек продукция җитештерер дип планлаштырыла.
Шулай ук Денис Мантуров һәм Жамшид Ходжаев Татарстан стендын карадылар.