Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе «Навои» махсус икътисадый зонасы территориясендәге (Үзбәкстан) индустриаль парк мәйданчыкларында булды. Делегация составына ТР Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко да керде.
Монда салым, валюта һәм таможня режимнарын, керү, китү һәм чыгуның гадиләштерелгән тәртибен, шулай ук хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыруга рөхсәт алуны да кертеп, махсус хокукый режим гамәлдә.
Делегация Навои өлкәсе Хәкиме Нормат Турсунов белән очрашты.
Яклар сәнәгатьне үстерү комплексын гамәлгә ашыруның барышы турында фикер алыштылар, анда Татарстан проектны гамәлгә ашыруда консультант булып тора. Хәзерге вакытта беренче җитештерү корпусы файдалануга тапшырылган.
Делегация шулай ук Бохара сәнәгатен үстерү комплексында булды – проект Татарстан ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә сәнәгать паркы территориясендәге барлык корпуслар төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. Мәйданчыкта гидроизоляция полотносы җитештерү буенча предприятие эшли инде.
Татарстан делегациясенең Бохара өлкәсе Хәкиме Батыр Зарипов белән очрашуында төбәкләр арасында киләчәк хезмәттәшлек, шулай ук сәнәгать паркын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.