Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Тамбов өлкәсе белән хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алыштылар

2026 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Тамбов өлкәсенең сәнәгать, сәүдә һәм эшкуарлыкны үстерү министры Эдуард Никулин белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан һәм Тамбов өлкәсе предприятиеләре катнашты.

Олег Коробченко хәбәр иткәнчә, Татарстан предприятиеләре төзелеш һәм машина төзелеше продукциясе белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү яклы.

Бүген Тамбов өлкәсенә «КАМАЗ» йөк автомобильләре, «АйСиЭл Техно» компьютер техникасы, «Татхимфарпрепараты» дару препаратлары, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгенең көзге бодай орлыклары һәм башкалар кайтарыла.

Очрашуда Олег Коробченко Татарстанның сәнәгать потенциалы турында сөйләде, шулай ук яклар хезмәттәшлекне алга таба үстерү турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International