Үзбәкстанда Татарстан белән уртак завод ачылды

2026 елның 19 апреле, якшәмбе

Чирчик технопаркында (Ташкент өлкәсе) тантаналы рәвештә Piton Factory предприятиесе ачылды. Ул шинүткәргеч системаларын һәм куәтне сайлап алу блокларын җитештерәчәк. Беренче этапта инвестицияләр күләме 300 мең.доллар тәшкил иткән.

Ачылышта Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Үзбәкстан энергетика министры урынбасары Умид Мамадаминов һәм башкалар катнашты.

«Бу энергетика инфраструктурасының ышанычлы һәм нәтиҗәле эшләве өчен кирәкле продукция. Шинүткәргечләр сәнәгать предприятиеләрен, энергетика һәм шәһәр инфраструктурасы объектларын өзлексез электр энергиясе белән тәэмин итә, – диде Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы. – Без ышанабыз, Piton Factory энергетика җиһазлары белән тәэмин итү чылбырында мөһим звено булачак һәм илебезнең энергетика системаларының нәтиҗәлелеген һәм ышанычлылыгын арттыруга өлеш кертәчәк!».

«Питон Кама» предприятиесе Түбән Камада АҮТ резиденты булып тора һәм электротехник җиһазлар эшләү һәм җитештерү буенча махсуслашкан. 2023 елдан башлап БДБ илләре базарларына җиһазлар китерү белән актив шөгыльләнә.

«Чирчик» технопаркы «Химград» технополисы белән берлектә 2022 елда төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International