Татарстан предприятиеләре «ИННОПРОМ. Үзәк Азия» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә сәнәгать потенциалын күрсәтәчәкләр

2026 елның 17 апреле, җомга

Республика сәнәгать, фәнни һәм технологик потенциалга ия бердәм күмәк стенд тәкъдим итәчәк.

Экспозиция 165 кв.м мәйданда урнашачак. Икътисадның төп тармакларында эшләүче 17 компания үз продукциясен һәм эшләнмәләрен күрсәтәчәк.

Экспонентлар арасында – «ПОЗиС», «Казан мото төзү җитештерү берләшмәсе», «Анатомика», «Гамәли робототехника» компанияләр төркеме, «Татхимфармпрепараты», «Химград» технополисы,  «КИП «Мастер», «Питон Кама» һәм башкалар.

Татарстан катнашында Үзбәкстанда «Чирчик» һәм «Джизак» технопарклары эшли башлады. Навои өлкәсендә ИННОПРОМ кысаларында ике резидентны җитештерүнең беренче линияләрен эшләтеп җибәрү планлаштырыла, ә Бохара сәнәгатен үстерү комплексында җитештерү куәтләрен урнаштыру өчен билгеләнгән корпуслар төзү дәвам итә. 

Исегезгә төшерәбез,2025 елда Татарстан белән Үзбәкстан арасында товар әйләнеше 427 млн.доллардан артып китте – 13,5% ка үсеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International