Аның составына Бруней, Вьетнам, Индонезия, Камбоджа, Кытай, Лаос, Малайзия, Мьянма, Сингапур, Таиланд һәм Филиппин илчеләре һәм югары дәрәҗәле дипломатлар кергән.
Программада – алдынгы предприятиеләрдә һәм инновацияләр үзәкләрендә, республиканың истәлекле урыннарында булу, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, бизнес вәкилләре белән очрашу.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов делегация белән очрашты. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, узган елда республиканың тышкы сәүдә әйләнеше 14,5 млрд.доллар тәшкил иткән. Татарстан Рәисе Кытайны Татарстанның иң эре сәүдә партнерларының берсе дип атады – товар әйләнеше 3,3 млрд.доллардан артып китә, шулай ук Татарстан Вьетнам, Малайзия, Мьянма, Индонезия, Сингапур һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиянең башка илләре белән хезмәттәшлекне актив үстерә.
Очрашуда Камбоджа Корольлегенең Россиядәге Илчесе Паня Пичкхун Камбоджада Татарстан предприятиеләре продукциясе белән яхшы таныш булулары һәм җирле компанияләрнең Татарстан партнерлары белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе булуы турында сөйләде.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында чит илләрнең Россиядәге дипломатик миссияләре делегациясе һәм Татарстан Республикасы бизнесы вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл узды, бу кунакларга республиканың икътисадый потенциалы турында тулырак мәгълүмат формалаштырырга мөмкинлек бирде.