Агымдагы вәзгыятьне карталау барышында агымдагы проблемалы участок билгеләнгән, ул ПК плитәләре җитештерү участогы булып чыккан. Предприятиенең эшче төркеме өчен Татарстан Республикасының Төбәк компетенцияләр үзәге экспертлары тарафыннан өстәмә курслар буенча укулар оештырылган: стандартлаштырылган эш, тиз арада SMED һәм ОЕЕ җайга салынган (җиһазларның гомуми нәтиҗәлелеге).
Шуннан соң эталон участогы булдыру буенча чаралар планын төзүгә керешкәннәр. Планга кертелгән беренче корал – ул җитештерүдә 5С системасы, чөнки ул Сакчыл җитештерү оештыруның төп ноктасы булып тора. Аны гамәлгә ашыру өчен киләсе инструмент булып җитештерүгә сәгатьләп анализ ясау сайланган, чөнки процесстагы тайпылышларга вакытында җавап бирү, проблемаларны хәл итү һәм сменалы биремне үтәү аеруча мөһим. Участокның нәтиҗәлелеген арттыру өчен стандартлаштырылган эш кораллары һәм тиз арада SMED җайга салу сайлап алынган. Стандартлаштырылган эш таләп ителә торган сыйфат һәм эшләнмәләр санын тәэмин итә торган стандартлар эшләүгә юнәлдерелгән. SMED коралы, үз чиратында, вибрацион линияне яңадан җайлауны киметергә мөмкинлек бирәчәк, бу сменада файдалы вакыт санын арттыра һәм күбрәк җитештерергә мөмкинлек бирәчәк.
Хәзерге вакытта чаралар планы предприятиенең эшче төркеме тарафыннан гамәлгә ашырыла инде. Эшче төркем җитәкчесе Макаров Николай Павлович әлеге чаралар комплексы әлеге участокта килеп чыккан югалтуларны һәм проблемаларны юкка чыгарырга мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итте. Май аенда ук, сакчыл җитештерү инструментлары ярдәмендә нинди нәтиҗәләр булуын күрү өчен, предприятие хезмәткәрләре килә ала торган эталон участок булдырылачак.
Илкүләм проектны гамәлгә ашыру өч елга исәпләнгән. Татарстан Республикасының Төбәк компетенцияләр үзәге экспертларының турыдан-туры катнашында актив фаза проект старт алганнан соң алты ай дәвамында уза.
Сакчыл җитештерү инструментларын кертү өчен сынау агымы итеп кирпеч җитештерү буенча төп процесс сайланган, анда предприятиенең эшче төркеме, ТКҮ экспертлары белән берлектә, җитештерү процессының сизелерлек яхшыруына ирешкән. Татарстанның ТКҮ тренерлары һәм экспертларының проектның эш төркеме белән эшләве нәтиҗәсендә предприятие алга таба сакчыл җитештерүне үстерү өчен белем алган.
Апрель аенда, предприятиенең проект офисы ярдәмендә, тагын ике проект старт алган – «ремонт системасын оптимальләштерү» һәм «кирпеч җитештерү процессында кабул итү-әзерлек бүлеген чимал белән тәэмин итү процессын оптимальләштерү». Бу проектлар өчен эш төркемнәре формалаштырыла, һәм эш планнары билгеләнәчәк.
Татарстанда үз предприятиеләрендә сакчыл технологияләрне кертү тәҗрибәсен таратачак белгечләрнең яңа чыгарылышы узды.
Татарстан Республикасының төбәк компетенцияләр үзәге «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашучы предприятиеләрнең сакчыл җитештерү тренерларының унсигезенче агымын укыту эшен тәмамлаган. Инструкторларның бурычы – сакчыл технологияләрне барлык производствога кертү тәҗрибәсен тарату, җитештерү һәм офис процессларын оптимальләштерү буенча проектларны гамәлгә ашыру, яңа хезмәткәрләрне укыту.
«Тренерлар әзерләнә торган Федераль компетенцияләр үзәге инструкторларга сакчыл җитештерү методикаларына өйрәтү буенча уникаль программалар, компанияләрдә җитештерү процессларын өзлексез оптимальләштерергә мөмкинлек бирә торган белемнәр тапшыра», – Төбәк компентенцияләр үзәге эксперты Солтанова Раида.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында сакчыл җитештерү буенча 42 инструктор сертификацияләнгән.
Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Федераль компетенцияләр үзәге (ФКҮ) җитештерү консалтингы буенча югары профессиональ хезмәт күрсәтә һәм «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашучы предприятиеләргә адреслы ярдәм күрсәтү өлешендә оператор булып тора.
«Алексеевск сөт заводы» ҖЧҖ «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашу өчен сайлап алу процедурасын узды. Предприятие Татарстан Республикасының хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Төбәк компетенцияләр үзәге (ТКҮ) экспертлары белән берлектә үз хезмәткәрләренең җитештерүчәнлек резервларын ачыклау һәм предприятиенең операцион нәтиҗәлелеген арттыруга комачаулый торган проблемаларны хәл итүгә өйрәтергә ниятли.
ТКҮ бурычы – предприятиенең эшче төркеменә җитештерү һәм мәгълүмати процессларны яхшырту буенча проектларны гамәлгә ашыру методологиясен үзләштерү. Моның өчен берлектә төп продуктларның берсен җитештерүне оптимальләштерү буенча сынау проекты гамәлгә ашырыла. Турыдан-туры сайлап алуда җитәкчелекнең сынау проектын гамәлгә ашыру өчен кирәкле оештыру ресурсларын бүлеп бирергә әзерлеге килештерелгән. Башта оптимальләштерү өчен иң беренче чиратта сөт продукциясе җитештерү процессы карала. Бу предприятие өчен чагыштырмача яңа юнәлеш, анда кул хезмәте җитештерүчәнлеген арттыру буенча потенциал бар.
Хәзерге вакытта заводның тулы сөт продукциясе җитештерүне арттыру чит ил компанияләре тарафыннан базар өлешен бушату сәбәпле кирәкле булып тора. Сынау проектын гамәлгә ашыру барышында кертеләчәк яхшырту предприятиегә, шул исәптән эре сәүдә челтәрләре тарафыннан куела торган азык-төлек продукциясе иминлегенә, карата таләпләргә туры килергә ярдәм итәчәк.
Татарстан Республикасында хәзерге вакытта илкүләм проектта барлыгы 157 машина төзелеше, транспорт, авыл хуҗалыгы, металлургия, төзелеш, химия, һәм азык-төлек сәнәгате, сәүдә предприятиесе катнашкан.
ТКҮ белгечләреннән адреслы эксперт ярдәменнән тыш, предприятиеләргә Сәнәгатьне үстерү фондыннан еллык 1% белән «Хезмәт җитештерүчәнлеге» программасы буенча ташламалы заем алу, «Җитештерүчәнлек алдынгылары» программасы буенча идарәче кадрларны укыту, яңа базарларга чыгару буенча «Экспорт үсеше акселераторы»на укыту, «Ворлдскиллс» программалары буенча хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү кебек дәүләт ярдәме чараларыннан да файдалану мөмкинлеге бар.
Күрсәтелгән ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны PPT.TATARSTAN.RU сайтында белергә мөмкин.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер UTEP һәм DaEvet (Төркия) халыкара сәүдә платформалары вәкилләре белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды, анда Татарстан һәм Төркия компанияләре арасында турыдан-туры эшлекле багланышлар урнаштыру өлешендә Татарстан Республикасы белән Төркия арасында җиңел сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Герман Лернер үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Төркия Республикасы белән хезмәттәшлек итъ безнең республиканың тышкы икътисадый эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. «Әйтик, 2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Төркия Республикасы арасында тышкы сәүдә әйләнеше 564 млн.АКШ доллары тәшкил итте, әмма бу чик дәрәҗә түгел. Безгә омтылырлык урын бар. Татарстан яңа проектлар өчен һәрвакыт ачык, һәм без партнерларыбызга аларны гамәлгә ашыруда ярдәм итәргә әзер», - диде ул, чыгышын тәмамлап.
«Ел экспортчысы-2022» Бөтенроссия бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлый. Анда эре компанияләр, кече һәм урта бизнес компанияләре һәм шәхси эшкуарлар катнаша ала.
Гаризалар 29 апрельдән 8 июльгә кадәр кабул ителә. Катнашу бушлай.
Быел бәйгедә өч яңа номинация барлыкка килгән: «Җаваплы экспортчы (ESG)», «Иң яхшы хатын-кыз-экспортчы» һәм «Иң яхшы яшь эшкуар-экспортчы», алар халыкара сәүдә өлкәсендә иң яхшы сәясәтләрне ачыклап һәм бүләкләп кенә калмыйча, бизнес алып баруның заманча алымнарын да исәпкә алу мөмкинлеген бирә.
Бәйге «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия Федерациясе Финанс министрлыгы ярдәме белән үткәрелә, һәм аның бөтенроссия статусы дәүләтнең теләсә кайсы вәзгыятьтә экспортчыларга ярдәм итәргә теләвен һәм әзер булуын күрсәтә.
2022 елда «Ел экспортчысы» премиясе 19 номинациядә тапшырылачак: алты төп (кече һәм урта бизнес өчен аерым) һәм биш өстәмә номинациядә (компания күләменә карап).
Төп номинацияләр:
∙ «Сәнәгать өлкәсендә ел экспортчысы» (кече һәм урта эшкуарлык һәм эре бизнес өчен аерым);
∙ «Машина төзелеше өлкәсендә ел экспортчысы» (кече һәм урта эшкуарлык һәм эре бизнес өчен аерым);
∙ «АСКның база продукциясе өлкәсендә ел экспортчысы» (кече һәм урта эшкуарлык һәм эре бизнес өчен аерым);
∙ «АПКның әзер продукциясе өлкәсендә ел экспортчысы (югары чикләр)» (кече һәм урта эшкуарлык һәм эре бизнес өчен аерым);
∙ «Хезмәтләр күрсәтүче өлкәсендә ел экспортчысы» (кече һәм урта эшкуарлык һәм эре бизнес өчен аерым);
∙ «Ел трейдеры» (кече һәм урта эшкуарлык һәм эре бизнес өчен аерым).
Моннан тыш, премиягә дәгъва кылучы һәркем өстәмә номинацияләрдә катнашу өчен гариза бирә ала:
∙ «Ел ачышы» (КУЭ өчен);
• «Яңа география» (эре бизнес өчен).
∙ «Иң яхшы экспортчы хатын-кыз» (КУЭ һәм эре бизнес өчен аерым);
∙ «Иң яхшы яшь эшкуар-экспортчы» номинациясе (КУЭ өчен);
∙ «Җаваплы экспортчы ESG» (КУЭ һәм эре бизнес өчен аерым).
«Ел экспортчысы»нда җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләү ике этапта уза: беренчесе һәр федераль округ дәрәҗәсендә уза, аннары округ этабы нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны алган компанияләр арасыннан илнең иң яхшы экспортчылары сайлап алыначак.
Катнашу өчен гаризаны әлеге сылтама буенча электрон анкетаны тутырып бирергә мөмкин.
Башлангыч этапта экспортчылардан бары тик бер документ – салым органында исәпкә кую турындагы таныклыкның электрон күчермәсе (ИНН күчермәсе) генә соратып алыначак.
Бәйге турында тулырак белешмәләрне https://awards.exportcenter.ru/ сылтамасы буенча белергә мөмкин.
Бәйгедә Россия Федерациясе бюджеты каршында салымнар, җыемнар, иминият кертемнәре, пенялар һәм штрафлар, вакытында түләнмәгән бурычлары булмаган компанияләр катнаша ала. Премиягә чит ил юридик затлары, шулай ук устав капиталында офшор зоналарында теркәлгән чит ил юридик затларының катнашуы 50% артып киткән юридик затлар тарафыннан гамәлгә куелган компанияләр дә дәгъва кыла алмый.
Бүген «Казан дәүләт казна дары заводы» ФКП территориясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Дәүләт Думасының Икътисад сәясәте комитеты рәисе Максим Топилин, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Бочаров, республика министрлыклары, ведомстволары һәм сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашында «Сәнәгать үсеше турында» дигән темага киңәшмә узды.
Чара кысаларында мәртәбәле кунаклар өстәмә һөнәри белем бирү һәм укыту-һөнәри белем бирү үзәген, махсус эшләнмәләр производствосын һәм сынау полигонын карадылар.
Үз чыгышында Альберт Кәримов Татарстан сәнәгатен үстерү нәтиҗәләре турында сөйләде. Беренче квартал нәтиҗәләре буенча, предприятиеләр тарафыннан төяп җибәрелгән продукция күләме 1,2 трлн.сум тәшкил итә, сәнәгый җитештерү индексы – 112,9%.
Сәнәгый җитештерү индексына нефть эшкәртү, нефть чыгару, резин җитештерү, химия производствосы уңай йогынты ясаган. Сәнәгый җитештерү үсеше компьютерлар, электроника, машиналар һәм җиһазлар, шулай ук автотранспорт чаралары җитештерү төрләре буенча билгеләнгән.
«Дус булмаган илләр тарафыннан кертелгән чикләүләр чит ил чималы һәм комплектлау әйберләре белән тәэмин итүгә югары дәрәҗәдә бәйлелелек булуын күрсәтте. Бу проблеманы хәл итү өчен, предприятиеләр алдында альтернатив тәэминатчыларны эзләү бурычы тора. Безнең тарафтан предприятиеләр арасында үзара хезмәттәшлекне җайга салу буенча актив эш алып барыла. Эш төркемнәре төзелде, атна саен сәнәгать предприятиеләре катнашында киңәшмәләр үткәрелә. Бу чаралар кайбер компанияләргә кыска вакыт эчендә чит ил компонентларын илебездә һәм чит илдә җитештерелгән аналогларга алмаштыру мөмкинлеген бирде», – дип билгеләп үтте министр.
«Бүген икътисадның теләсә нинди үсешенә әзер булырга кирәк. Без импортны алыштыру, логистика һәм кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итүне тизләтергә тиеш. Инде башланган инвестицион проектларны, агымдагы өстенлекләрне исәпкә алып, дәвам иттерү генә түгел, ә элек чит ил җитештерүчеләре биләгән урыннарны үзләштерү мөмкинлегеннән дә файдалану зарур», – дип нәтиҗә ясады ул.
Алберт Кәримов сәнәгать предприятиеләренең киберкуркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсенә аерым тукталды. 2022 елның мартында Татарстан Республикасы Иминлек советы тарафыннан киберкуркынычсызлык буенча эшнең төп юнәлешләре билгеләнгән, шулай ук предприятиеләргә Мәгълүмат куркынычсызлыгы буенча техник һәм экспорт контроле буенча федераль хезмәт күрсәтмәләре җибәрелгән.
Россия Президенты Владимир Путин 2022 елның 1 маенда киберкуркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары турында указга кул куйды, аның нигезендә оешма җитәкчеләренә оешмаларның мәгълүмати иминлеген тәэмин итү өчен шәхси җаваплылык йөкләнде.
Чара ахырында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов предприятиеләрне «1941-1945 елларда хезмәт батырлыгы предприятиесе» дигән мактаулы исем белән бүләкләде
Узган атнада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тиешле указга кул куйды.
Бүген «Сәнәгать үсеше турында» киңәшмәсе кысаларында республика сәнәгать предприятиеләрен «1941-1945 елларда хезмәт батырлыгы предприятиесе» исеме белән бүләкләү тантанасы булды.
Әлеге исемгә Татарстан Республикасының оборона-сәнәгать комплексындагы 14 предприятие лаек булган, алар арасында: «ВАКУУММАШ» АҖ, «А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖ, «Казан төгәл машина төзелеше заводы» ФКП, «Казан оптика-механика заводы» АҖ, «Казан вертолет заводы» АҖ, «Казан «Электроприбор» заводы» ААҖ, «КМПО» АҖ, Казан С.П.Горбунов исемендәге авиация заводы - «Туполев» ГАҖ филиалы, «ТАСМА» ФҖП» ҖЧҖ, «Мелита» ҖЧҖ, «ГосНИИХП» ФКП һәм «Казан дәүләт казна дары заводы» ФКП.
«Бөек Ватан сугышы елларында безнең заводларда фронт өчен стратегик мөһим продукция җитештерелгән. Бүген безгә сәнәгать предприятиеләренең безнең уртак җиңүебезгә керткән өлешен мәңгеләштерү мөһим, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов
Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 2 июлендә «Җиңү» Россия оештыру комитеты утырышы нәтиҗәләре буенча, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән Татарстан башкаласы илнең башка 18 шәһәре арасында «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Бүген Казанда Казан Гипронииавиапром җитәкчесе Борис Тихомировка барельеф ачтылар.
Барельеф Дементьев ур., 1 адресы буенча Гипронииавиапром бинасында урнаштырылган.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Бочаров, "Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе" ГАҖ генераль директоры Юрий Слюсарь, "Технодинамика" АҖ генераль директоры Игорь Насенков, предприятие ветераннары катнашты.
Борис Тихомиров предприятиедә 50 ел эшләгән, бирегә 1970 елда студент эскәмиясеннән килгән.
Барельефны ачу тантанасында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Борис Тихомиров – үзе турында якты эз калдырган уникаль кеше булган. "Мин аны шәхсән белә идем һәм бик хөрмәт итәм, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Ул үз Республикасының, үз иленең патриоты иде. Аның эше яшәячәк".
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Борис Тихомировның Казан Гипронииавиапром бинасында барельеф урнаштыру инициативасы белән чыккан хезмәттәшләренә рәхмәт белдерде.
Олег Бочаров, шулай ук барельеф Борис Тихомиров турындагы истәлекне саклап калу мөмкинлеге бирә, дип ассызыклады.
Юрий Слюсарь искә төшергәнчә, Тихомиров – эшенә бөтен гомерен биргән кеше. Ул ассызыклаганча, Тихомиров ярдәме белән институт Советлардан соң куәтле предприятие буларак сакланып калган.
Барельефны ачканнан соң чарада катнашучылар, предприятие ветераннары аңа чәчәкләр салдылар.
Бүгенге көндә төп максат – предприятиеләрнең тотрыклы эшләвен һәм үсешен тәэмин итү. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика сәнәгатен үстерү буенча киңәшмәдә хәбәр итте. Чара Казан дәүләт казна дары заводында узды.