Түбән Камадагы Сибур предприятиесендә А маркалы пропиленгликоль чыгару үзләштерелгән. Фармацевтика сәнәгатендә, төзелеш, косметика һәм азык-төлек тармакларында киң таләп ителгән продуктның тәҗрибә-сәнәгать партиясе чыгарылган.
Россия эшкәртүчеләренең пропиленгликоль ихтыяҗы бүген елына 40 мең тонна тәшкил итә, әлегә кадәр бу продуктның барысы да диярлек импорт булган. «Нижнекамскнефтехим»да производствоны эшләтеп җибәрү Россия базарының кимендә 20% ихтыяҗын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк дип фаразлана.
Пропиленгликоль – фармацевтика һәм медицина компонентларының берсе, сыек дару формалары, шул исәптән инъекция препаратлары өчен тотрыклылык тәэмин итүче ингредиент буларак кулланыла. Бу субстанция нигезендә дәвалау аэрозольләре, эремәләре, гельләре һәм мазьлары җитештерелә, шулай ук ул кайбер медицина процедураларында, мәсәлән хромотерапиядә кулланыла. Моннан тыш, аны техник химия, туендырылмаган полиэфир сумала, җылылык йөртү матдәсе һәм бозлавыкка каршы сыеклыклар, лак-буяу материаллары җитештергәндә кулланалар.
Пропиленгликоль җитештерү этилцелозольв чыгару буенча махсус модернизацияләнгән «Нижнемскнефтехим» җайланмасында үзләштерелгән. Бу очракта кулланылган техник чишелешләр зарурлыгына карап, бу продуктларның теләсә кайсысын җиһазларда чыгарырга мөмкинлек бирә. Проект предприятиенең берничә хезмәте һәм бүлекчәсе фәнни-технологик һәм проект-конструкторлык үзәкләре, баш технолог хезмәте, олигомерлар һәм гликольләр заводы белгечләре, үзәк завод лабораториясе һәм техник сервисның уртак эше нәтиҗәсе булып тора. Тәҗрибә-сәнәгать сынауларында НИОСТ – Томскида СИБУРның фәнни-тикшеренү үзәге хезмәткәрләре катнаша.
Түбән Каманың СИБУР предприятиесендә җитештерелгән продуктның үзенчәлекле ягы – катнашмалар күләменең түбән булуы. Бу җитештерүдә ихтыяҗны хәтта чисталыкка иң таләпчән ахыргы продукция компонентын да канәгатьләндерергә мөмкинлек бирәчәк. Пропиленгликольнең тест партиясе берничә дистә кулланучыны омологациягә юнәлдерелгән, аларның кайберләре яңа продуктны уңышлы сынап караган.
«Әлеге проектның идеясе безнең хәзерге партнерларыбызның сорауларына нигезләнгән һәм пропиленгликоль импорты белән бәйле кыенлыкларны хәл итүгә юнәлдерелгән. Кайбер сегментларда пропиленгликольнең малеин ангидриды (МАН), стирол, диэтиленгликоль (ДЭГ) һ.б. белән бергә портфель компонентларының берсе булуын исәпкә алабыз һәм бу продуктның локаль базарда булуы бик мөһим. Уңышлы ОПИ һәм базардан уңай кире элемтә, импорт аналогларына туры килгән сыйфатны раслау, безгә сәнәгать куәте проектына таба барырга, бу җирле базарның бөтен ихтыяҗын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк», – диде Пропилен чыгарылмалары һәм МАН продуктлары төркеме җитәкчесе Светлана Гыйрфанова