Бу хакта Россия-Кытай «РОСТКИ» форумында билгеле булды. Беренче линия 2024 елда эшли башлаячак, аны КамАЗ ихтыяҗлары өчен эшләтеп җибәрәчәкләр.
«Хәзер без заводыбыз өчен станоклар һәм җиһазлар сатып алу стадиясендә. Кытай партнерлары безнең белән мәгълүмат, технологияләр белән уртаклашырга әзер. Хезмәттәшлек бик дустанә. Проектка инвестицияләрнең гомуми күләме башлангыч этапта — завод төзелмичә – 1,5 миллиард сум тәшкил итәчәк. Беренче подшипниклар линиясе 2024 елда эшләтеп җибәреләчәк, аның җитештерү вакыты – 6 ай, шулай ук китертү һәм урнаштыру вакыты исәпкә алынган. Ул Кытайда „КАМАЗ“ компаниясе ихтыяҗлары өчен сатып алына. Ләкин алга таба бер партнер белән генә чикләнмәячәкбез», – дип сөйләде брифингта «Далини» компанияләр төркеме директоры Руслан Нигъмәтуллин.
«Далини» компаниясе Көнбатыш санкцияләре кертелгәннән соң Татарстанда подшипниклар җитештерүне башлап җибәрергә карар итте. Беренче этапта чит ил комплектлаучыларыннан җыю производствосы ачылачак, аннары локализация дәрәҗәсен 100% җиткерү планлаштырыла. Узган ел компания йөк техникасы, шул исәптән КАМАЗ өчен роликлы конус подшипниклар җитештерү технологиясен эшләде. Чаллыда тәҗрибә партиясе чыгарылды, ул хәзер сынаулар уза.