«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында РФ Икътисадый үсеш министрлыгы «Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы» АКО белән берлектә Рациональләштерү һәм җитештерүчәнлек кубогын үткәрә.
Кубок 13-17 ноябрьдә Екатеринбургта узачак. Ул предприятиеләрнең реаль җитештерү бурычлары нигезендә эшләнгән унике конкурс юнәлеше кысаларында 600дән артык конкурсант һәм эксперт-компатриотларны берләштерәчәк.
Ярышларда катнашу илкүләм проектта катнашучы предприятиеләр, дәүләт корпорацияләре, шулай ук һөнәри белем бирү оешмалары һәм югары белем бирү оешмалары студентлары командалары өчен каралган.
Конкурс юнәлешләре, катнашу шартлары һәм аларга бәйле мәгълүмат рәсми сайтта.
Илкүләм проектта катнашучы предприятиеләр командаларын ярышларга чакырабыз. Моның өчен предприятиенең җаваплы хезмәткәренә рәсми сайтта "заявка бирү" бүлегендә катнашу өчен гариза калдырырга, шулай ук әлеге почтага рәсми хат җибәрергә кирәк kubok@worldskills.ru
Барлык кызыксындырган сораулар буенча +7 (962) 365-55-73 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә.
Игътибар итегез, гаризалар җыю буш урыннар тулган саен тәмамлана.