Илдар Тимергазеев үзенең хезмәт эшчәнлеген 1974 елда РОСХОЗТОРГның күмәртә базасында товар белгече булып башлый. 1981 елда КАЗГОРБЫТКОМБИНАТ директоры урынбасары була.
1997 елның июлендә Илдар Җәүдәт улы Татарстан Республикасының сәүдә һәм куллану хезмәтләре министры итеп билгеләнә. Ә 1999 елда РФ Үсеш һәм сәүдә министрлыгының ТР буенча сәүдә, товарларның сыйфаты һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе идарәсе җитәкчесе була.
Илдар Җәүдәт улы республикабызның сәүдә секторы үсешенә зур өлеш кертте.
Илдар Җәүдәт улы Тимергазиевның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Аның исеме безнең хәтердә мәңгегә калачак.