Җиде ай йомгаклары буенча республикада сәнәгый җитештерү индексы 103,8% тәшкил итте

2023 елның 9 сентябре, шимбә

Бу хакта 9 сентябрьдә Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов уздырган республика киңәшмәсендә җиткерде. 

Олег Коробченко республика Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Татарстан икътисадының социаль-икътисадый тотрыклылыгын һәм үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру буенча алып барылган эше турында сөйләде. 

«8 ай нәтиҗәләре буенча республиканың сәнәгать комплексы предприятиеләре 32 млрд сумнан артык акча җыйды, шул исәптән максатчан программалар буенча – 25 млрд.сум», – диде министр. 

Ул кайбер предприятиеләрнең «сәнәгать ипотекасы»ның яңа механизмын куллануы турында да өстәде.  Әлеге программа буенча җәлеп ителгән акчалар суммасы 283 млн.сум тәшкил итә. Иң зур үсешкә компьютерлар, электрон әйберләр һәм автотранспорт чаралары җитештерү буенча предприятиеләр ирешә.

2023 елда сәнәгать ипотекасы шартлары яхшырган: предприятиеләр күчемсез милек кенә түгел, ә сәнәгать объектларын да сатып алырга мөмкин, шулай ук реконструкция яки модернизация үткәрә ала.

«Төбәкара элемтәләр яңа дәрәҗәгә чыга, – диде Олег Коробченко, халыкара һәм төбәкара элемтәләр турында доклад ясаганда. – 1 августка республиканың Россиянең 80 субъекты белән килешү мөнәсәбәтләре бар. 2023 елда 4 яңа Килешү имзаланды. Быел төбәкара сәнәгать кооперациясен киңәйтүгә юнәлдерелгән 54 чара уздырылды, регионнарга бизнес-миссияләр даими оештырыла.

Ул шулай ук Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы катнашында быел 120дән артык халыкара чара үткәрелүе турында да әйтте. Чит илләрдә сәнәгать мәйданчыклары булдыру эше дәвам итә. 

«Халыкара күргәзмәләрдә һәм форумнарда катнашу республикабыз предприятиеләренә миллиардлаган контрактлар китерә», – диде Олег Коробченко. 

Моннан тыш, министр үз докладында республика предприятиеләрендә кадрлар җитмәү темасына да тукталды. 

Аның сүзләренчә, потенциаль эшчеләрнең күрше төбәкләрдән килүе өчен «тиз» арзанлы торак кирәк. Хәзерге вакытта торак мәсьәләсен хәл итүдә иң алдынгылар булып КАМАЗ һәм Haier тора.

КАМАЗ хезмәткәрләре өчен ДТФ белән берлектә аренда тибындагы 6 йорт төзү планлаштырыла, шуларның 170 фатирга исәпләнгән 1 йорты – быел, 2 йорт киләсе елда һәм 3 йорт 2025 елда тапшырылачак. Haier үз акчасына 900 кешегә исәпләнгән заманча тулай торак төзегән.  Бу 275 бүлмәле биш катлы ике торак блок. Яшәүчеләр өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган, шул исәптән ашханә, кибет, спорт залы бар.

«Күргәнебезчә, сәнәгать тармакларының нәтиҗәле үсеше стратегик алымнарсыз мөмкин түгел, алар үз эченә сату базарларын, җитештерүне оештыруны гына түгел, ә хезмәткәрләрнең социаль тәэмин ителешен дә ала», – дип йомгаклады министр. 

Киңәшмәдә ул стратегик планнар кысаларында стратегик максат – югары технологияле Татарстан ясарга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International