ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 7 сентябрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды.

Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:

Татарстан Республикасында ягулык инфраструктурасын һәм газ белән тәэмин итүне үстерү перспективалары;

Татарстан Республикасында машина төзү комплексы;

Татарстан Республикасында хезмәт җитештерүчәнлеге буенча илкүләм проектны гамәлгә ашыру турында.


5
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Социаль якланмаган категория гражданнарының «Цифрлы һөнәрләр» программасы буенча бушлай һөнәри белем алу мөмкинлеге барлыкка килде.

Укыту «РФ цифрлы икътисады» илкүләм проектының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Быел «Цифрлы икътисад» программасында катнашып, түбәндәге категория гражданнары укыту узарга мөмкин:

1. Эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучы инвалидлар һәм эшсезләр (уку бушлай);

2. 3 яшькә кадәрге балалары булган һәм хезмәт хакы түбәнрәк булган ата-аналар һәм мәшгульлек үзәгендә теркәлмәгән эшсезләр (75% күләмендә ташлама);

3. 3 яшькә кадәрге балалары булган һәм төбәк буенча уртачадан күбрәк хезмәт хакы алучы ата-аналар, югары уку йортлары, техникумнар һәм көллият студентлары, шулай ук бюджет оешмалары хезмәткәрләре һәм хезмәт хакы уртача төбәкнекеннән түбән булган гражданнар (50% күләмендә ташлама).

«Цифрлы һөнәрләр» программасы буенча укулар югарыда санап үтелгән категория гражданнарына ярдәм итү, шулай ук илдәге социаль киеренкелекне киметү өчен үткәрелә.

Тулырак мәгълүмат белән сылтама аша танышырга мөмкин


2
сентябрь, 2022 ел
җомга

Бу хакта «Газпром газомоторное топливо» ҖЧҖ генераль директоры вазыйфаларын башкаручы Денис Корниенко ТАСС мәгълүмат агентлыгында 2021 елда газ-мотор ягулыгы базарын үстерү дәрәҗәсе буенча Россия төбәкләре рейтингын тәкъдир итүгә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте. Татарстан рейтингта катнашучы 72 төбәк арасында беренче урынны алган, мөмкин булган 100 баллдан 87,5 балл җыйган. 

«Татарстан газ-мотор ягулыгы базарын үстерү буенча безнең активлыкка җавап биргән төбәкләрнең  беренчесе булды. Әле алай гынамы, Татарстан 2013 ел башында компания оешкан чакта без барган беренче төбәк иде. Безне төбәк җитәкчесе чакырды һәм ул вакытта республикада күргән әлеге нәтиҗәләргә ирешү буенча төп адымнар билгеләнгән иде, – дип ассызыклады Денис Корниенко, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев катнашында рейтинг нәтиҗәләрен игълан итеп.

Денис Корниенко билгеләп үткәнчә, инфраструктура төзелешеннән һәм транспортны ТРда газга актив күчерүдән тыш, КАМАЗ газ-мотор транспорты – йөк автомобильләре һәм автобуслар чыгару буенча лидер булып тора. «Төбәк тулы куәтенә газ-мотор ягулыгы базарын үстерүгә кушылды. Челтәр үсеше дә туктамый», – дип өстәде спикер. 

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада гамәлдәге 37 автомобильгә газ салучы компрессор станциясе (АГНКС) урнашкан. Республикада төзелгән АГНКС челтәренең гомуми проект җитештерүчәнлеге елына 300 млн куб.м тәшкил итә. 

2021 елда Татарстанда физик затлар һәм юридик затлар сыеклатылган газда 551 берәмлек төрле техника сатып алган, 1736 транспорт чарасын үзгәртеп җиһазлаган. 2010-2022 елларда барлыгы 12 меңләп транспорт берәмлеге яңадан җиһазландырылган һәм сатып алынган.

2022 елда Татарстанда 8 АГНКС төзү проектлары гамәлгә ашырыла. Бу елга фаразлар буенча республикада транспорт чараларын сыеклатылган  табигый газга күчерү һәм 2000 берәмлектән ким булмаган күләмдә газ-мотор техникасы сатып алу планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, 2013 елда Россия Федерациясе Хөкүмәте газ-мотор ягулыгы базарын үстерү буенча планлы эшкә кереште. Кайбер тиешле йөкләмәләр һәм күрсәтмәләр чыгарылды.

Шул ук елны, 27 июньдә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән «Газпром газомоторное топливо» компаниясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Әлеге килешү кысаларында республикада «2013-2023 елларга газ-мотор ягулыгы базарын үстерү» дәүләт программасы расланды һәм уңышлы гына тормышка ашырыла.

Программаның максаты – традицион ягулык төрләрендә, табигый газда эшләүче транспорт һәм җиһазларда эшләүче төрле транспортны һәм җиһазларны этаплап алыштыру, транспорт һәм финанс чыгымнарын киметү һәм транспортның әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтысын киметү.


1
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

ВТБ һәм «Алабуга» махсус икътисадый зонасы финанс-икътисадый хезмәттәшлек турында килешүгә имза салдылар. Документта Алабуганы һәм икътисади хезмәттәшлекнең башка юнәлешләрен үстерү планының алдагы этапларын гамәлгә ашыру ниятләре беркетелгән. Шулай ук ВТБ һәм «Алабуга» МИЗ «Алабуга» МИЗның перспектив үсеш проектының беренче этабын финанслау буенча 51 млрд.сум күләмендә кредит килешүе дә төзеделәр. Финанслауның гомуми күләме 2032 елга кадәр 194 млрд тәшкил итә.

Проектның беренче этабы кысаларында банкның кредит акчалары хисабына МИЗ инфраструктурасы объектлары, яңа җитештерү корпуслары, кадрлар һәм персонал әзерләү объектлары комплексы һәм башкалар төзеләчәк.

«Төбәкләрнең, аларның җитештерү мәйданчыкларының тотрыклы үсешенә ярдәм итү, илдә фән сыйдырышлы производстволар күләмен арттыру, сәнәгатьнең яңа юнәлешләрен үстерү – система барлыкка китерүче финанс институты буларак ВТБның төп бурычлары», – дип билгеләп үтте ВТБ идарәсе рәисе урынбасары Валерий Лукьяненко.

«Имзаланган килешү республиканың сәнәгать инициативаларын гамәлгә ашыруда алга таба адымнарны, ВТБның Татарстан белән ышанычлы партнерлыгын ныгыта. «Алабуга» МИЗ проектын гамәлгә ашыру төбәк икътисадына яңа инвестицион проектлар җәлеп итү өчен «мөмкинлекләр тәрәзәсе»н ачачак, эш урыннары санын 24 700 кадәр арттырачак. «Алабуга» махсус икътисадый зонасы базасында конкурентлыкка сәләтле предприятиеләр булдырылачак, аларның җитештерү куәтләре актуаль мәсьәләне – республиканың сәнәгать потенциалын үстерүне хәл итәргә ярдәм итәчәк», – дип шәрехләде ВТБ идарәчесе, вице-президент Мәрьям Дәүләтшина. 

«2021 ел нәтиҗәләре буенча Россиягә импорт 22 трлн сумнан артып киткән, шуңа күрә импортны алмаштыручы яңа предприятиеләр булдыру аеруча мөһим. Локальләштерү дәрәҗәсе югары булган ил сәнәгате үсешенең төп шарты – барлык төп инвесторларның «авырту урыннарын» хәл итү өчен тулы инфраструктура төзелеше, шул исәптән инвесторларны just-in-time җитештерү мәйданнары белән тәэмин итү. Әмма, хәл итүне таләп итә торган иң катлаулы мәсьәлә – Россиядә квалификацияле эшче кадрларга кытлык бар. Кадрлар булмаса – яңа проектлар да булмаячак. Шуңа күрә без елына 10 мең кеше сыйдырышлы «Алабуга Политех» квалификацияле эшче кадрлар әзерләү буенча эре үзәк булдырдык. Икътисадтагы турбулентлыкка карамастан,  «Алабуга», ВТБ белән бергәләп, «Алабуга»ны үстерү планының беренче этабын финанс белән тәэмин итәчәк, шул исәптән елына 10 мең кеше өчен квалификацияле эшче кадрлар әзерләү өчен кирәкле социаль инфраструктура булдырылачак», – дип шәрехләде «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев.

Бүгенге көндә «Алабуга»да 33 предприятие эшли, резидентларның инвестицияләренең факттагы күләме 157 млрд.сумнан артып китә, 9 500 артык эш урыны булдырылган, узган елда резидентларның кереме 136 млрд.сум тәшкил иткән. «Алабуга» МИЗ инвестиция проектлары өчен тулы циклның партнеры булып тора, ул иң яхшы инженер, төзелеш, кадрлар һәм социаль инфраструктура белән тәэмин итә. ВТБ һәм «Алабуга» арасында имзаланган килешү МИЗның инвестиция җәлеп итүчәнлеген арттырачак һәм Россиядә импортны алыштыру программасын тизләтәчәк.

Бүген Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Бәхрәйн Корольлегенең нефть һәм экология министры Мөхәммәд бен Мөбарәк Бен Даина белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, Татарстан Республикасы Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Инсаф Галиев, шулай ук республиканың сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашында узды. 

Кунакларны сәламләп, Олег Коробченко билгеләгәнчә, Татарстан Россия-Бәхрәйн мөнәсәбәтләре кысаларында Бәхрәйн Корольлеге белән элемтәләр үсешенә зур игътибар бирә һәм хезмәттәшлек потенциалы ахыргача әлегә ачылып бетмәгән.

Шулай ук ул ассызыклаганча, агымдагы елның май аенда Татарстан Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтте. «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» XII халыкара икътисадый форумын уздыру кысаларында Ислам мәсьәләләре буенча Югары Совет рәисе шәех Абдулрахман Мөхәммәд Рәшит Әл-Хәлифнең визиты узды.

«Үзара визитлар хезмәттәшлекне үстерүдә мәнфәгать булуын чагылдыра. Татарстан һәрвакыт яңа проектлар өчен ачык, һәм без партнерларыбызга аларны тормышка ашыруда ярдәм итәргә әзер», – диде министр.


31
август, 2022 ел
чәршәмбе

«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында 2022 елда Татарстан нефть-газ химиясе форумы ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, БГӘ энергетика һәм инфраструктура министры Сухейль Бен Мөхәммәд Әл Мазруи, Бахрейн Корольлегенең нефть һәм экология министры Мөхәммәд бен Мөбарәк Бен Даина, Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе ярдәмчесе Анатолий Яновский, Россия нефть-газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты. 

Кунаклар һәм форумда катнашучылар алдында чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Президенты махсус күргәзмәдә Россиянең 25 төбәгеннән һәм 4 чит илдән килгән 160 артык әйдәп баручы тармак компаниясе катнашуын билгеләп үтте.

 »Форум мәйданчыгы яңа эшлекле элемтәләр урнаштыру һәм агымдагы кризис нәтиҗәләрен җиңәр өчен тырышлыкларны берләштерүдә нәтиҗәле корал булыр дип ышанам. Форумда катнашучыларга һәм кунакларга кызыклы дискуссияләр һәм нәтиҗәле эшләр телим», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

 БГӘ энергетика һәм инфраструктура министры Сухейль Бен Мөхәммәд Әл Мазруи Россия белән нефть-газ химиясе өлкәсендә хезмәттәшлекнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. Ул форумның яңа партнерлык элемтәләрен үстерүгә һәм тармакның яңа эшләнмәләре белән танышырга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде. 

 Аннары иң яхшы экспонат, проект яки техник чишелеш конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде.

 Исегезгә төшерәбез, Татарстан нефть-газ химиясе форумы 31 августтан 2 сентябрьгә кадәр бара. Чара барышында Россиянең ягулык-энергетика комплексын декарбонизацияләү, импортны алыштыру һәм циффрлаштыру темалары, Россия нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләрен кадрлар белән һәм инженерлык тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алышу планлаштырыла. Эшлекле программада 2 меңнән артык кеше катнаша.

 Татарстан нефть, газ, химия форумы кысаларында «Казан Экспо» павильонында TatOilExpo-2022 иң эре тармак күргәзмәләренең берсе оештырылды. Рөстәм Миңнеханов һәм башка кунаклар күргәзмә экспозициясе белән таныштылар. Газ һәм нефть җиһазларын җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр, нефть корпорацияләре һәм холдинглар, нефть һәм газ чыгару һәм эшкәртү предприятиеләре үзләренең иң яңа эшләнмәләрен тәкъдир иттеләр. Моннан тыш, күргәзмәдә тармакның югары уку йортлары, махсус икътисадый зоналар, шулай ук экология өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыручы компанияләр катнашты.

 Шулай ук бүген Татарстан Президенты катнашында «Нижнекамскнефтехим» ҖАҖ һәм «Алабуга» МИЗ арасында яңа төзелә торган «Этилен 600» индустриаль паркы территориясендә сәнәгать-җитештерү эшчәнлеген алып бару турындагы килешүгә имза салынды. Килешү кысаларында «Алабуга» МИЗ индустриаль паркын һәм аның резидентларын гамәлдәге һәм яңа импортны алыштыручы производстволар булдыру өчен инфраструктура белән тәэмин итәчәк.


30
август, 2022 ел
сишәмбе

«Наше Время — Безнең Заман» эшләүче яшьләрнең ел саен үткәрелә торган ачык иҗат фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре татарстанлылар өчен Республика көне һәм Казан көне уңаеннан бүләк булды. 30 августта Г.Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда берничә сәгать дәвамында күпмилләтле республиканың иң креатив эшче коллективлары иҗат номерлары белән сөендерде. 

 Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Тимур Сөләйманов, Татарстан Республикасы Һөнәри берлекләр федерациясе рәисе Елена Кузьмичева, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова һәм башка рәсми затлар катнашты. 

 Олег Коробченко сәламләү сүзендә «Наше Время — Безнең заман» фестивален оештыручылар адресына зур рәхмәтен белдерде. Министр фикеренчә, мондый фестивальне уздыру сәнәгатькә ярдәм итүгә һәм эшче белгечлекләрне популярлаштыруга аеруча зур өлеш кертә. «Бу хәрәкәт безнең компанияләрне, сәнәгатьчеләрне иҗади коллективлар формалаштыруга этәрә. Бүгенге көндә кешеләр эшкә бару һәм акча эшләүдән тыш, үз эшләреннән шатлык хисе дә алырга тиеш. Иҗади яктан сәләтле эшче яшьләребез үз иҗатларына, үз предприятиеләренә гашыйк иттерә алгач, – бу бик әһәмиятле. Бүген бөтен республикадан килгән коллективларның сәхнәдә чыгыш ясавы күп нәрсәгә лаек», — дип белдерде ул.

 Үз чиратында Татарстан Республикасы Һөнәри берлекләр федерациясе башлыгы Елена Кузьмичева ассызыклаганча, Татарстанның күпмилләтле халкы үз традицияләрен, мәдәни кыйммәтләрен хөрмәт итә. «Безнең заман» фестивале нәкъ менә шундый миссия алып бара», — дип ассызыклады ул. Бу эштә аны ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкаручы директоры Нурия Хашимова да хуплады. Ул ассызыклаганча, фестивальдә катнашучылар төрле өлкәләрдә заманча яшьләрнең никадәр актив үсәргә тиешлеген күрсәтәләр. «Алар Татарстан файдасына хезмәт куя, үзләрен иҗатта яхшы итеп күрсәтә, гаилә кора һәм тормыштан ничек ләззәтләнергә кирәклеген күрсәтә. Алар барысы өчен дә матур өлге булып тора», — дип саный ул. 

 ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов бүген сәхнәгә чыккан коллективларны үз эшенең чын профессионаллары дип атады. «Алар оста да, шәп тә, рухлары белән дә сау-сәламәт, кызыклы, якты һәм дәртләндерә торган. Производствода нинди сәламәт атмосфера хөкем сөргәнен күз алдына китереп була. Ә бу Татарстан өчен көчле нигезләрнең берсе», — дип саный ул. 

 Фестивальнең башкаручы директоры Наталья Смирнова номерлар сайлаганда киң даирә тамашачыга якын булган репертуарга өстенлек бирелә, дип аңлатты. «Барысы да бии алсын өчен күңелле, тамаша кыла торган номерлар хуплана», — дип билгеләде ул. 

Концертта 200дән артык катнашучы – Татарстан предприятиеләре хезмәткәрләре иң яхшы 45 иҗади номер тәкъдим итте. Алар эшче һөнәрләренең нинди талантлы һәм дәртле була алуын күрсәттеләр. Концерт фестиваль гимнын һәм барлык катнашучылар парады белән башланып китте. КАМАЗ, «Аммоний», «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, Казан дары заводы, «Татнефть», «Татэнерго», Горбунов исемендәге Казан авиазаводы һәм башка предприятиеләрнең иҗат коллективлары үз номерлары белән тамашачыларны сөендерделәр. Алар узган еллардагы иң яхшы номерларны да, фестиваль сезонына әзерләүче яңа спектакльләрне дә тәкъдим иттеләр. Өстәвенә, программа Татарстанның күпмилләтле байлыгын халыкка күрсәтерлек итеп төзелгән. Монда инструменталь ансамбль башкаруында татар эстрада попурие, мари биюе, «Варенька» казак вокал-хореографик куелышы, Болгар һәм мишәр биюләре һәм башкалар. Концерт барлык катнашучыларның «Мин яратам сине, Татарстан» композициясе белән уртак чыгышы белән тәмамланды, чөнки бөтен кешене туган республикага мәхәббәт берләштерә. 

 Чара трансляциясен теләге булганнар «Культура.РФ» федераль порталында күрә ала: https://www.culture.ru/live/broadcast/36899/koncert-festivalya-tvorchestva-rabotayushei-molodezhi-nashevremya-beznen-zaman. 

 Исегезгә төшерәбез, «Наше время — Безнең заман» фестивале ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасында уза. Хәзерге вакытта 10 нчы, «Наше время-Безнең заман» юбилей фестиваленә гариза бирү кампаниясе дәвам итә, ул 15 нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Гаризалар фестивальнең рәсми сайтында кабул ителә: bzzm.ru. 

31 августтан 2 сентябрьгә кадәр «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә нефть, газ һәм нефть химиясе өлкәсендәге иң эре форумнарның берсе ачылачак. Бер мәйданчыкта 3 көн дәвамында актуаль тармак темаларына багышланган бик зур эшлекле программа, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм алдынгы федераль экспертлар катнашында пленар сессия, шулай ук TatOilExpo нефть-газ тармагының казанышлары һәм эшләнмәләре күргәзмәсе узачак. Чараны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм «Казан Экспо» АКО оештыра.


29
август, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы зур югалту кичерә. Бүген иртән 72 нче яшендә «Камгэсэнергострой» ААҖ Директорлар советының элеккеге рәисе Александр Евдокимов вафат булды.

Александр Сергеевич Евдокимов 1950 елның 11 маенда Татарстан Республикасының Биектау районында туган. 1972 елда «инженер-төзүче» белгечлеге буенча Казан инженер-төзелеш институтын һәм 1993 елда «югары квалификация менеджеры» белгечлеге буенча Халык хуҗалыгы академиясен тәмамлый. 

Хезмәт юлын ул «Камгэсэнергострой» җитештерү берләшмәсенең «Автодорстрой» төзелеш идарәсенең СМУ-4 идарәсендә башлый. 1993 елдан 2007 елга кадәр баш инженер урынбасарыннан алып «Камгэсавтозаводстрой» ҖЧҖ генераль директорына кадәрге вазыйфаларда эшли. Соңыннан Тверь өлкәсенең Удомля шәһәренә күченә, 2002 елдан 2003 елга кадәр «Севзапатомэнергострой» ҖЧҖ генераль директорының беренче урынбасары була. 2003 елда туган Татарстанына кайта һәм «Камгэсэнергострой» ААҖ генераль директоры вазыйфасын ала, 2012 елдан 2014 елга кадәр «Камгэсэнергострой» ААҖ генераль директоры киңәшчесе, Директорлар советы рәисе вазыйфасын башкара. 

2009 елдан 2014 елга кадәр дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы була. 

 Эшнең барлык участокларында Александр Сергеевич талант, кешеләрне берләштерә белү, ышаныч, хөрмәт атмосферасы тудыру һәм шуның белән бергә югары таләпчәнлек күрсәтә. Ул принципиаль һәм энергияле җитәкче, хезмәт коллективларының тырышлыгын дәүләт планнарын уңышлы үтәүгә юнәлдерүче җитәкче иде. Кешеләргә, аларның ихтыяҗларына игътибарлы булуы, эшчәнлеге белән республикада хөрмәт һәм абруй казанды.

Ирешкән хезмәт уңышлары өчен Александр Евдокимов мактаулы исемнәр һәм хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләнде: «Россиянең Атказанган бердәм энергетика системасы хезмәткәре», «Россиянең мактаулы төзүчесе», «Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе», «Удмуртия Республикасының Атказанган төзүчесе». «Мактау билгесе», «Дуслык» орденнары, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнгән.

Кеше буларак, А.С.Евдокимов югары принципиальлеге һәм үзенә йөкләнгән эш өчен җаваплылы булуы, даими эзләнүе, намуслы һәм гадел булуы белән аерылып торды. Аны белгән һәркем аны хөрмәт итте һәм яратты.

Александр Сергеевич Евдокимов турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр.

О.В.Коробченко


27
август, 2022 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү алдыннан «А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖ предприятиесендә NE012 проектының рейд буксиры сериясеннән икенчесен суга төшерү тантанасы булып узды.

 

Завод хезмәткәрләрен һәм мәртәбәле кунакларны сәламләп, Татарстан вице - премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко* бүген заводның, базарда ныклы позицияләр яулап, үсешен дәвам иттерүе турында билгеләп үтте.

 «Тупланган тәҗрибәне саклап, сез, хөрмәтле заводлылар, алдынгы технологияләр кертәсез, яңа төр продукция җитештерүне үзләштерәсез һәм элеккечә җаваплы бурычларны үтәргә әзер торасыз.

Заманча җиһазлар белән тәэмин итү, персоналның югары квалификациясе һәм нәтиҗәле идарә итү заводның алга таба үсешенә ярдәм итә һәм аның эшлекле абруена нигез булып тора. А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы маркасы

сыйфат һәм ышанычлылык гарантиясе булды һәм шулай булып калачак та», - дип билгеләде министр.

NE012 проект суднолары үзйөрешле йөзү чараларын тарттыру һәм эш палубасында йөк ташу өчен эшләнгән, шул исәптән 0,5 м калынлыктагы арктик булмаган вак кисәкләргә ватыла торган диңгез бозлары өстендә дә.

Буксирлар Керчь бугазында дәүләт куйган бурычларны үтәячәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International