Татарстан Республикасы зур югалту кичерә. Бүген иртән 72 нче яшендә «Камгэсэнергострой» ААҖ Директорлар советының элеккеге рәисе Александр Евдокимов вафат булды.
Александр Сергеевич Евдокимов 1950 елның 11 маенда Татарстан Республикасының Биектау районында туган. 1972 елда «инженер-төзүче» белгечлеге буенча Казан инженер-төзелеш институтын һәм 1993 елда «югары квалификация менеджеры» белгечлеге буенча Халык хуҗалыгы академиясен тәмамлый.
Хезмәт юлын ул «Камгэсэнергострой» җитештерү берләшмәсенең «Автодорстрой» төзелеш идарәсенең СМУ-4 идарәсендә башлый. 1993 елдан 2007 елга кадәр баш инженер урынбасарыннан алып «Камгэсавтозаводстрой» ҖЧҖ генераль директорына кадәрге вазыйфаларда эшли. Соңыннан Тверь өлкәсенең Удомля шәһәренә күченә, 2002 елдан 2003 елга кадәр «Севзапатомэнергострой» ҖЧҖ генераль директорының беренче урынбасары була. 2003 елда туган Татарстанына кайта һәм «Камгэсэнергострой» ААҖ генераль директоры вазыйфасын ала, 2012 елдан 2014 елга кадәр «Камгэсэнергострой» ААҖ генераль директоры киңәшчесе, Директорлар советы рәисе вазыйфасын башкара.
2009 елдан 2014 елга кадәр дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы була.
Эшнең барлык участокларында Александр Сергеевич талант, кешеләрне берләштерә белү, ышаныч, хөрмәт атмосферасы тудыру һәм шуның белән бергә югары таләпчәнлек күрсәтә. Ул принципиаль һәм энергияле җитәкче, хезмәт коллективларының тырышлыгын дәүләт планнарын уңышлы үтәүгә юнәлдерүче җитәкче иде. Кешеләргә, аларның ихтыяҗларына игътибарлы булуы, эшчәнлеге белән республикада хөрмәт һәм абруй казанды.
Ирешкән хезмәт уңышлары өчен Александр Евдокимов мактаулы исемнәр һәм хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләнде: «Россиянең Атказанган бердәм энергетика системасы хезмәткәре», «Россиянең мактаулы төзүчесе», «Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе», «Удмуртия Республикасының Атказанган төзүчесе». «Мактау билгесе», «Дуслык» орденнары, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнгән.
Кеше буларак, А.С.Евдокимов югары принципиальлеге һәм үзенә йөкләнгән эш өчен җаваплылы булуы, даими эзләнүе, намуслы һәм гадел булуы белән аерылып торды. Аны белгән һәркем аны хөрмәт итте һәм яратты.
Александр Сергеевич Евдокимов турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр.
О.В.Коробченко