31 августтан 2 сентябрьгә кадәр «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә нефть, газ һәм нефть химиясе өлкәсендәге иң эре форумнарның берсе ачылачак. Бер мәйданчыкта 3 көн дәвамында актуаль тармак темаларына багышланган бик зур эшлекле программа, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм алдынгы федераль экспертлар катнашында пленар сессия, шулай ук TatOilExpo нефть-газ тармагының казанышлары һәм эшләнмәләре күргәзмәсе узачак. Чараны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм «Казан Экспо» АКО оештыра.
10 000 кв. метрдан артык мәйданда 3 көн дәвамында TatOilExpo эре нефть-газ химиясе күргәзмәсе узачак. Экспонентлар арасында – газ һәм нефть җиһазлары, нефть корпорацияләре һәм холдинглары, нефть-газ чыгару һәм эшкәртү предприятиеләре. Быел экспозиция өч континент вәкилләрен берләштерәчәк һәм Россия һәм Үзәк Азия, Кытай, Иран, Төркия, Камерун компанияләре эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк.
Форум кысаларында шулай ук эшлекле программа да планлаштырылган: күргәзмә үзәгенең конференц-залларында һәм павильон эшлекле программалары залларында тармак конференцияләре, түгәрәк өстәлләр, семинарлар, киңәшмәләр һәм презентацияләр узачак, алар нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләре арасында гамәли хезмәттәшлекнең старт мәйданчыгы булачак һәм сәнәгать кооперациясен тирәнәйтергә, нефть сәнәгатенең чимал базасын үстерүгә ярдәм итәчәк. Конференцияләрдә катнашучылар декарбонизация темаларын күтәрәчәкләр, нефть-газ химиясе тармагында үсешнең яңа нокталары, цифрлаштыруның перспектив юнәлешләре, импортны алыштыру турында сөйләшәчәкләр, башка бик күп актуаль тармак мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар.
Өч иң эре нефть-газ химиясе компаниясе – «Газпром» ГАҖ, «Татнефть» ГАҖ һәм «Сибур» ГАҖ – Тәэминатчылар көннәрен уздырачак, шулай ук форумда катнашучылар әлеге компанияләрнең әйдәп баручы белгечләре белән дә очрашачак.
Традиция буенча «Иң яхшы экспонат, проект яки техник чишелеш» конкурсы узачак, аның төп максаты – Татарстанның нефть, газ, химия комплексы предприятиеләрен техник яктан яңадан җиһазлауга ярдәм итү һәм конкурс нигезендә перспективалы эшләнмәләрне ачыклау юлы белән җитештерүгә заманча технологияләр кертү. Иң мөһим проектлар төрле дәрәҗәдәге дипломнар белән билгеләп үтелә. Җиңүчегә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гран-при тапшырачак.
Чарага һttps://tatoilexpo.ru сайтында теркәлегез һәм елның иң әһәмиятле тармак вакыйгаларының берсендә катнашыгыз.