ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
6 октябрьдә Төркиянең Бурса шәһәрендә автомобиль һәм автокомпонентлар җитештерү өлкәсендә Татарстан һәм Төркия арасындагы хезмәттәшлек итүгә багышланган эшлекле форум үткәрү планлаштырыла. Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов, Төрек Республикасының икътисад министры вазыйфаларын башкаручы Мостафа Север, Бурсы шәһәре Губернаторы Шәһабетдин Харпут, Россиянең Төркиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе В.Ивановский, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов, “Махсус икътисадый зоналар” ААҖ генераль директоры О. Костин, Төркиянең Экспортерлар палатасы рәисе Мәхмүт Бөекэшши катнашачак.
2012 елның 4 октябрендә Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева Төньяк-Рейн Вестфалия Федераль җирләре делегациясе белән очрашты. Делегация Дюссельдорф шәһәренең Сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры урынбасары Герхард Эшенбаум җитәкчелегендә килде.
Очрашуда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәклләре, Төньяк-Рейн Вестфалия Федераль җирләреннән икътисадның төрле тармакларыннан (энергетика, машина төзелеше, азык-төлек сәнәгате, химия һәм нефть химиясе, мәгълүмат технологияләре) эре компанияләр җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестиция потенциалын презентацияләде.
Очрашуда немец компанияләре презентациясе булды, машина төзелеше, азык-төлек сәнәгате, химия һәм нефть химиясе, мәгълүмат технологияләре өлкәләрендә ике яклы хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында сүз барды.
Мәгълүмат өчен:
2012 елның 1 яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы һәм Германия арасында тышкы сәүдә әйләнеше 670,7 млн доллар тәшкил итте.
4 октябрьдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында тармак ветераннары, Татарстан Республикасының Атказанган сәүдә һәм халыкка хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре белән очрашу булды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов: “Тармак ветераннары белән очрашулар матур традициягә әверелде. Әлеге кешеләрнең хезмәте һәм һөнәри осталыгы нәтиҗәсендә мөһим социаль мәсьәлә хәл ителә – республика халкына сату-алу хезмәте күрсәтелә”, дип билгеләп үтте.

3
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе
2012 елның 3 октябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов Әлмәт бораулау эшләре предприятиесе оешуга 60 ел тулу уңаеннан хезмәт коллективын әлеге истәлекле дата белән котлады.
Ул үзенең чыгышында бораулар эшләренең углеводород чималы чыгару процессының мөһим тармагы булуын, Әлмәт бораулар эшләре предприятиесенең республикада нефть чыгаруга зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Хезмәт коллективына киләчәктә дә хезмәт уңышлары, көч-күәт, иҗади башлангычларда уңышлар теләде.
“Татанефть” ачык акционер җәмгыятьтә 2015 елга кадәр инновацион үсеш программасы эшләнде һәм уңышлы тормышка ашырыла башлады.
Биредә белгечләрнең иҗади потенциалыннан файдалану һәм аны үстерү өчен акыл эшчәнлеге нәтиҗәләре белән идарә итү системасы булдырылды. Ул рационализаторлык һәм уйлап табу эшчәнлеген, эшләнмәләрне җитештерүгә кертү, нәтиҗәләрне бәяләү һәм анализлау, шулай ук матди булмаган активларны исәпләү һәм коммерциальләштерү эшен үз эченә ала.
“Татнефть” компаниясе төркемендә 240 фән кандидаты һәм докторы эшли. 2011 елда биредә 11 125 уйлап табу, файдалы модельләр һәм рационализаторлык тәкъдимнәре гамәлгә кертелде, 213 патент алынды.

1
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе
2012 елның 1 октябрендә Ford Sollers уртак предприятиесе эшчәнлеге башлануга бер ел булды. Предприятие эшли башлаганнан соң өч ай узгач Алабуга заводында Ford Transit җыела башлады. Агымдагы елның яртысында Алабуга заводында Ford S-MAX, Ford Galaxy, Ford Kuga һәм Ford Explorer автоомбильләре җыела башлады. Сентябрь аенда 10 меңнән артык Ford автомобиле сафка басты.
Татарстандагы җитештерүне арттыру максатыннан, июль ахырында заводка эшчеләр кабул итү башланды. Бүген меңнән артык инженер-техник, эшче хезмәтләр белгечлекләре буенча вакансияләр бар. Киләчәктә бирегә 4000 нән артык кеше кабул итү планлаштырыла.

28
сентябрь, 2012 ел
җомга
Татарстан – авиация эшчәнлеге үсеше буенча илнең иң алдынгы төбәкләренең берсе. Биредә бу юнәлештәге 20 предприятие тупланган. Шуларның алтысы авиатехника һәм вертолетлар өчен детальләр җитештерү, унбише – авиация сәнәгате өчен детальләр эшләү, проектлау белән шөгыльләнүче тармак институтлары. Татарстанның авиация сәнәгате бүген ни хәлдә, аның үсеш перспективалары нинди? Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов шул турыда “Российская газета” басмасына интервью бирде, ул газетаның 2012 елның 28 сентябрендәге 5897 санында басылып чыкты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов ташина төзүчеләр тармагы ветераннарын һәм хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте:
“Хөрмәтле машина төзүчеләр тармагы ветераннары һәм хезмәткәрләре! Бүген Татарстан һәм Россия икътисадларын сезнең тармак продукциясеннән башка күз алдына да китереп булмый. Машина төзелеше сәнәгатьнең нигезен тәшкил итә һәм аның үсеш динамикасын, сыйфатын чагылдыра, республика һәм ил икътисадларын ныгытуга зур өлеш кертә. Бүген Татарстанда машина төзелеше өлкәсе инновацион һәм конкурентлылыкка сәләтле тармак.Үткән ел бу өлкәдә 300 млрд. сумлык продукция җитештерелде. Гомуми җитештерү күләмендә машина төзелешенең чагыштырма күләме 23 процент тәшкил итте. Агымдагы елның 8 аенда бу тармакта җитештерү 186 млрд. сумга җитте.

7
сентябрь, 2012 ел
җомга
6 сентябрьдә «Нефть, газ, нефть химиясе-2012» XIX халыкара күргәзмәсе эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов катнашты. Программа кысаларында күргәзмә экспозициясен карау, пленар утырыш, түгәрәк өстәл оештыру каралган иде. Республика башлыгы «Югары үзле нефть һәм табигый битум: эзләү һәм чыгару урынын әзерләү проблемасы һәм аларның нәтиҗәлелеген арттыру» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә һәм «Республикада җитештерелгән нефть химиясе продукциясен юл төзелешендә һәм капиталь төзелештә куллануны арттыру» темасына түгәрәк өстәл эшендә катнашты.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министр Р.Зарипов Татарстан Республикасында техник иҗатны үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде. Анда министрлык хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциациясе, югары уку йортлары вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International